Автомобиль транспорты хезмәтчәне көне белән!
Хөрмәтле автомобиль транспорты ветераннары һәм хезмәтчәннәре! Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас котлауларны кабул итегез!
Сезнең хезмәтегез шәһәребезнең һәм районыбызның мөһим нигезен тәшкил итә. Автомобильчеләр булмаган бер генә тармак та юктыр ул. Нәкъ менә алар торак пунктлар арасында өзлексез элемтәне, икътисадның бар тармакларында эшләрне һәм барлык территориянең үсеш ритмын булдыралар.
Автомобильче һөнәре югары һөнәрилек, җаваплылык һәм үз -үзеңне аямауны сорый торган хезмәт. Сезгә үз эшегезгә тугрылыгыгыз, ышанычлы булуыгыз һәм фидакарь хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт хисләремне белдерәм.
Шулай ук әлеге тармак ветераннарына да аерым рәхмәт хисләрен җиткерәсём килә. Сезнең күпеллык хезмәтегез, һөнәри тәҗрибәгёз, зирәклегегез бүген Чистай районының автотранспорт комплексын үстёрүдә ныклы нигезне тәшкил итә. Сез үзегезгә лаеклы алмаш әзерләдегез һәм һөнәрегезгә тугрылыкның ачык мисалы булып торасыз.
Хөрмәтле автомобиль транспорты хезмәтчәннәре, сезгә тигез, имин юллар, төзек техника, трассада бер-берегезгә хөрмәт-ихтирам, ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, гаилә җылысы телим. Тормышыгызда бары яшел ут кына янсын! Бәйрәм белән!
Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев