Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җәрәхәтләнгән кош балаларына гына ярдәм итәргә кирәк

Соңгы вакытта чистайлыларның паркларда, скверларда, үзләренең йорт яны участокларында кош балалары табу очраклары ешайды.

Күпчелек кешеләр канатлы табылдыкларны «Чиста болын»нар дәүләт табигать тыюлыгы белгечләренә тапшыралар, без алардан кош балаларының ни өчен оядан төшүе һәм аларга һәрвакыт чит кешеләрнең ярдәме кирәкме икәнлеге белән кызыксындык.
— Елның җылы вакытында, гадәттә, агачлар күп булган урыннарда кошлар оядан төшә, — дип сөйли «Чиста болын»нар тыюлыгы белгече Регина Биктаһирова. — Яшь кошчыклар канатларына басалар һәм территорияне үзләштерәләр. Бу чорда алар олы кошлар кебек оча алмыйлар, шуңа күрә үзләренең ата-аналары күзәтүе астында торалар. Оядан төшкән кош балалары, беренче карашка, каушап калырга һәм хәрәкәтләнмәскә мөмкин, ләкин аларга кеше ярдәме кирәк түгел. Шуңа күрә без кешеләрне кош балаларына кагылмаска чакырабыз.
— Ул чагында нәрсә эшләргә кирәк?
— Әгәр кош оясын күрсәгез, аны шунда кайтарып була, ләкин ерткычларны җәлеп итмәс һәм ата-анасын куркытмас өчен моны мөмкин кадәр тизрәк эшләү яхшырак. Әгәр дә юлда яки тротуарда яткан кош баласын күрсәгез, аны сак кына куркынычсыз урынга, куакларга яки газонга таба юнәлтеп җибәрергә кирәк.
Кошчык, әгәр аңа куркыныч янаса яки жәрәхәтләнгән очракта гына ярдәмгә мохтаҗ. Кош баласының канаты сынган яки канаган булса, моны билгеләргә бик җиңел.
— Нинди очракта кошчыкны өйгә алып кайтырга кирәк?
— Кошчыкка, әгәр ул бик кечкенә булса яки оядан төшкәндә зыян күргән булса, ярдәм итәргә кирәк. Каурыйлар булмау, пеләшләнгән урыннар, тиз хәрәкәт итә алмау — бу кошчыкның оядан тыш яши алмаячагы турында сөйли.
— Табылдыкны кайда урнаштырырга мөмкин?
— Моның өчен зур булмаган тартма туры килә. Төбенә кәгазь сөлге яисә йомшак бәдрәф кәгазе җәеп куярга кирәк. Кәгазьне пычрануга карап алыштырырга кирәк.
— Аңа нәрсә ашатырга һәм кош балаларына су кирәкме?
— Матдәләр тиз алмашыну сәбәпле, кош баласын һәр 20-40 минут саен ашатырга туры киләчәк. Бөртек, бөҗәк ашаучы һәм ерткыч кошлар бар. Һәр төр үз азыгына мохтаҗ. Кош балаларына ипи, фарш һәм сөт ашатырга ярамый. Мондый туклану аларга зыян китерергә мөмкин. Су микъдары исә аның зурлыгына һәм төренә бәйле. Кошны энәсез шприц кулланып эчертергә мөмкин. Суны туп-туры томшыкка салалар. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев