Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авариядә хатын-кыз һәлак булган, тагын өч кеше — дәваханәдә

...

17 декабрьдә Чистай — Түбән Кама трассасының 35нче чакрымында үлемгә китергән авария килеп чыккан. Анда өч автомобиль катнашкан. Юл-транспорт вакыйгасының нечкәлекләре турында Дәүләт автоинспекциясенең җирле бүлегендә хәбәр иттеләр.

— «Лада ВИС» автомобилен йөртүче юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, куркынычсыз тизлекне һәм алда хәрәкәт итүче транспорт чарасына кадәр дистанцияне сайламаган, нәтиҗәдә, «Лада Веста» автомобиле белән бәрелешкән. Бәрелешүдән соң «Лада ВИС» автомобилен каршы як хәрәкәт полосасына алып ташлый, анда ул каршысына хәрәкәт итүче «KIA RIO» автомобиле белән бәрелешә, — дип сөйләде Чистай районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы Илдар Вәлиуллин.

Юл-транспорт вакыйгасы нәтиҗәсендә «Лада ВИС» пассажиры урында ук һәлак була, ә йөртүчесе имгәнүләр ала. Шулай ук « KIA» автомобиленең ике пассажиры зыян күрә. Аларны Чистай үзәк район дәваханәсенә китерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев