Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аның үткен карашыннан бер хата да читтә калмый иде

Үткәннәр белән бәйле хәтер сандыгын актарганда күңелдә төрле хатирәләр яңара. Уйландыра торганнары да, гыйбрәтләндерүчеләре дә, шул ук вакытта күңелгә рәхәтлек бирүчеләре дә җитәрлек.

Мәктәп, студент елларым да редакция белән бәйле булгангадыр инде, ул вакыттагы редакция тормышыннан да матур истәлекләр җитәрлек. Элеккеге хезмәттәшем Фәридә Кирам кызы Сираҗетдинованың юбилее якынлашкан бу көннәрдә бар җаным-тәнем белән шунда үткән яшьлек елларына чумып, сагынулы рәхәт мизгелләргә уралдым...

 Университеттан кайтып җәйге практиканы үткән вакытта таныштык без Фәридә белән. Аннан соң редакциягә килгән вакытта да алар бүлмәсенә кагылмый китми идем. Редакция ветераны, газетабызны озак еллар матур язмалары белән дә баетып торган Саимә апа Гатина белән Фәридә икәүләшеп корректор вазифасын башкардылар: берсе кычкырып укый, икенчесе язманың төп нөсхәсеннән бик игътибар белән карап бара. Икесе дә бик игътибарлы, җитдиләр. Язмаларны кат-кат укыйлар, кат-кат тикшерәләр. Шулай булмый мөмкин дә түгел, аз гына игътибарсызлык күрсәтсәң дә, хата китәргә, күңелсезлек килеп чыгарга мөмкин. Аннары полосаларны тотып беренче катка йөгереп төшеп китәләр (ул елларда типография беренче катта урнашкан иде). Анда эш кайный, линотипист хата киткән юлларны яңадан төзәтеп җыя, метранпажның (верстальщик)  төзәткән юлларны куеп полосаны яңадан бирүен исә корректор сабыр гына көтеп тора. Аннары полосаларны алып яңадан тикшерәләр, хаталар калган булса, яңадан шушы хәл кабатлана... Газетаның дүрт полосасы да (ул вакытта газета дүрт полосалы булып, атнасына өч тапкыр чыга иде) хаталардан арынгач, аңа мөхәррир кул куя, корректорлар аны басарга яңадан типографиягә төшерәләр. Ә иртән инде буяу исе аңкып торган өр-яңа газетаны дулкынланып, яңадан кулга алалар: хата калмаганмы, бар да тәртиптәме?! Газета корректорларының кызу эш мизгелләренә еш туры килгәнгә ,әлеге вазифаның никадәр игътибар, төгәллек таләп итүен мин әнә шушы вакытта ук аңладым.

...Кызыл Болгар авылының мөхтәрәм кешеләре Кирам абый белән Халисә апа Хәсәншиннарның тәүге кызлары булып дөньяга аваз сала Фәридә. Бер-бер артлы туган сеңелләре Фәүзия, Фәния, Даниягә кайгыртучан апа, әниләренең иң беренче булышчысы була ул. Кечкенәдән үк җитез, тырыш булган кызчык мәктәп елларыннан соң Түбән Камада укый, берара эшләгәч, язмыш җилләре аны Чистайга кайтара. Биредә редакциягә башта машинистка булып урнаша. Аның белемле, җитез булуын, үзен яхшы яктан гына күрсәтүен бик тиз күреп, корректор эшенә күчерәләр. Ул гомер буе шушы һөнәренә тугры калды.

Безнең Фәридә (без аны яратып шулай атыйбыз ) шушы четерекле, җаваплы хезмәтне утыз елдан артык башкарды. Күп нәрсәдән хәбәрдар, игътибарлы булуы, өлгерлеге аңа үз эшен җиренә җиткереп башкарырга ярдәм иткәндер. Кайвакытта язмаларда очраган төгәлсезлекләргә дә битараф калмады ул, тиз арада авторын табып, ачыклык кертә иде. Фәридәнең үткен күзеннән бер генә хата, төгәлсезлек тә читтә калмый иде минемчә... Әле алай гына да түгел, ул үзенең төп хезмәте белән беррәттән тәрҗемә белән дә шөгыльләнде. Рус телле язмаларны ялт иттереп татарчалаштырып та куя иде. Чираттагы ялга киткәндә Фәридә һич авырсынмый минем вазифаны да алып барды. Теләсә кайсы вакытта һәркемгә ярдәм кулы сузарга әзер, кеше хәлен аңлый белүче  ул. Кешелекле, ярдәмчел, шул ук вакытта гади булганы өчен дә без аны хөрмәт иттек, яраттык. Гаиләсе дә түгәрәк, матур Фәридә Кирам кызының. Алар тормыш иптәше Рудаль белән кызлары Альбинаны һәм уллары Раилне үзләре кебек үк акыллы, тәрбияле итеп үстерделәр. Алар икесе дә «Восток» КАИ-КНИТУын тәмамлап, Казан шәһәрендә яшиләр. Альбинаның хәзер үз гаиләсе, тормыш иптәше белән ике кыз үстерә, нәни кызчык­лар исә әби-бабайларын сөендереп, яңа һөнәрләрен күрсәтеп кенә торалар.

 Адәм баласы бу тормышка сыналыр өчен яратылган дибез. Һәрберебездә шатлык белән янәшәдә диярлек борчу-сынаулар үрелеп үз җаена ага да ага... Һич көтмәгәндә алар гаиләсенә дә язмыш дигәнең үз сынауларын куйды. Гаиләсе, якыннары өчен җан атып яшәгән терәкләре, кайгыртучан гаилә башлыгы Рудаль биеклектән егылып ныклы имгәнүләр алды. Бу сынауны да алар барысы бергә күтәрделәр. Фәридә көн-төн дигәндәй гел ире янәшәсендә булды, аны аякка бастыру өчен бар көчен, тырышлыгын куйды. Хәзер инде, Аллага шөкер, иң авыр вакытлары артта калды. АллаҺы Тәгалә аларга шушы сынауларның әҗерен бирсен, тигезлектә, исән-сау булып, күңел тынычлыгы белән гомер кичерергә насыйп итсен.

9 декабрьдә олы хөр­мәткә лаек булган Фәридә Кирам кызы Сираҗетдинованың матур гомер бәйрәме – 60 яшьлек юбилее. Мин аны шәхсән үзем һәм барлык хезмәттәшләрем исеменнән олуг бәйрәме белән тәбрик итәм. Алдагы көннәрендә тән һәм җан сихәтлеге,күңел тынычлыгы, матур, аяз көннәр, хәләл җефете Рудаль белән бергәләп тигезлектә, әнисе, балалары, якыннары янәшәсендә бәхетле, имин гомер кичерүен телим.

Хезмәттәшебез турында хөрмәт белән

Гөлгенә Сафиуллина:

– Беренче тапкыр редакциягә килгән көннән бирле, Фәридә апа эш җаена төшенергә, килеп туган авырлыкларны чишәргә, әлегә кадәр миңа таныш булмаган өлкәдә үз юлымны табарга ярдәм итүче кешеләрнең берсе булды. Аның редакциядә дистәләгән еллар дәвамында хезмәт иткән вакытта булган истәлекле хәлләр, элек газетаны чыгару өстендә ничек эшләгәннәре, нинди авырлыклары булуы турында сөйләүләрен аеруча кызыксыну белән тыңлый идем. Аның игътибарлылыгы, эшенең остасы булуы, бай тәҗрибәсе миндә һәрвакыт соклану тудыра килде. Ул мине корректор эшенең барлык нечкәлекләренә төшенергә, макетта күргән хаталар буенча дөрес төзәтмәләр кертергә, текстларны тәрҗемә иткәндә тиешле кагыйдәләргә таянырга өйрәтте. Фәридә апаның шундый ачык йөзле, игътибарлы, кайгыртучан, һәрвакыт ярдәмгә килүче остаз булуы өчен мин аңа чиксез рәхмәтле.

Гөлнур Садыйкова:

- Фәридә Сираҗетдинова, һичшиксез, эшенең бар нечкәлекләренә хәтле белүче үз һөнәренең чын остасы иде. Ул татар телендә чыгып килүче газетага үзеннән зур өлеш кертте. Эшен бар күңелен биреп, яратып башкарды ул. Бу аның грамоталы,сизгер булуында, үзенең вазифасына таләпчән мөнәсәбәттә дә чагылды. Фәридә озак еллар буе үз эшен тәрҗемә белән бергә алып барды. Татар һәм рус телләрен яхшы белүе исә бу эшендә дә нык ярдәм итте.

 Аңа кешеләрдә нык бәяләнүче асыл сыйфатлар хас: ышанычлы, ярдәмчел, хезмәт сөючән. Мин университетны тәмамлагач, Чистай редакциясенә эшкә килдем. Фәридә ярдәме белән чит коллективка, чит шәһәргә тиз ияләштем.Тәүге күрүемдә үк ул шат күңелле, аралашучан, кеше хәленә керә белүче буларак үзенә җәлеп итте. Хәзер дә ул әлеге сыйфатларын югалтмаган. Аның белән аралашу да күңелле! Шулай итеп Чистайда мин аның йөзендә серләрне, шатлык- борчуларны бүлешердәй якын дус та таптым. Моның өчен сиңа бик зур рәхмәт, Фәридә! Синең белән дуслыгыбыз минем өчен бик кадерле.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев