Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ашыгыч чакыруларга ике тапкыр барганнар

Чистай районында 6 декабрьдән 12сенә кадәр янгын һәм юл-транспорт вакыйгасы булган.

10 декабрьдә трассада җиңел автомо бильгә ут капкан.

– Җиңел автомобиль Чистай-Түбән Кама автоюлының 3нче километрында 12 сәгать 23 минутта яна. Янгын нәтиҗәсендә автомобиль зыян күрә. Янгынның сәбәбе – транспорт чарасының техник төзек булмавы. Һәлак булучылар, зыян күрүчеләр юк, – дип сөйләде күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлегенең өлкән инспекторы Руслан Сафиуллин.

11 декабрь көнне Бебель урамында янгын чыккан.

– Янгын нәтиҗәсендә гаражга зыян килә. Һәлак булучылар, зыян күрүчеләр юк. Янгын чыгуның сәбәбе ачыклана, – дип хәбәр итте янгын күзәтчелеге инспекторы.

Ул шулай ук янгын чыккан очракта, кичекмәстән 01 яки 101 телефоннарына шалтыратырга кирәклеген искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев