Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Архитектура бүлеген саклап калу турында карар кабул ителде

Район Советының чираттагы утыз дүртенче утырышы булды. Аны район башлыгы Дмитрий Иванов алып барды. Көн тәртибендә 4 мәсьәлә торды.

Финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Наталья Карманова билгеләп үткәнчә, районның әлеге чорда кереме ике миллиард сумнан артык тәшкил итә.

Шулай ук архитектура бүлеген саклап калу турында карар кабул ителде. Бу хакта район башкарма комитеты эшләре белән идарә итүче Ольга Заглядова сөйләде.

— Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан тарихи шәһәрләрдә, шул исәптән Чистайда, архитектура бүлеген саклап калу турында карар кабул ителде. Бу шәһәрнең тарихи йөзенә бәйле зур күләмле эшләргә бәйле, — дип билгеләп үтте Ольга Валентиновна.

Район Советы Аппараты җитәкчесе Равил Мәзгутов муниципаль хезмәткәрләрнең вазифаи окладлары, айлык һәм башка өстәмә түләүләр күләме һәм аларны гамәлгә ашыру тәртибе турында сөйләде.

Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы җитәкчесе Марина Исхакова район ия булган, кече һәм урта бизнес тарафыннан арендага алынган күчемсез милекне читләштерү турындагы нигезләмәдә үзгәрешләр турында хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев