Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авариядә кешеләр һәлак булган

Фаҗига 6 октябрьдә, 17 сәгать 45 минутта, Казан – Оренбург автомобиль юлының 124 километрында килеп чыга.

– Башлангыч мәгълүматларга караганда, KIA маркалы автомобиле руле артында булган 1991 елгы йөртүче, Казанга таба хәрәкәт иткәндә, Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 10.1 пунктын бозып, юл хәрәкәтен даими контрольдә тотучы тизлекне сайламаган һәм машина хәрәкәте барышы буенча юлга сулдан уңга йөгереп чыккан кабан дуңгызын бәрдергән. Нәтиҗәдә, машина каршы як хәрәкәте өчен билгеләнгән полосага чыгып, каршы яктан хәрәкәт итүче MAN автомобиле белән бәрелешә, – дип сөйли ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы Илдар Вәлиуллин. – Нәтиҗәдә, ашыгыч ярдәм машиналары килгәнче юл-транспорт һәлакәте урынында KIA автомобиленең ике пассажиры: берсе – 1972 елгы, икенчесе – 1989 елгы вафат булган. Машина йөртүче төрле тән җәрәхәтләре алган, үзәк район дәваханәсенә китерелгән.

КИА машинасын йөртүче һәм аның пассажирлары (барысы да Лаеш районында яшиләр) иминлек каешлары белән эләктерелгән булган.

Ике машина да механик зыян күргәннәр: КИАның кузовы тулысынча деформацияләнгән, MAN автомобиле кабинасының –алгы өлеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев