Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Автойөреш белән теләктәшлек белдерделәр

Чистайда Украина территориясендә махсус хәрби операциядә катнашучы Россия хәрбиләренә теләктәшлек йөзеннән массакүләм автойөреш оештырылды.

Текә Тау поселогына, катнашучылар җыелу пункты итеп билгеләнгән элеватор янындагы мәйданчыкка, автомобиль йөртүчеләр алдан ук килә башлады. Алар машиналарына Z һәм V билгеләре төшерделәр, әләмнәр беркеттеләр. Нәтиҗәдә, йөзләгән автомобильдән торган колонна тезелде. Массакүләм патриотик чараны «Сугыш инвалидлары» җәмәгать оешмасы оештырды. Акциядә төрле төрдәге гаскәрләр һәм локаль конфликтлар ветераннары, аларның гаилә әгъзалары, шулай ук яшь армиячеләр, ДОСААФ автомәктәбе вәкилләре һәм башка чистайлылар катнашты.

– Безнең хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның якыннарына хәзер ярдәм кирәк, бигрәк тә рухи, шуңа күрә без мондый автойөреш оештырырга булдык. Әгәр элек хезмәттә булганда солдатлар өйдән хатлар килүен көтсә, хәзер бу безнең теләктәшлек итүебезне тойсыннар өчен үзенә күрә видеохат булачак, – дип билгеләп үтте Чистайда «Чик буе туганлык» оешмасы рәисе урынбасары Евгений Афанасьев.

Башта автойөрештә катнашучылар 2003 елда Чечняда батырларча һәлак булган Роман Орлов яшәгән йортка юнәлделәр. Алар янына Романның әтисе чыкты. Бирегә җыелганнар герой якташыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Шуннан соң автоколонна шәһәргә таба хәрәкәт итә башлады, Энгельс һәм Карл Маркс урамнары буйлап узды, «Мәңгелек ут» мемориалы янында тукталды һәм биредә митинг узды. Монда аларны патриотик акциядә катнашырга теләк белдергән чистайлылар каршы алдылар, кайберәүләр балалары белән килгәннәр иде.

– Хәзерге вакытта Россия хәрбиләре Украина территориясендә махсус хәрби операциядә катнашалар. Автойөрешнең максаты – егетләребезгә теләктәшлек белдерү, алар белән бергә булуыбызны күрсәтү. Бүгенге патриотик чарага кушылучыларның барысына да зур рәхмәт, – дип билгеләп үтте «Сугыш инвалидлары» җәмәгать оешмасы җитәкчесе Рәфис Мәхмүтов.

Митингтан соң автоколонна шәһәр урамнары буенча хәрәкәт итүен дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев