Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әтиләр көне белән!

15 октябрьдә илебездә чагыштырмача яңа, әмма һәр әти-әни өчен бик мөһим бәйрәм – Әтиләр көне билгеләп үтелә.

Элек-электән гаилә башлыгы һәм таянычы булу җаваплы һәм мактаулы эш булып саналган. Бүгенге көндә гаиләдә һәм җәмгыятьтә баласы, гаиләсе, үз эше, Ватаны өчен җаваплылыкны үз өстенә алып, Әти статусына, Саклаучы һәм Гражданин исеменә нинди генә шартларда да лаеклы булып кала белү аеруча мөһим.

Безнең районда яшәүчеләр арасында да әти исемен лаеклы йөртүче, таяныч, туендыручы гына түгел, ә үз балалары өчен остаз, саклаучы буларак үрнәк күрсәтүче әтиләр аз түгел. Күпбалалы һәм үзләре генә балалар тәрбияләүче әтиләр аерым хөрмәткә лаек.

Бүгенге көндә махсус операция зонасында булган ир-егетләребезгә-әтиләргә аерым котлау сүзләре җиткерәсе килә. Алар илебезнең матур киләчәге, димәк, үзләренең гаиләләре, якыннары өчен гомерләрен дә аямыйча батырларча көрәшәләр.

Ихлас күңелебездән барлык әтиләргә ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, уңышлар, иминлек телибез! Барыгызны да бәйрәм белән!

 

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев