Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Автомобильдә күп төр ярыш – яшьләр өчен

ДОСААФның техник мәктәбендә «Автомобильдә күп төр ярыш» проекты тормышка ашырыла, ул грант ярдәме алды.

Проект Татарстанның Икътисад министрлыгы һәм коммерцияви булмаган оешмалар конкурсында җиңгән. Ул 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге өлкән сыйныф укучылары һәм студентлар өчен билгеләнгән.

Ел башында шәһәрнең төрле белем бирү оешмаларыннан 30 баладан торган төркем җыйганнар. Атнага ике тапкыр алар автомобильдә күп төр ярыш буенча дәресләргә бушлай йөриләр.

– Проект буенча белем бирү курсы ярты елга исәпләнгән һәм үз эченә теоретик һәм практик дәресләрне ала. Аларда без балаларны беренчел машина йөртү күнекмәләренә, юл хәрәкәте кагыйдәләренә, двигательне көйләү нечкәлекләренә, шул рәвешле слесарь эш коралларыннан файдаланырга, кыскасы, һәр яшь кешенең тормышында кирәкле нәрсәләргә өйрәтәбез, – дип сөйләде курс укытучысы Андрей Проснев.

Укытуда төрле формалар: лекцияләр, тестлар, уеннар, практикумнар, шул исәптән транспортны автодромда йөртү кулланыла. Үзләштергән белемнәрне иҗади биремнәр, конкурслар, зачетлар, автомобильләргә хезмәт күрсәтү һәм аларны ремонтлау буенча практик дәресләр ярдәмендә тикшерәләр. Шулай ук бу егетләр автоярышларда һәм тренировкаларда катнаша алырлар дип көтелә.

– Безнең шәһәрдә шундый курслар барлыкка килүен мин дустымнан белдем һәм, озак уйлап тормыйча, аларга язылдым. Без гыйнвар аеннан башлап дәресләргә йөрибез, бу вакыт эчендә бик күп яңа һәм файдалы нәрсәләр белдек. Мәсәлән, юл хәрәкәте кагыйдәләрен, автомобильне ремонтлау һәм аңа хезмәт күрсәтү, двигательне сүтү һәм җыю буенча төп нечкәлекләрне җентекләп өйрәндек. Алда безне берничә ай уку көтә. Бу курсларда алган белемнәр тормышта кирәк булачак. Безне монда җиңел автомобиль белән идарә итү күнекмәләренә өйрәтәчәкләр, – дип билгеләп үтте КИУның Чистай филиалы студенты Андрей Подкорытов.

Егет белән бер парта артында утыручы иптәше – авыл хуҗалыгы техникумы студенты Даниил Устимов та килешә.

– Хәзер күпләрнең автомобильләре бар, шуңа күрә анда зур булмаган җитешсезлекләрне ничек бетерергә, бик кирәк булган очракта нинди дә булса запас частьләрне алыштырырга кирәклеген белү артык булмас дип саныйм, ә биредә моңа да өйрәтәләр. Моннан тыш, дәресләрдә безгә автомобильне ремонтлау өчен нинди эш кораллары кирәк булачагын, алардан ничек дөрес итеп файдаланырга кирәклеген сөйлиләр. Барлык теоретик өлеш практик яктан ныгытыла, – дип аңлатты Даниил.

Дәресләрдә махсус җиһазлар һәм эш кирәк-яраклары кулланалар. Укыту өчен кирәкле мультимедиа проекторын, экран, интерактив тактаны, юл хәрәкәте билгеләре комплектын, эш кораллары җыелмасын, домкрат, автомобиль күтәрткеч һәм башка кирәк-яракларны грант акчасына сатып алганнар. ДОСААФның техник мәктәбендә билгеләп үтүләренчә, әлеге проектны тормышка ашыру яшүсмерләргә һәм яшьләргә һөнәри билгеләнештә дә шартлар тудырырга ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев