Автогрейдер белән килеп чыккан юл-транспорт вакыйгасында бер ир-ат һәлак булган
Машина йөртүче һәлак булган, пассажирлар имгәнүләр алганнар: җиңел машина һәм махсус техника белән килеп чыккан, үлемгә китергән юл-транспорт вакыйгасы Чистай районында килеп чыккан.
Әлеге авария 31 августта төзелеп килүче Алексеевск — Әлмәт юлының 397нче километрында килеп чыккан.
–“БМВ» автомобилен йөртүче юллар борылышында юл йөрү кагыйдәләрен боза: икенче юлдан барганда төп юлдан килүче транспорт чарасына юл бирми һәм автогрейдер белән бәрелешә, — дип ачыклык кертә Чистай районы буенча Дәүләт автоинспекциясенең бүлек начальнигы, полиция подполковнигы Илдар Вәлиуллин.
Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, юл-транспорт вакыйгасы нәтиҗәсендә «БМВ» машина йөртүчесе ашыгыч ярдәм машинасы килгәнче үк вафат була. Ә аның ике пассажиры (берсе балигъ булмаган үсмер) төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алалар. Аларны Чистай үзәк район дәваханәсенә китерәләр, әмма алар дәваханәгә ятудан баш тарталар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев