Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Аның күкрәгендә ГТО билгесе!»

Татарстанның биш районыннан килгән командалар «Хезмәткә һәм оборонага әзер» җәйге фестивальнең зона этабында катнаштылар.

Татарстанның биш районыннан килгән командалар «Хезмәткә һәм оборонага әзер» җәйге фестивальнең зона этабында катнаштылар.

 «Татнефть-Олимп» стадионында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының җәйге фестиваленең зона этабы узды.

Ярышларда Чистай, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә һәм Спас районнары вәкилләре катнашты.

– Һәр командада 8әр кеше. Катнашучыларның яше – 10 яшьтән башлап һәм өлкәнрәкләр, шуңа бәйле рәвештә алар төрле спорт төрләре буенча нормативлар тапшыралар. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, әлеге ярышларга үз районнарында җиңүче булган иң көчлеләр килде. Ә бүген иң яхшы нәтиҗә күрсәткән команда республика этабына барачак, – дип сөйләде Чистай районы буенча «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының тестлаштыру үзәге җитәкчесе, ярышларның баш хөкемдары Виктория Воронина.

Ярышлар анда катнашучыларның сафка тантаналы тезелүеннән башланды. Барысын да шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов сәламләде.

– Һичшиксез, Бөтенроссия ГТО комплексы – ул холыкны чыныктыру, сәламәтлекне һәм рухны ныгыту. Мондый ярышлар тырышлык, максатчанлык булдырырга ярдәм итә. Барлык катнашучыларга уңышлар һәм яңа спорт югарылыкларына ирешүләрен телим! – дип җыелганнарга мөрәҗәгать итте Михаил Иванович.

Ярышлар берничә мәйданчыкта җәелдерелде. Катнашучылар кыска һәм озын дистанцияләргә йөгерүдә, 10 метр ераклыкка пневматик коралдан атуда, җирдән кулларда күтәрелүдә, гимнастика эскәмиясеннән гәүдәне күтәрүгә, иелүгә кагылышлы күнегүләр ясауда, көч төрләрендә һәм спорт снарядын ыргытуда көч сынаштылар.

Чистай командасы вәкилләренең берсе – Ирина Кузнецова. Ярышларда кыз спортның җиде төре буенча нормативлар тапшырды.

– Миңа спорт белән шөгыльләнергә ошый, чөнки бу сәламәтлек, күңел күтәренкелеге нигезе. Бүген мин озынлыкка сикерүдә, көч төрендә, атуда һәм башкаларда катнашам. ГТО буенча мондый фестивальләрнең үткәрелүе шәп. Алар сәламәт яшәү рәвешен алып барырга өндиләр, спорт һәм физик культура белән шөгыльләнергә этәрәләр, төрле яшьтәге кешеләрнең физик әзерлекләрен арттыралар, – ди Ирина Кузнецова.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча Алексеевск районы спортчылары җиңүче булдылар, икенче урында – Спас районы командасы, чистайлылар өченче урынга лаек булдылар.

Әйтергә кирәк, «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексының барлык чаралары «Демография» милли проектының «Спорт – яшәү нормасы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында уза. Аның максаты – актив яшәү рәвешен популярлаштыру һәм мөмкин кадәр күбрәк кешеләрне физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев