Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен торгызыйк!

Откан Президент гранты ата-бабаларыбызның рухи кыйммәтләрен саклап калырга ярдәм итәчәк.

Тормыш бик тиз үзгәрә, аның белән бергә без дә үзгәрәбез. Моның үз уңай һәм тискәре яклары бар. Безнең учреждение Интернет-берләшмәләрдә үз тамырларын хәтерләүче һәм балаларына, онык ларына үткәнгә, илебез тарихына хөрмәт, кече Ватанга мәхәббәт тәрбияләүче кешеләр өчен зур әһәмияткә ия булган традицион кыйммәтләрне алга этәрергә тырыша.

Президентның мәдәни инициативалар фонды тарафыннан хупланган «XXI гасыр: Digital exkspanse» инновацион проекты гореф-гадәтләр сагында тора һәм шундый максатларга ия. Аның төп бурычы – мәдәни-ял эшчәнлеген үстерүдә тупланган тәҗрибәне саклап калуны тәэмин итә торган инновацион технологияләр (мәгълүматны цифрлы форматка күчерү) һәм башка яңалыкларны эшләү һәм куллану.

Грант бирүчеләр тәкъдим иткән тематик юнәлешләрнең берсе «Мәдәни код» дип атала. Милләтнең мәдәни коды – безнең үткәнебез, бүгенгебез һәм киләчәгебез. Ул мәдәният тибын аңлауга ачкыч булып тора, чөнки үз эченә ата-бабаларыбыздан калган уникаль мәдәни үзенчәлекләрне ала. Ул халык психологиясен, аңын билгели.

Дөнья тарихында, дәүләт сәясәте һәм мәдәният дәрәҗәсе нигезендә социомәдәни кодларның роле үзгәртелә, әмма аларның үзенчәлеге һәм милли сыйфатлары саклана. Мәсәлән, славян халкының Май чабу бәйрәме (комоедица) христианлык килгәч тә славян халыкларында үз актуальлеген югалтмаган. Чиркәүнең тыюына карамас тан, ул – рус халкының безнең көннәргә кадәр сакланган иң яраткан бәйрәмнәренең берсе. Аны кыю рәвештә милләтнең мәдәни кодына мисал итеп китерергә мөмкин. Бу рәткә Троица (Семик), Спас бәйрәмнәрен дә куярга мөмкин. Ата-бабаларыбыз өчен рухи мәгънәгә ия булган күп нәрсә югалып бара, ә бу гасырлар дәвамында тупланган бәһасез тәҗрибә.

Вакыт аралыгы шулай ук мәдәни код сыйфатында чыгыш ясый, ул үз эченә мәдәният мәгънәләрен ала. Мәсәлән, әлеге проектта ике вакыт вакыйгасы бар: яңа СССР дәүләтен булдыру һәм Россия Федерациясен төзү, алар мәдәни үзәк булып хезмәт итәләр. Шуннан чыгып, совет һәм советтан соңгы киңлектә дөньяның бөтен мәдәни картинасы төзелә. Әлеге вакыт аралыгында бары тик музей экспонатлары һәм телдән мирас кына искәрмә булып тора.

– Чистай районында «Спожинки», «Кер сори», «Каз өмәсе» һәм күп кенә башка бәйрәмнәр яңадан торгызылды. Балаларыбызга һәм оныкларыбызга нәрсә калыр дигән сорау уйландыра. Борынгыдан килгән гореф-гадәтләр һәм йолалар сакланачак, ә бу халыкның милли мәдәниятенең төп асылы. Нәкъ менә шулардан шәхес кыйммәтләре, аның рухи нигезләре, карашлары, тормыш позициясе төзелә, – дип ассызыклый мәдәни-ял итү учреждениеләренең үзәкләштерелгән системасы директоры Ольга Рыжова.

Клуб музейларында саклана торган экспонатларны цифр лы форматка күчерүдән кала, проектны тормышка ашыру кысаларында өстәмә материал җыю максатыннан мәдәни экспедицияләр планлаштырылган. Барлык әйберләр үз урыннарында, хуҗаларның йортларында калачак, ә безнең әбүнәчеләребез игътибарына алар цифрлы форматта тәкъдим ителәчәк.

 

Ирина Игнатьева, мәдәни-ял итү учреждениеләренең үзәкләштерелгән системасы методисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев