Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Автомобильләр, тыю билгесе торса да, хәрәкәт итәләр»

Газета редакциясенә Бутлеров урамында яшәүче бер хатын-кыз мөрәҗәгать итте. Ул үз йорты яныннан узып йөрүче, гәрчә бу урында тыю билгесе урнаштырылган булса да, йөк автомобильләреннән зарланды.

— Көн саен өем селкенә, — дип сөйләде ул. — Бу аның яныннан йөк төялгән «КамАЗ»лар узу сәбәпле килеп чыга, аларга бу урында йөрү тыела. Аларның һәр хәрәкәтен мин ишетеп кенә калмыйм, ә йортның калтырануын чын мәгънәсендә тоям.

Ә бит Бутлеров урамына Ленин урамыннан кергәндә ике билге: «Берьяклы хәрәкәт» һәм «Йөк транспорты хәрәкәте тыела» куелган. Билгедә массаның чиге күрсәтелмәгәнлектән, ул 3,5 тоннадан артык массалы барлык транспортка кагыла. Әмма йөк төялгән «КамАЗ»лар көнгә күп тапкырлар йөриләр! Шул ук вакытта мондый автомобильнең авырлыгы хәтта йөксез дә 8 тонна тәшкил итә!

Дәүләт автоинспекциясенә мөрәҗәгать итү бернигә дә китермәде: йөк төялгән «КамАЗ»лар элеккечә көн саен күп тапкырлар, «Йөк транспорты хәрәкәте тыелган» билгесе булуга карамастан, хәрәкәт итәләр. Мондый билгеләрне болай гына куймыйлар бит. Аларны авыр транспорт юл өслеген җимерергә мөмкин булган урынга куялар. Чара күрүегезне сорыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев