Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Апрель аендагы салкыннар чәчелгән культураларның бер өлешенә зыян китергән

Чәчү эшләре тәмамлануга таба барган Чистай районында һава температурасы шушы көннәрдә нуль билгесеннән түбән төште.

Апрель аендагы салкыннар үз төзәтмәләрен кертте. Шулай, һава температурасының түбәнәюе арпага зыян китерде, дип сөйләде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары Илгизәр Нуретдинов.

– Гомумән алганда, әлегә барысы да ярыйсы. Уңыш, мөгаен, кимрәк булачак, әмма хәзерге вакытта барлык чәчүлекләр дә имин, ә зарарланган арпа әкренләп элекке хәленә кайта, – дип хәбәр итә Илгизәр Әнвәр улы.

Чистай районы кырларында соңгы культуралар, шул исәптән карабодай чәчелә. «Чистай» агрофирмасында бәрәңге утырту тәмамланган диярлек. Җирле авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматлары буенча, барлыгы 562 гектарда бәрәңге утыртылачак. Башка яшелчәләрне утыртуны игенчеләр тәмамлаган инде. Кәбестә, чөгендер, кишер 150 гектар басуны биләп алачак.

Язгы чәчү барышы турындагы оператив мәгълүматка караганда, 15 майга Чистай районында фаразланган планның 97 проценты үтәлгән, ягъни 71,9 мең гектарда, шул исәптән арпа, солы, борчак, бодай чәчелгән.

Рапс 6,8 мең гектар мәйданда чәчелгән, ә көнбагыш 6,2 мең гектар кырны биләгән. Игенчеләр әлеге культураларны чәчү планын арттырып үтәгәннәр.

Бөртеккә һәм силоска кукуруз чәчү тәмамланган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, планлаштырылганча, эшләр кыска вакыт эчендә башкарылган. Бу культура барлыгы 3,8 мең гектарны биләп тора.

Чәчүлекләрне карап тәрбияләү буенча да эш алып барыла: корткычларга, авыруларга, чүп үләннәргә каршы эшкәртелә. Хәзерге вакытта мул уңыш алу өчен барысы да эшләнә. Технологияләр үтәлә, хуҗалыкларда кирәкле техника бар. Орлыклар сыйфатлы: супер элиталы, элиталы, яхшы репродуктив. Минераль ашламалар да җитәрлек.

Бүгенге көндә барлык планлаштырылган мәйданнар чәчелгән. Алда игенчеләрне терлек азыгы әзерләү һәм киләчәк уңышны формалаштыру кебек мөһим бурычлар көтә.

Узган ел районда 99 мең гектарга якын мәйданда чәчү эшләре алып барылган, шул исәптән 65,4 меңендә – бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар урын алган булган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев