Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Архивчы һөнәренә өйрәнәләр

Чистайда яшь архивчылар мәктәбе эшли.

Татарстанның архив эшләре буенча Дәүләт комитеты тарафыннан оештырылган «Яшь архивчы мәктәбе» мәгариф проектында дистәләрчә бала катнашты.

Безнең муниципаль район әлеге проект актив тормышка ашырылучы районнарның берсе. Мәктәп узган уку елында эшли башлады. Дәресләр Чистай районы башкарма комитетының архив бүлегендә уза, лекторлар сыйфатында аның хезмәткәрләре чыгыш ясый.

– Яшь архивчылар мәктәбе архив документларын саклау, исәпкә кую, комплектлау һәм файдалану буенча һөнәри эшчәнлекләрендә осталыклар һәм күнекмәләр формалаштыруга булышлык итә, архив тарихы, аның бурычлары һәм функцияләре белән тирәннән танышырга, бар күңелең белән архивчы һөнәренә үтеп керергә ярдәм итә, – дип сөйли архив бүлеге җитәкчесе Ирина Семякина. Ул яшь архивчылар мәктәбенең муниципаль программасы авторы һәм эшкәртүчесе булып тора.

Программа үз эченә теоретик һәм практик дәресләрне ала. Яшь архивчыларны тегәргә, документларны картон белән тышларга, кыйммәтле экземплярларны сканер аша чыгарырга өйрәтәләр, шулай ук махсус программаларда, бердәм архив мәгълүматлар системасында эшләргә икәнен аңлаталар. Шулай ук проектта катнашучылар хокук нигезләрен, ярдәмче тарихи дисциплиналар, документларның төрләрен һәм структураларын өйрәнәләр. Балалар архив фондыннан уникаль фото г рафиләр белән таны шалар,шәҗәрәлә рен төзиләр, тикшеренү эшләрен үткәрәләр.

– Мин дәресләргә икенче ел йөрим, миңа алар бик ошый. Мин тарихны һәм борынгы документлар өйрәнергә яратам. Аларга кагылгач, синең кулыңда тарих икәнен тоясың, бу искиткеч! Мин яшь архивчы мәктәбе биреме буенча үз гаиләмнең шәҗәрәсен зур канәгатьләнү белән төзедем. Андый проектлар мөһим һәм файдалы дип саныйм, – дип үз кичерешләре белән уртак лашты Анна Глазкова.

Дәресләр өчен документлар гына түгел, булган җиһазлар да, әйтик, махсус сканер да файдаланыла. Ул аеруча кыйммәтле тарихи документларны сканер аша чыгару өчен кулланыла.

Җиһазларны без Татарстанның муниципаль архивларын яклау йөзеннән үткәрелгән рес публика конкурсында откан грант акчасына алдык. Без анда «Странники войны, согретые Чистополем» проектында катнаштык. Бу проект Бөек Ватан сугышы чорында документларны электрон вариантта куллану өчен фонд булдыруны күз уңында тота, – дип ачык лык кертә Ирина Семякина.

Яшь архивчы мәктәбе мәгаиф идарәсе белән тыгыз элемтәдә эшли, чөнки проект өлкән яшьтәге укучыларга исәпләнгән. Киләчәктә архив бүлеге әлеге юнәлештә эшен дәвам итәргә һәм кече яшьтәге укучыларны җәлеп итәргә ниятли. Ирина Семякина билгеләп үткәнчә, яшь архивчы мәктәбендә укыту укучыларда илебезнең мәдәни мирасын танып белүгә, практик һәм тикшерү эшчәнлеге нигезендә кече ватаныбыз тарихына кызыксынуны арттыруга ярдәм итәчәк.

 

Белешмә

Сакланган документлар саны буенча Чистай архивы республикада Казан архивыннан соң икенче урында тора. Аның фондында саклауның 127 мең төре бар, моңа документларның төрле төрләре, шулай ук фотографияләр керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев