Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авыл участковыйларына - яңа офис һәм торак

2012 ел узып китте инде, аңа алмашка 2013 ел килде. Яңа елга без нинди уңышлар белән килдек соң? Бу мәсьәләләр ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барган видеоконференциядә каралды.

Анда торак тапшыру, аварияле торактан халыкны күчерү, күп балалы гаиләләргә җир участоклары бирү, агросәнәгать комплексы эше, энергоаудит үткәрү һәм энергопаспортлар тапшыру тикшерелде.
Барлык торак программалары да башкарылган (2,4 миллион квадрат метр торак тапшырылган), торак төзү темплары буенча Татарстан Россия Федерациясендә өченче, ә Идел буе федераль округында беренче урынны алды. Бөек Ватан сугышы ветераннарына фатирлар һәм йортлар тапшыруга аерым игътибар бирелә. Исәпкә 17,9 мең ветеран куелган, 16,8е белдерү кәгазе алган. Сугышта катнашучылар өчен 7,2 меңнән артыграк фатир төзелгән инде. Чернобыльчеләр, күчеп китәргә мәҗбүр булучылар, ятим балалар торак алуга 539 сертификат алган. 2013 елда 2,4 миллион квадрат метр торак төзү көтелә, шул исәптән 500 мең квадрат метры дәүләт программалары буенча. Чистай муниципаль районында 30 мең квадрат метр торак торгызу планлаштырыла, шул исәптән 10 меңе - шәхси. 2013 ел яңалыклар да алып килде. Шулай, гражданнарны аварияле торактан күчерү буенча өч еллык программа эшли башлаячак, дәүләт акчаларына торак-төзелеш кооперативларын торгызу буенча (кайбер моментларда социаль ипотека программасы кебек) яңа программа старт ала, арендалы, аз мәйданлы һәм шәхси торак буенча өстенлекләр билгеләнде, студентлар өчен яңа тулай тораклар төзеләчәк.
Рөстәм Миңнеханов Татарстандагы төзү темплары белән канәгать калмады, аның сүзләренә караганда, күбрәк тә эшләп була иде. Республика җитәкчесе социаль ипотека программасында катнашулары өчен предприятие һәм оешмаларга (дәүләт торак фондына 7,5 миллиард сум акча күчергәннәр) рәхмәт белдерде.
Яңа ел полиция хезмәткәрләре өчен уңышлы булачак. Хәзер барлык муниципаль районнарда да авыл участковыйлары өчен җир бүлеп бирелә, биредә офистан кала, аларның йортлары да урнашачак. Чистай муниципаль районы башлыгы Илдус Әхмәтҗанов тиз арада участковыйларга җир бүлеп бирергә боерды.
Күп балалы гаиләләргә җир участоклары бирү программасы буенча 21,6 мең гариза кабул ителгән, 20,8 мең участок кадастр исәпкә алынган, шул исәптән Чис­тай районында - 484. Рес­публикада күп балалы гаиләләрнең 60 проценты җир участоклары алганнар да инде, программа 2013 елда дәвам итәчәк.
2012 елга йомгак ясап, Рөстәм Миңнеханов барлык министрлыкларга һәм ведомстволарга, муниципаль берәмлекләргә федераль һәм республика программаларын тормышка ашыруда төгәл эшләгәннәре өчен рәхмәт җиткерде, яңа елда да эш шундый тәртиптә дәвам итәчәк дигән ышаныч белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев