Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әтиләр көне белән котлыйм!

Бу якшәмбедә безнең илдә Әтиләр көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм безгә гаиләнең ролен, аңа салына торган мәңгелек кыйммәтләрне искә төшерә.

Нык гаилә — җәмгыять һәм дәүләт тотрыклылыгының нигезе, анда әтинең роле, әнинең роле кебек үк, мөһим. Әтинең бурычы — матди байлык тудыру гына түгел, ә үз балалары өчен үрнәк, бөтен гаилә өчен терәк булу. Әти — ул дус, ярдәмче һәм остаз.

Шунысы куанычлы, безнең районда гаиләләренә таяныч булган һәм балаларына лаеклы үрнәк булып, аларга хезмәт сөючән, игелекле, ярдәмчел булып үсәргә ярдәм итүче ир-егетләр күп. Күп балалы һәм балаларын ялгыз тәрбияләүче әтиләр аерым ихтирамга лаек.

Бүгенге көндә Ватаныбыз сагында торучы, махсус хәрби операциядә катнашучы ир-ат әтиләрне аерым котлыйсым килә. Алар илнең, димәк, үз гаиләләренең, балаларының, якыннарының тыныч киләчәге өчен көрәшәләр.

Хәзерге һәм булачак әтиләргә нык сәламәтлек, барлык башлангычларында уңышлар, бәхет телим!

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев