Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Армиягә язгы чакырылыш ничек узачак

1 апрельдән хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды, ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Кампаниянең үзенчәлекләре турында Чистай шәһәре, Чистай һәм Яңа Чишмә районнары хәрби комиссары Лилия Габделвәлиева белән сөйләшәбез.

Чакыру кампаниясенең төп нигезләмәләре:
• Хезмәт итү вакыты саклана — 12 ай
• Безнең районнан 103 егетне чакырырга планлаштыралар
• Барлык чакырылучылар Россия территориясендәге хәрби частьләргә генә җибәреләчәк
• Ашыгыч хезмәт үтүчеләр өчен махсус хәрби операциядә катнашу мөмкин түгел — РФ Кораллы Көчләренең Генераль штабы тарафыннан расланган
• Хезмәт итү тәмамланганнан соң үз вакытында хезмәттән азат итү гарантияләнгән

— Язгы чакырылыш кампаниясенең үзенчәлекләре нәрсәдә?
— Хәрби хезмәткә чакырылучыларга элеккечә кебек үк чакыру кәгазьләре киләчәк, аларны яшәү яки теркәлү урыннарына заказлы хатлар белән җибәрәчәкләр, яки шәхсән тапшырачаклар.
— Билгеле бер гаскәрләрдә хезмәт итәргә теләгән егетләргә нишләргә? Бәлки, аларга чакыру кәгазен көтеп тормыйча, үзләренә хәрби комиссариатка килергә кирәктер?
— Хәрби комиссариатка аларга РФ законнары нигезендә килергә һәм башка барлык чакырылучылар кебек үк хәрби хезмәткә яраклылык турында нигезле бәяләмә чыгару максатыннан медицина тикшерүе узарга кирәк. Исегезгә төшерәм, хәрби хезмәткә чакыруны кичектерергә хокуклы һәм сәламәтлеге буенча яраклы гражданнар медицина тикшерүенә чакырылмаячак. Алар тиешле кичектерү алу өчен чакыру комиссиясенә генә чакырылачаклар.
Ашыгыч хезмәт узу урынын сайлау мөмкинлегенә килгәндә, хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе тарафыннан нинди гаскәрләргә җибәрү турындагы карар гаскәрләр ихтыяҗын, хәрби хезмәткә чакырылучының сәламәтлеге торышын, белем дәрәҗәсен, хәрби-учет белгечлеге буенча әзерлеге һәм профессиональ психологик сайлап алу нәтиҗәләрен исәпкә алып кабул ителә. Чакырылыш комиссиясе карар кабул иткәндә хәрби хезмәткә чакырылучыларның теләкләрен дә игътибарга ала.
Хәрби хезмәткә чакырылучыларның өчтән бере, кагыйдә буларак, укыту берләшмәләренә һәм хәрби частьләргә җибәрелә, анда алар заманча хәрби техника үзләштерәләр һәм хәрби-учет белгечлеге алалар. Өйрәнүләр тәмамлангач, аларны заманча корал һәм хәрби техника үрнәкләрен эксплуатацияләү өчен гаскәрләргә җибәрәләр.
Балалары, авыру һәм өлкән яшьтәге ата-аналары булган гражданнар билгеләнгән нормалар чикләрендә яшәү урыны янында урнашкан хәрби частьләргә хезмәт узу өчен җибәрелә.
— Булачак солдат хәрби хезмәткә чакырылганчы ук хәрби белгечлекне үзләштерә аламы?
— Әйе, мондый әзерлек Чистайда ДОСААФ техник мәктәбендә хәрби комиссариат юлламасы белән алып барыла. Аны хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле гражданнар уза ала. Гадәттәгечә, машина йөртү профиле белгечлекләре һәрвакыт аеруча кирәкле булып кала.

Тулырак мәгълүмат алу өчен Чистай шәһәре, Чистай һәм Яңа Чишмә районнары хәрби комиссариатына 8(84(342-56) 0-27 кайнар линия номеры буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шалтыратулар эш вакытында көн саен 8дән 17 сәгатькә кадәр кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев