Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Автосервис эшен туктатырга туры киләчәк

Шәһәр суды үзмәшгульлек белән шөгыльләнүче гражданинга карата административ хокук бозу эше буенча карар чыгарды

Суд карары буенча Чистайда эшләп килүче, хуҗасы ир-ат булган автосервис эшчәнлеге 90 тәүлеккә туктатылды.

Әлеге эшнең нечкәлекләре турында Роспотребнадзорның территориаль бүле­гендә сөйләделәр. Ведомствога шул тирәдә яшәүчеләрдән коллектив мөрәҗәгать керде. Кешеләр торак йортлар янәшәсендә урнашкан әлеге автосервисның санитар-эпидемио­логик таләпләрне бозуы хакында шикаять белдерделәр.

– Мөрәҗәгатьне тикшерү барышында автосервисның әлеге торак йортлар урнашкан җир участокларына кадәр 1метрдан 18 метрга кадәр ераклыкта урнашуы ачыкланды. Санитар кагыйдә таләпләре нигезендә алар торак йортлардан 50 метр ераклыкта урнашырга тиешләр, – дип ачыклык кертә Роспотребнадзорның территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Юлия Чурбанова. – Әлеге ераклыкның нигезле кыскартылуы һәм һава пычрануның, көчле тавышларның якын-тирәдәге йортларда яшәүче кешеләрнең яшәү шартларына тискәре йогынты ясамавы хакында документлар идарәгә тәкъдим ителмәгән.

Шәһәр суды әлеге факт буенча административ хокук бозу эшен карады.

– Административ тикшерү барышында Роспотребнадзорның санитар нормаларның һәм кагыйдәләрнең бозылуын ачыклавын истә тотып, суд автосервисны административ хокук бозуда гаепле дип тапты, – дип билгеләп үттеләр Роспотребнадзор булегендә.

Суд карары үз көченә кермәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев