Архитектор Евгений Игнатьев Зөяне ничек күтәрүләрен, Чистайның тарихын ничек саклап калып һәм туристларны җәлеп итеп булуы хакында сөйләде
...
Кайвакытта без Чистайның тарихи йөзе югалу турында нигезсез борчылабыз, әмма бик теләк булганда моны үзгәртеп булуы хакында да онытырга ярамый. Минем әңгәмәдәшем Евгений Васильевич Игнатьев бу хакта барыннан да күбрәк белә, чөнки ул архитектор һәм шәһәр төзүче буларак берничә шәһәрнең тарихи мирасын саклауда катнашты һәм Татарстан территориясендә әлеге уникаль урынга яңа тормыш биргән Зөя утрау-шәһәрен яңадан торгызуны уйлап тапты.
–Евгений Васильевич, сез Йошкар-Олада тугансыз, Зөягә ничек килеп эләктегез?
— Сез Аллаһы Тәгаләнең могҗизасына ышанасызмы?
— Әйе, кайбер очракларда ышанам.
–Мин Казан инженер-төзелеш институтында белем алдым, әмма Казаннан Мәскәү архитектура институтына аспирантурага киттем. Студент булган вакытта мин Выборг вертолет училищесын тәмамлап, Ми-4 вертолетларында 2,5 мең сәгать очкан идем инде. Ул вакытта алар агач канатлы гына иде әле (аларны 50 сәгать саен алыштыралар иде). Авиация технигы кем соң ул? Иртәнге сәгать дүрттә тора, эшкә бара, кичке тугызда өенә кайта. Үзеңне аямый торган коточкыч эш, мин шул хезмәткә ун ел гомеремне бирдем.
Ә институтта мин дүртенче курстан башлап фән белән шөгыльләнә башладым, аннары эксперименталь проектлау торагының Үзәк фәнни-тикшеренү институтына килдем. 1983-85елларда Яр Чаллы шәһәренең Автозавод районында архитектор һәм баш архитектор урынбасары булып эшләдем. Павел Алексеевич Саначин җитәкчелегендә Архитектура идарәсен яңача оештыру белән шөгыльләндем һәм шәһәр башкарма комитеты каршында проект институты оештырдым. Сүз уңаеннан, болар алдыннан мине Яңа Каховкада (Херсон өлкәсе) торак белән алдадылар. Аллага шөкер, алдадылар. Әгәр дә мин шул вакытта анда фатир алган булсам, анда калган булыр идем һәм бүгенге күңелсез хәлләргә юлыгыр идем. Әле шунысы да билгеле түгел, мин кем булыр идем: патриотмы яисә берәр начар кешеме? Чөнки мин ул вакытларда динсез идем.
1985 елда Саначин вафат булды, ә мине Йошкар-Олага эшкә чакырдылар.
Бу Идел буендагы сәүдәгәрләр шәһәре. Аерым кечкенә биналар әле дә сакланып калган, алар сәүдәгәрләр шәһәренең культурасын искә төшереп тора, аны шулай итеп калдырырга да иде минемчә. Кокшага янындагы барлык үзәк район юкка чыгарылган. Вознесенск урамын (Карл Маркс) Ростов архитектура институтыннан килгән кешеләр бөтенләй юкка чыгарырга җыенганнар. Без моңа каршы көрәштек, яшьләр инициативасы Үзәге оештырдык, мин анда архитектура-дизайн секторын җитәкләдем. Бу 1986-89 еллар иде. Без Кокшаганың уң ягындагы кварталын саклап кала алдык, аны тарихи образларга тәңгәлләштерергә карар кылынды.
Аннары, мин Подольскта яшәгәндә, Чайковскийга гашыйк булган баронесса Надежда фон Мекк утарын төзекләндерү белән шөгыльләндем. Мине шулай ук Казаннан реставратор Марина белән таныштырдылар. Ул биналарны реставрацияләү белән шөгыльләнеп, Зөядә үзенә кечкенә генә йорт сатып ала. Бу 1992 ел иде. Бу вакытта мин әле Зөянең нәрсә икәнен дә белми идем. Аннары Марина Юрьевна миңа кияүгә чыкты һәм мин Зөягә килеп эләктем. Марина Юрьевна энциклопедик белемгә бай кеше иде, мин аның ярдәмендә моның нинди урын булуына төшендем. Аның аша укыдым һәм реставратор булып киттем. Мин аны практик архитектурага өйрәттем.
–Ә могҗиза нәрсәдә?
–Ике могҗиза булды. Йошкар-Олада вакытта, кабинетымда утырганда сыра заводы урнашкан Вознесенск соборына карап, миңа нәрсә белән шөгыльләнергә дип уйладым. Ничек алга барырга? Уйларым проект семинарына килеп Успенск соборы янындагы борынгы бинаны реставрацияләүдә ярдәм сораган әби-бабайлар тирәсендә бөтерелде. «Әгәр дә алар миңа килгән булсалар иде!» — дип уйладым мин. Бер атнадан соң минем яныма мәхәллә старостасы килде һәм сезне Евгений атакай чиркәүне проектлаштыруда ярдәм итәргә чакыра диде. Миндә канатлар үстемени! 1987 елдан башлап мин аны проектладым һәм төзедем дә. Бу беренче могҗиза булды.
1993 ел, яз. Зөя хәрабә хәлендә. Кибеттә каен согыннан, аракыдан, тоздан башка нәрсә юк диярлек… Мәктәп ябылу алдында. Җирле халык барысы да Зөя өчен борчыла, әмма нәрсә эшләргә
икәнен белмиләр. Миңа һөнәри мөмкинлекләре булган кеше буларак, бу эшкә алынуымны сорыйлар… ә мин бернәрсә дә эшли алмавымны сизәм! Подольсктагы эшләрдән алҗуларым үзен сиздерә, анда төзелештә берьюлы йөзләп проект башкарырга туры килде. 1994 елның язында мин йөрәк өянәге кичердем. Хастаханәдә ике ай яттым, кулымны да күтәрә алмый идем. Шул вакытта минем янга Константин һәм Елена чиркәвеннән Сергий атакай белән Людмила анакай хәл белергә килделәр дә, Зөя музее мөдире вазифасын тәкъдим итә башладылар… Бу вакытта мин стенага тотынып кына йөри идем! Азрак борчыла башласам да — инфаркт дигән сүз! Нәрсә эшләргә? Мин уйлый башладым…
Ямьле июнь аеның якты бер төне иде бу. Без Марина белән Константин һәм Елена чиркәве яныннан күтәреләбез, тыкрыкка чыгабыз, ә минем башымда һаман бер уй. Ә ул минем уйларымны сизенгән кебек: «Син бу эшкә алынсаң, йөрәгең түзмәячәк бит!», — ди. Ә минем башыма шул вакытта: «Синдә әлеге эш өчен бөтен сыйфатлар бар. Архитектор, шәһәр төзүче, административ идарә тәҗрибәсе җитәрлек… Син дә шөгыльләнмәсәң, кем шөгыльләнер?», — дигән уй килде. Мин Маринага: «Бу минем урыным», — дим. Мин шул сүзләрне әйтүгә сул яктан нәрсәдер ялтырады. Марина туктады һәм миннән: «Син күрдеңме? — дип сорады. „Нәрсә?“, — дим. „Күктә ниндидер яктылык пәйда булды, секунд эчендә ноктадан биш катлы йортка әверелде һәм аннары кабат ноктага әйләнде“.
Мин әлеге яктылыкны агачларда, йортларда, аның йөзендә күрдем… Мин моны могҗиза дип атыйм. Шул вакыттан бирле утыз ел үтте…
— Сез Зөягә килгәч, биредә озак яшәүче кешеләрне очраттыгызмы?
— Кайберләре биредә революциягә кадәр үк яшәгән, шулай ук илле еллап яшәүчеләр дә бар иде. Алар шәһәрне юкка чыкканга хәтле күргәннәр. Зөяне юкка чыгару сәясәте булган, торак йортларны сүтү, кешеләрне күчерү программасы төзелгән. Каршы килүчеләрне 58 маддә белән хөкем иткәннәр. Кешеләр ул вакытта РСФСР хөкүмәтенә үзләренең биналарны, һәйкәлләрне юкка чыгаруга каршы булуларын әйтеп хатлар язганнар. Чөнки биредә ачык һава астында техник яктан гына хезмәт күрсәтүче музей калдырасылары килгән. Әлеге хат СССР рәссамнар берлеге рәисе, академик Игорь Эммануилович Грабарьга эләгә. Ул юкка чыгаруны туктата һәм 1962 елда калдыкларны саклап калырга дип федераль әһәмияттәге һәйкәлне паспортлаштыруны башлый. Әмма калдыклар да тора-бара җимерелеп бетә… Мин Зөяне 1992 елдан бирле фотога төшердем, минем 60 меңгә якын рәсемем бар. Шәһәрне тора-бара җимерделәр. Бу бит, иң беренче чиратта, динне юкка чыгару иде. Ә динне юкка чыгару өчен халыкны бетерергә кирәк. Һәм шуңа халык яши алмаслык шартлар тудырылган. Юллар, юк, су юк, җылылык юк, ут юк… Без Марина белән боларны үзебез күрдек һәм үз башыбыздан үткәрдек.
Татьяна Шабаева әңгәмә корды
Дәвамы бар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев