Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авыл җирлекләрен үстерәчәкләр

Чистай муниципаль район Советының чираттагы егерме дүртенче чакырылыш утырышы булды.

Район Советының «Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының муниципаль хезмәте турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында район Советының аппарат җитәкчесе Равил Мәзгүтов хәбәр итте. Федераль закондагы үзгәрешләргә нигезләнеп, муниципаль берәмлекләрнең сайлау комиссияләре институты бетерелде. Муниципаль дәрәҗәдә сайлауларны һәм референдумнарны оештыру һәм үткәрү буенча вәкаләтләр территориаль сайлау комиссияләренә йөкләнә. Көн тәртибендәге икенче мәсьәлә булып Олы Талкыш, Булдырь, Данауровка авыл җирлекләре муниципаль берәмлекләренең генераль планын раслау булды. Доклад белән архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге начальнигы Анд­рей Шумилов чыгыш ясады.

— Безнең районның яңа генераль планын эшләүнең максаты булып Россия Федерациясенең территориаль планлаштырудагы документларын шәһәр төзелеше кодексы белән тәңгәл китерү тора, — дип хәбәр итте Андрей Александрович. — Олы Талкыш авыл җирлегенең генраль планы аны тормышка ашыруның кыска срок­ларына эшләнгән. Генераль планны тормышка ашыруның беренче чираттагы чаралары 2033 елга кадәр озайтыла. Барлык төп проект карарлары планлаштырылган исәпләү вакыты — 2043 елга кадәр.

Беренче чиратта Олы Талкыш авылында проектлаштырылучы җәмәгать үзәге составында көнкүреш хезмәте күрсәтү предприятиеләрен урнаштыру каралган. Чистай муниципаль районын территориаль планлаштыру схемасына сәламәтләндерү лагере тәкъдим ителә. Аның урыны генераль планны эшләгәндә проектлаштыруның алдагы этап­ларында ачыклана.
Булдырь авыл җирлегенең генераль планы проекты шул ук срок­ларга эшләнде. Генераль план буенча федераль, төбәк һәм җирле әһәмияттәге чаралар исемлегенә агросәнәгать комплексын, торак инфраструктурасын, туристик-рекреацион территорияләрне үстерү, балаларга өстәмә белем бирүне оештыру һәм башкалар керә.

— Районда күчмә туризмның үсешен тәэмин итү өчен төбәкара, республика һәм җирле машрутларны үстерү мәҗбүри. Булдырь авыл җирлегенең генераль планында рекреацион территорияләрне үстерү яшел үсентеләр системасын һәм килүчеләрнең ял мәйданчыгын оештыру чараларын булдыруны күзаллый, — дип өстәде баш архитектор.

Данауровка авыл җирлегенең генераль планы проекты, алдагы икесе кебек үк, проектлаштыру йөкләмәсенә нигезләнеп, «ГК- ГРУПП» предприятиесе тарафыннан эшләнде. Эшләү вакытында муниципаль район башкарма комитеты һәм аның составына керүче авыл җирлеге тәкъдим иткән территориаль планлаштыру схемасы материаллары һәм рәсми мәгълүматлар файдаланылды.

— Расланган стратегия кысаларында Чистай районы Идел елгасын сәламәтләндерү, тиз йөрешле транспорт чараларын булдыру буенча чараларны тормышка ашыру территориясе булып тора. Сәнәгать производствосын үстерү буенча чаралар каралмаган, — дип билгеләп үтте Андрей Шумилов.

Территориаль планлаштыру схемасына нигезләнеп, Булдырь авыл җирлеге территориясендә агросәнәгать комплексының перспективалы үсеш мәйданчыгын, шулай ук мәктәпне капиталь ремонтлау һәм 25 урынга кадәр арттырылган балалар бакчасын төзекләндерү күздә тотыла. Йолдыз поселогы мәктәбе составында өстәмә белем бирү оешмаларын урнаштыру планлаштырыла.

Муниципаль район Советының «Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе турында»гы карарга үзгәрешләр кертү турында Чис­тай районы башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов сөйләде.

Һәр каралган мәсьәлә буенча депутатлар бердәм уңай тавыш бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев