Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Автомобиль йөртергә яратучы, 60 яшьтән узган 12 кеше машина йөртү осталыгы конкурсында катнашты

«Автобабай» конкурсында катнашучылар юл йөрү кагыйдәләрен яңарттылар, машина йөртү осталыгын күрсәттеләр һәм рәхәтләнеп бер-берсе белән аралаштылар. Ярышлар җирле автодромда өлкән буын кешеләре арасында узды. Машина йөртү осталыгы буенча республиканың муниципаль этабында 60тан өстә булган иң кыю һәм актив 12 ир-ат катнашты.

Өлкән яшьтәге һәркем жюри алдында шулай үзенең осталыкларын һәм белемнәрен күрсәтә алмый дисәк, сез дә килешәсездер! Күз алдыгызга китерегез: иң өлкән конкурсант Хәлил Зөфәр улы Сәлаховка — 80 яшь! Ул барлык катнашучылар белән бертигез җиңү өчен көрәште. Менә актив яшәү рәвеше алып баруның үрнәге!

— «Автобабай» конкурсында катнашучылар барысы да юл йөрү кагыйдәләре буенча имтихан тапшырдылар, алар шулай итеп бирелгән маршрут буенча автодромда каршылыклар полосасын ничек җиңеп булуын күрсәттеләр, — дип билгеләп үтте «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең кисәтү эшләре буенча бүлек начальнигы Светлана Рясова.
Аның каравы, конкурсның практик этабын үтү өчен һәр катнашучы үз тактикасын сайлады: берәүләр мәйданчыкны тиз арада, икенчеләр бик төгәл итеп акрынрак үттеләр. Сынауларны оештыручылар билгеләп үткәнчә, сынауларда һәркем яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Тәҗрибә һәм осталык нәкъ менә шундый була да инде!

–Ел саен үткәрелүче, традициягә әверелгән бу конкурс өлкән буын кешеләре янә бер кат юл хәрәкәтләрен искә төшерсеннәр һәм автомобиль белән идарә итүдә күнекмәләр ясасыннар өчен үткәрелә, — дип ассызыклады Дәүләт автоинспекциясенең Чистай районы буенча юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге инспекторы Айрат Хаматшин.
Конкурс сынаулары нәтиҗә­ләре буенча җиңүче дип Владимир Васильевич Алякин танылды, икенче урынны Сергей Иванович Матвеев алды, призерлар өчлегенә Иван Сергеевич Архиреев керде.
«Автобабай –2024» исемен яулаган Владимир Алякин үз тәэсирләре белән уртаклашты.
— Мин былтыр да бу конкурс­та катнаштым. Башта муниципаль, аннары республика этабында катнаштым, соңгысында катнашучылар рейтингында дүртенче булдым. Казанга безнең республиканың барлык районнарыннан да ир-атлар көч сынашырга килә — бу үзенә күрә бер дәрт, җиңәргә теләү хыялы. Миңа барысы да бик ошады, күп уңай тәэсирләр, күтәренке кәеф, күңел көрлеге алдым. Быел тагын катнашырга уйлыйм һәм тагын да зуррак нәтиҗәгә ирешергә тырышачакмын! — диде Владимир Васильевич.
— Сез юл хәрәкәтендә катнашучыларга нәрсә теләр идегез?
–Иң мөһиме — кагыйдәләрне тайпылышсыз үтәргә, юлларда игътибарлы булырга, бервакытта да ашыгырга кирәкми.Юлда йөрүчеләрне дә хөрмәт итәргә, билгеле инде, юл йөрү кагыйдәләрен гел үзеңә дә яңартып торырга кирәк. Шул вакытта безнең өчен юллар да һәрвакыт имин булыр иде, — дип теләкләрен дә белдерде конкурс җиңүчесе.
Шулай ук әлеге чара барышында конкурста катнашу­чы­ларның раритетлы автомобиль­ләре конкурсы да булды.
Әлеге конкурсны Дәүләт автоинспекциясе бүлеге, Нурлат шәһәрендә «Юл хәрәкәте иминлеге» территориаль идарәсе, Балалар-үсмерләр автомәктәбе филиалы оештыруын да билгеләп үтәргә кирәк. Әлеге чарада Нурлат шәһәренең «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе территориаль идарәсе начальнигы Олег Кирсанов, ДЮАШ директоры Илдар Хәмитов, Эчке эшләр министрлыгының җирле ветераннар советы рәисе Алексей Еремеев катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев