Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Армия елларын искә төшереп

Ватанны саклаучы көне – россиялеләрнең иң яраткан бәйрәмнәреннән берсе. 23 февраль алдыннан без Ватан сакчысы юлын узучылар белән солдат тормышы нәрсәсе белән истә калуы турында сөйләшергә уйладык.

 

Михаил Ксенофонтов, Чистай шәһәре башлыгы урынбасары:

 

– Мин армия хезмәтен Әфганстанда, Баг рам шәһәрендә үттем. Мин йогышлы авырулар госпиталенең кабул итү бүлегендә медицина хезмәткәре булып хезмәт иттем. Бу авыр еллар иде. Ни дисәң дә, сугыш сугыш инде. Әмма һәр җирдә яхшылыкка урын бар. Әлеге вәзгыять авыр минутлар кешеләрне дуслаштыруын күрсәтте. Без бер-беребезнең хәленә керергә, ярдәм итәргә тырыша идек.

Сугышта җаннарны айкаган иң куркыныч нәрсә – якын дусларыңны югалту. Сугыштан чыгар алдыннан шундый зур югалту кичерергә туры килде. Безнең частьтан егетләр БТРда сугышчан заданиегә киткән иделәр. Әлеге егетләр иртән безнең белән бер сафта басып тордылар, ә төштән соң аларның үле гәүдәләрен плащ-палаткаларда салып алып кайттылар. Алар бомбага эләккәннәр.

Без Әфганстан территориясенннән соңгы солдатлар булып чыктык. Солдатларыбызның бер өлеше БТРда Саланг аша киттеләр, ә без әлеге илдән йөк самолетларында Кабул аэропортыннан очтык. Кабулдан безне Таҗикстанга, Чирчик шәһәренә алып килделәр.

Әфганстанда үткәрелгән һәр мизгел хәтер түренә мәңгелеккә язылды. Өйгә кайткач та андагы вакыйгалар ике ел буе төшемә кереп азаплады...

Без Әфганстанда хезмәт иткән Чис тай егетләре белән аралашып яшибез. Башка шәһәрдән булган дусларым белән элемтәләр өзелде, кызганычка каршы, аларның күбесе исән дә түгел инде. Әфганстан юлын үткән 250 чистайлының яртысына якыны бу якты дөньяда юк. Алар һәрчак безнең йөрәктә яши!

 

Әбүбәкр хәзрәт Азизов, «Әнәс» мәчете имам-хатыйбы:

 

– Мин армия хезмәтен 1991-92 елларда Харьков шәһәрендә эчке гаскәрләрдә үттем. Безнең чакырылыш СССРда соңгы чакырылыш булып чыкты. Без ярты ел хезмәт иткәч Советлар Союзы таркалды. Бу буталчык, билгесезлек хөкем сөргән заман иде. Армиягә бер илдән киттем, икенче илдә хезмәт иттем, ә кайтканда шул ук туган җиремә, әмма СССРга түгел, БДБ илләренең берсенә кайттым.

Мин армия мәктәбен һәр ир-ат үтәргә тиеш, дип саныйм. Ул туган илгә мәхәббәт тәрбияли, күп нәрсәгә өйрәтә. Мәсәлән, армиядә без көн саен 2-3 сәгать сафларга тезелеп йөри идек. Нәтиҗәдә минем йөрешем дә үзгәрде, гәүдәне төз тотып йөри башладым.

Мин үзем армиягә теләп киттем. Ул вакытта Таҗикстанда армиядә булмаучыларга авыру итеп карыйлар иде. Шул ук вакытта андыйларга өйләнергә дә авыр иде. Чөнки егетнең әти-әнисе егетнең армиядә булу-булмавына нык игътибар итә иде. Әгәр егет армиядә хезмәт итмәгән булса, кызларын ул егеткә бирүдән баш тарттылар.

Мин бүгенгә кадәр үземнең бергә хезмәт иткән дусларымны җылы хисләр белән искә алам. Хезмәт иткән частьта төрле милләт кешеләре бар иде. Без бер-беребез белән дә, башка милләт халыкларының традицияләре, гореф-гадәтләре белән дә таныштык. Ә посылкалар килгән вакытта бер-беребезне милли ризыкларыбыз белән сыйлый идек. Кызганычка, хәзер күбесе белән элемтә югалды инде. Әмма берничәсе белән бүгенгә кадәр элемтәдә торабыз.

 

Иерей Тимофей Маташов, Сергий Радонежский мәхәлләсе башлыгы:

 

– Мин армиягә 2009 елда чакырылдым. Щелковода һава-десант гаскәрләрендә хезмәт иттем. Шунысы гаҗәп, анда илнең башка төбәкләреннән 2-3 кеше хезмәт итсә, Татарстаннан һәрвакыт 50гә якын солдат килә иде. Бу безнең республикада яшьләрнең сәламәт, актив һәм әзерлекле булуы турында сөйли, чөнки бу гаскәрләргә иң сәламәт егетләрне генә алалар.

Хезмәт итү вакытында Җиңү көнендә Кызыл мәйдандагы парадта катнашу иң истә калган вакыйга булды. Репетицияләр мартта ук башланды. Алабино поселогында Кызыл мәйданның төп күчермәсе кебек булды ул, нәкъ менә анда парад күнекмәләрен 3-4 тапкыр кабатладык. Аннары Мәскәүдә читтән торып репетицияләр булды, шул вакытта хәрәкәтне яптылар, ә урам буйлап полиция озатуында танклар барды. Парад үзе бер мизгел кебек үтте, әмма хис-кичерешләр мәңгелекә калды. Җитмәсә парад юбилейга туры килде, анда НАТО вәкилләре дә, БДБ илләреннән дә вәкилләр катнашты. Парад вакытында мин трубинадан сулдарак бардым, анда ветераннар, шулай ук Владимир Путин, Дмитрий Медведев, Ангеля Меркель бар иде.

Бар гомеремә парашют белән сикерүне истә калдырдым. Ул урман белән янәшә иде. Чөнки мин анда иң җиңел гәүдәлесе идем, шуңа күрә самолеттан иң азактан сикерә идем. Очыш вакытында ботакларга эләкмәс өчен бар самолет белән идарә итәргә тырыштым.

Хезмәт, чыннан да, авыр иде, безне бик җитди әзерләделәр. Үз тормышымда башка андый киеренкелекне хәтерләмим. Әмма бездә дөрес «бабайлык» хөкем сөрде, күпләр күрергә өйрәнгән «бабайлык» түгел иде бу. Безнең белән бергә офицерлар да йөгерә иде, бу башкалар өчен стимул булды. Өлкән солдатлар яшь солдатларга барын да дөрес кабул итәргә өйрәттеләр, бар эштә дә ярдәм иттеләр. Тельняшкалар һәм аяк чолгаулары биргәндә дә үзләренә алмыйча яшьләргә бирүләрен хәтерлим. Бар эштә дә сугышчан туганлык сизелә иде. Хәзергә кадәр алар белән элемтәдә, еш кына үзебезнең командирыбыз белән киңәшәм.

 

Радик Вафин, «Камалия» ял итү-үсеш үзәге җитәкчесе:

 

– Мин Россиядә бердәнбер булган «Адмирал Флота Советского Союза Кузнецов» исемле авианосецта хезмәт иттем. 2008 елда армиягә киттем, ашыгыч хезмәттән соң 2011 елга кадәр контракт белән калдым. Диңгез флотында хезмәт итү җиңелләрдән түгел, вахта методы.

«Адмирал Флота Советского Союза Кузнецов» – иң зур кораб. Ул «Титаник»тан җиде метрга озынрак, ә аның зурлыгы тугыз катлы йортка кадәр, коридорлары гына да 16 километрга җитә. Кыскасы, үзенә күрә кечкенә генә шәһәрчек. Ярда басып торганда анда1,5 мең кеше яшәсә, ә поход вакытында 2,5 мең кеше сыя.

Контракт белән хезмәт иткән вакытта мин берничә чакырылыш солдатларын күрдем. Берсендә минем сыйныфташым да бар иде. Шунысы кызык, ул хезмәт иткән вакытта мин аны 2 яки 3 тапкыр гына күрдем. Кораб шуның кадәр зур иде ки, анда тиз генә күрешү дә мөмкин түгел!

Яшь сугышчы курслары үткәч, безне, яшьләрне һәм тәҗрибәсез солдатларны, авианосец торган ярга алып килделәр. Без анда кергәч, корабльдә икәнебезне дә оныттык. Ниндидер заводка эләктек дип уйладык.

Хезмәт вакытында мин Сириягә хәтле сугышчан походта катнаштым, Баренц, Урта диңгезләр, Тын океан буйлап йөздек. Бервакыт безгә Төркиягә якын килергә рөхсәт иттеләр. Үзләренең тырышлыклары, үҗәтлекләре белән аерылып торган өч солдатка 100әр доллар бүләк иттеләр һәм ярга, Мармарис шәһәренә чыгарга рөхсәт иттеләр.

Авианосецта Россиянең барлык нокталарыннан да хезмәт итүчеләр җыелган иде. Шуңа күрә минем дусларым бик күп, бүгенгә кадәр элемтәдә. Кайчакта миңа Сыктывкардан, Оренбург өлкәсеннән якын дусларым кунакка килә. Хәзер без гаиләләребез белән аралашабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев