Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Аның тормышы тере тарих кебек...

Нинди генә авырлык күрсә дә, ул һич зарлана белмәде, гел шөкер итеп яшәде.

Кызыл Ялан авылында яшәүче Суфия апага 28 декабрьдә 95 яшь тула.

Ул әле дә күзлексез газета-журналлар укый, телевизор карый, кул эшләре дә эшләп утыра. Бөтен дөнья хәлләрен белеп тора. Балаларының гына түгел, онык-оныкчыкларының һәркайсының исемнәрен ялгышмыйча-бутамыйча әйтә.

Суфия апа – авылыбызның иң олы кешесе. Аңа Аллаһы Тәгалә озын гомер биргән, балалары, оныкларының кадер-хөрмәтендә бәхетле гомер кичерә. Сугыш елларының бар авырлыгын, аннан соңгы елларның михнәтен үз җилкә сендә татыган Суфия әби без нең өчен тере тарих кебек, аның белән горурланабыз, сок ланабыз, гыйбрәт алабыз...

Әгәр кеше гомерен тимер юлдан ашкынып барган поезд белән чагыштырсаң, ул үтәчәк тукталышларның исемнәре, һичшиксез, «Балачак», «Яшьлек», «Картлык» булыр иде. Бер генә тукталышны да әйләнеп узып булмый. Телисеңме- теләмисеңме, шуларга тукталырга мәҗбүрсең.

 

Суфия апа 1926 елның 28 декабрендә Чистай районы Татар Талкышы авылында Абдрахман белән Миңнурый Әминовлар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә.Бәхетле гаиләне тулыландырып тагын 5 бала дөньяга аваз сала. Суфия апа 8 яшендә укырга керә, 7 класс белем ала. Аннары Чистай педагогия училищесына укырга керә, тырышып укый, бик яхшы билгеләренә тәмамлап, туган авылына Балалар йортына эшкә кайта.Әнисенә дә булышырга кирәк, эне-сеңелләренә дә ярдәм итә.

1947 елның февралендә Кызыл Ялан авылына Мөбә ракша белән Галимә Җиһан шиннар гаиләсенә килен булып төшә. Суфия апа килен булып төшкәндә каенана, каен ата, Бари бабайның 6 бертуганы була, бергә тату гына яшиләр. Барысы белән дә уртак тел таба ул. Сигез ел бергә яшәгәннән сон чирләп каенанасы Галимә әби бакыйлыкка күчә. Мөбәракша бабай Таһирә исемле карчыкка өйләнә. Алар бергә бер ел гына яшәп калалар, бабай да якты дөнья белән хушлаша. Ул Таһирә әбине үзләре белән яшәтергә, беркая да җибәрмәскә, дип әйтеп калдыра. Суфия апа: «Таһирә әни белән 32 ел бергә бик дус-тату, матур яшәдек, минем әйтеп бетергесез ярдәмчем иде, барыбыз да әни дип кенә тордык. Үз кызыдай мине якын күрде, хәер-догасын алып калдым, Аллага шөкер» – ди. Менә шулай ишле гаиләгә килеп, бер-бер артлы балалар тудырып, авырлыкларны җиңә-җиңә тормыш дәвам итә. Үзләренең балалары туып үсә торганда, гаиләдәге үсмер балалар (Бари бабайның бертуганнары) буйга җитеп, кайсы-кая укырга, эшкә чыгып китә. Бари бабай белән Суфия апа 6 туй ясап барысын да җиренә җиткереп башкарып чыгалар. Суфия апа бик йомшак, нечкә күңелле кеше, балаларны бик ярата, шул ярату аны тәрбияче булырга этәргәндер дә инде. Талкыштан балалар йортыннан киткәндә дә балалар аны җибәрәселәре килмичә елап калалар.

Суфия апа белән Бари бабай алты бала: өч ул һәм өч кыз тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә 14 (берсе 26 яшендә вафат булган) оныклары һәм 19 оныкчыклары. Таһирә әби балаларны хезмәт яратырга, эшкә өйрәтеп үстерешә, әдәп-әхлак тәрбиясе бирүдә дә бик зур роль уйный. Суфия апа еш кына шаяртып: «Тәрбиячегә укуым бушка китмәде, Аллага шөкер, өебез тулы балалар, оныклар, оныкчыклар» – ди.

Ана бәхете балаларда дип бик белеп әйткәннәр. Суфия апа да бәхетен балаларыннан күрә, алар дип яши, шатлыкларына сөенә, борчу-мәшәкатьләренә борчыла, үгет-нәсыйхәтен дә, үтемле киңәшләрен дә җайлап кына үз вакытында бирә белә.

Бари бабай белән Суфия апа бергә 68 ел гомер иттеләр. 2015 елда 91 яшендә бабай бакыйлыкка күчте. Бари бабай бик атаклы эретеп ябыштыручы булып 75 яшенә кадәр эшләде. Биш авылга (колхозлар вакытында) бер үзе өлгерде, тырышып намуслы хезмәт итте. Бу бит һәр көнне, һава торышының нинди булуына карамастан. Ә өйдә Суфия апа бар эшне дә эшләгән, карыйсын караган... Ул – тугрылыклы, ару-талуны белмичә тормыш нужасын тарткан көчле гүзәл зат.

Кайгы агач башыннан түгел, адәм башыннан йөри диләр бит, ни кызганыч, ике олы уллары Рәхимҗан белән Илдус абыйлар гүр ияләре булды. Язмыштан узмыш юк, бернишли алмыйсың, шулай язылган булгандыр инде...

Суфия апа еш кына кулына каләм алып, күңелендә туган хисләрне шигырь юллары итеп үзенең куен дәфтәренә теркәп куя. Дәфтәрендә шигырьләре бик күп аның,

шуңа игътибар иттем, ниләр генә юк анда, онык-оныкчыкларның туган көннәре, аерым истәлекле вакыйгалар, үлем-китем, кеше туу – барысы да бар. Хәтере бик яхшы, аның янына барып бик күп мәгълүмат алып була. Мин аңа үз итеп кенә, яратып «аяклы энциклопедия» димен. Аның кәефе гел күтәренке, беркайчан да төшенкелеккә бирелми, зарлануның нәрсә икәнен белми. Булганына аяк атлаган саен шөкер итә торган, тормыштан ямь таба белүче бер илаһи зат инде ул. Туры сүзле, гадел булганы өчен бар да яраталар аны. Хәлләрен сорасаң елмаеп «бишле» дияргә ярата. «Аллаһка шөкер, туганнар, дуслар, тирә-күршеләр белән бик матур яшәдек, йомышка-киңәшкә кергән кешене борып чыгарганым булмады» – ди Суфия апа. Авыл халкы да аны ачык йөзле, шаян, тапкыр сүзле, беркайчан да зарлана белмәве, акыллы киңәшләрен, җылы сүзен, ярдәмен кызганмавы өчен хөрмәт итә.

Бүгенге көндә Суфия апа оныгы Илсур белән уңган-бул ган килене Эльвира тәрбиясен дә матур, тыныч кына гомер итә.

Мин үз исемемнән, балалары, онык-оныкчыклары, барлык авылдашлары исе меннән аңа җан тынычлыгы, сәламәтлек, күтәренке кәеф телим. Балалары-оныклары ның кайгырту-назын тоеп, игелекләрен күреп, иминлектә, муллыкта, тынычлыкта яшәргә язсын!

 

Сезнең игътибарга олы кызы Гөлчәчәк апаның яңа язган шигырен тәкъдим итәм.

 

Әниемә багышлыйм

 

Әнкәй! Нигә беркайчан да әле

Сиңа атап шигырь язмадым?

Гел әтигә яздым, башкаларга,

Сиңа вакыт нишләп тапмадым?

 

Кинәт кенә уйладым да менә

Булдым әле сиңа язарга.

Син бит безнең энҗе бөртегебез-

Була сине түшкә кадарга!

 

Әйе, әнкәм , әйе! Йолдызларның

Төн яктылыгына син тиң!

Ай нурларының нурыдай

Күңелләрең булды киң!

 

Ә йөрәгең җылылыгын

Гомерең буе өләштең.

Мин күбрәк бирим диеп,

Кояштан да көнләштең!

 

Ачык йөзең туган каршылады,

Тәмле сүзең бала үстерде.

Оныкларны күпме тәрбияләп,

Җылы юрганнарга ул төрде.

 

Дөньяларың онытып,

җиң сызганып,

Тормыш арбасыннан төшмәдең.

Күңелең саф, чиста һәм дә чиксез

Аккан суы кебек чишмәнең.

 

Син яшәдең шат-көлүең белән,

Күңел яраларың дәвалап.

Барсын җайга салдың

тормышыңда

Ак-караны куйдың аралап.

 

Төрле чаклар булды, кайнар яшьләр

Күзләреңнән озак кипмәде.

Ә шулай да синең йөзләреңнән

Елмаюлар, әни, китмәде.

 

Тормыш дулкыннары ничек кенә

Төрле яклап бәреп-какса да,

Сабыр холыкларың җиңә алды

Күз яшьләрең күпме акса да.

 

Белмим,

ничек яшәр көчләр тапты?

Белмим, ничек түздең барсына?

Көлә белү генә җитмәс иде,

Күркәм холкың сәбәп барсына!

 

Мондый тормыш диңгезенә төшеп,

Кире чыга алмас иде беркем дә,

Шуңададыр, әни!

Бирешмичә, гел елмаеп,

Яшисең син әле бүген дә!

 

Резидә Вәлиева, Кызыл Ялан авылы китапханәчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев