Аның кебек тынгысызлар авылны яшәтә
Лилия Фәсхетдинова өчен бу миңа кагылмый дигән нәрсә юк. Кеше булган кешенең бөтен нәрсәдә эше бар дигән гыйбарә нәкъ аңа туры килә.
Лилияне бик күптән беләм мин. Редакциядә эшли башлаган беренче көннәремнән үк. Ул вакытта әле барыбыз да яшь идек, кем әйтмешли, дәртле, хыялый вакытлар.
Хәер, ул әле хәзер дә бу сый фат ларын югалтмады. Киресенчә, тагын да дәртлә небрәк һәр эшкә күңелен биреп йөри. Әле шуларга тормыш тәҗрибәсен дә өстәсәң... Өлге итәрлек тә, гыйбрәт алырлык та шәхес нәкъ менә шундый буладыр инде. Һәм һич арттырмыйча әйтәм, күргән саен сокланганнан-соклана барам мин аңа.
«Һәр шәхес – бер дөнья» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәдә утырганда моңа тагын бер кат инандым. Лилия Марсель кызының 55 яшьлегенә багышланган иде ул. Шуның хәтле ихлас, җылы булды, Лилиянең үзем белеп бетермәгән күп сыйфатларын ачтым. Аны котларга дип якыннары, җитәк челәр, дуслары, авылдашлары хезмәттәшләре килгән иде. Лилиягә күрсәтелгән хөрмәтне күреп күңел сөенде. Мәктәп директоры Регина Смурыгинадан аның турында бик җылы, матур сүзләр ишеттек. Лилия Марсель кызы Фәсхетдинова 38 елын балаларга белем бирүгә багышлаган мөгаллимә. Регина Юрьевна балаларга ана телебезне өйрәтүдә куйган хезмәтенә югары бәя бирде. Мөгаллимлек эше белән генә чикләнеп калмыйча, фәнни эшләр белән дә шөгыльләнә Лилия, төрле конференцияләрдә чыгышлар ясый. Аның «Туган җирем – тарихи төбәк», «Саннар илендә», «Туган (татар) тел һәм әдәбият дәресләрендә сәламәтлеге чик ле балалар белән эшләү өчен күнегүләр», «Мәңге җуелмас хәтер», «Чистай сөйләшенең үзенчәлекләре» дип исемләнгән методик ярдәмлекләре дөнья күргән. Шулай ук «Туган тел һәм әдәбият дәресләрендә уңай мотивация тудыру», «Татар теленең технологик картасы» исемле фәнни эшләрен, «Мәктәптә белем бирүне үстерүдә өстенлекле юнәлешләрне тормышка ашыруда мәктәп һәм вузның уртак эшчәнлеге: тәҗрибә, проб лема, перспективалар» дигән җыентыктагы фәнни хезмәтен дә атап үтәргә мөмкин. Мәктәптә музей оештыруда да өлеше зур аның. Бөек Ватан сугышында катнашкан 243 авылдашының исемлеген табуга ярдәм иткән. Музей дигәннән, ул Яуширмәне бөтен дөньяга таныткан Гаяз Исхакый музеен оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе дә әле. 1999-2007 елларда анда фәнни хезмәткәр булып эшләгән. Бу вазифаны да яратып, бар күңелен биреп башкарган. Исхакый музеена килүчеләргә экскурсия үткәргәндә бар дөньясын онытып, чал тарихыбызга уралып янә бер кат Исхакый чорына юл ала ул...
– Исхакый музее өчен Лилия күп тырышты. Милләтнең асыл сыйфатларын киләчәк буынга тапшыру – бик мөһим нәрсә. Лилия әнә шушы мөһим эштә намус белән, фидакарьләрчә эшләде. Ул киң күңелле, эчкерсез, тынгысыз кеше, – диде пенсия фонды җитәкчесе Надежда Сергеева үзенең котлау чыгышында. Мәдәни-ял итү учреждениеләренең үзәкләштерелгән системасы директоры Ольга Рыжованың да кичәдә әйткән сүзләре Лилия Марсель кызы башкарган эшләрнең мөһимлеген, аның ихласлыгын, үз халкына бирелгәнлеген янә бер кат раслый.
– Лилия Марсель кызы туган авылына гомере буе туг ры калды. Югыйсә ул фәнни эшләр белән дә шөгыльләнеп, зур уңышларга ирешә алган булыр иде. Ә ул үз гомерен туган авылына, балаларга багышлады. Җәмәгать эшләре дә бихисап аның. Гаяз Исхакый музее башында да Лилия торды. Исхакыйның нәселен, туганнары белән элемтәләр табуда тырышып йөрде. Ул үз җиренең чын патриоты, – диде Ольга Владимировна.
Лилия Марсель кызы утыз елдан артык безнең «Чистай хәбәрләре» газетасының дусты, штаттан тыш хәбәрчесе дә әле. Ул һәрчак элемтәдә. Елмаеп-балкып үзе дә килеп китә, язмаларын, хатларын почта аша да юллый. Аның язмалары шулай ук «Мәйдан», «Идел», «Мәгариф» җурналларында, шулай ук «Ватаным Татарстан» газетасында басылып чыга. Күңелен борчыган нәрсәләрне җирле җитәкчеләргә дә җиткерә, чыгу юлларын бергәләп эзлиләр... Тынгысыз, эзләнүчән Лилия Марсель кызы бар күңеле белән яхшы гамәлләргә омтылып, башкаларны да шуңа өндәп тора. Бу хакта авыл җирлеге башлыгы Лилия Гәрәева да әйтеп үтте, дус тын матур бәйрәме белән котлап, изге теләкләрен җиткерде. Ике Лилия – ике дус мәктәптән соң Чис тай педагогия
училищесында белем алганнар. Тәрбияче белгечлеге алып Яуширмә авылына эшкә кайтканнар. Шул еллардан бирле дуслыкларына хыянәт итмичә, бүген дә дус-тату булып, киңәшләшеп, ярдәмләшеп эшлиләр. Соңрак Лилия Марсель кызы читтән торып педагогия институтын тәмамлый.
Ул гаиләсендә кайгыртучан әни, тугры тормыш иптәше, уңган-булган хуҗабикә. Тормыш иптәше Фәргать белән уллары Фаилне, кызлары Илүзәне тәрбияләп үстерделәр, икесенә дә югары белем бирделәр. Хәзер инде оныклары-нәсел дәвамчылары Самир, Ясминәгә карап сөенеп туя алмыйлар.
Юбилей кичәсендә шулай ук мәдәният идарәсенең элеккеге җитәкчесе Рафик Әхмәтов, мәгариф бүлегеннән Айгөл Гайфетдинова, Ирина Новикова, Рамилә Сираҗетдинова чыгыш ясадылар. Лилия Марсель кызының туганнары, Яуширмә авылы китапханәчесе Ләлә Зарипова, Мәдәният йорты җитәкчесе Гүзәл Закирова, мөгаллимәләр дә юбилярга изге теләкләрен җиткерделәр. Инсаф Гайнуллин, Фидания Бикмөхәммәтова, Гүзәл Закировалар, шулай ук Лилия ханым үзе башкарган җырлар ямь өстенә ямь булды. Азалия Хәмидуллина Лилия ханымның Җиңү көненә багышлап иҗат иткән шигырен сөйләде. Музыкаль-әдәби кичәне үткәрүдә үзәк китапханә китапханәчеләре Зөһрә Җабба рова, Рузилә Хәмзина зур өлеш керттеләр.
...Әлеге кичәдән кайтканда күңелемне үзгә бер җылылык, рәхәтлек биләде. Үзебезнең гап-гади, татар кызы, авыл кызы өчен горурлану хисләре кичердем. Әнә шундый Лилияләр булганга бүген авыл яши, аның үткәне, тарихы күңелләрдә саклана, киләчәгенә өмет-ышаныч уяна да инде...
Чын күңелдән Наилә Потеева-Фатыйхова, табибә.
Ульяновск өлкәсе, Чардаклы авылы:
Авылыбызның зөбәрҗәттәй балкып, кешеләрне үзенә тартып торучы уңган кызы Лилия Марсель кызын ихластан күркәм бәйрәме белән котлыйм. Ул гомер юлын халкына багышлаган татар хатын-кызларының берсе. Лилия мактаулы исемнәр дә, орден-медальләр дә өмет итмичә, бөтен эшен булсын дип, фидакарьләрчә башкара. Яуширмә авылының сакланып калуында үзеннән зур өлеш кертә. «Чал тарихлы Яуширмә» дип аталган китабыбызга да аның саллы гына язмалары керде. Бу – авыл тарихын ташка басу дигән сүз. Аңа киләчәктә дә бетмәс-төкәнмәс иҗат уңышлары, бәрәкәтле озын гомер, гаилә иминлеге телим. Лилия Марсель кызын яшь буынга белем бирүдә, ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләүдә, халкы өчен куйган хезмәтләре өчен Татарстанның атказанган укытучысы исеменә тәкъдим итәм.
Эльмира Шәрәфетдинова, сыйныфташы:
Бөтен матур сыйфатларны үзенә җыйган сыйныфташыбыз Лилия туган авылы Яуширмәнең төрле сәбәпләр аркасында онытылып калган кешеләрен эзләү, барлау, аларны халыкка җиткезү буенча бик күп эшләгән тынгысыз кеше. Ул Россия, республика, район дәрәҗәсендә Мактау Грамоталарына, төрле бүләкләргә ия булган талантлы мөгаллимә. Гаяз Исхакый, Рабига Хәкимова мирасын кайтаруда аның өлеше зур.
Көчле рухлы, кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел сыйныфташыбызга иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Туар таңнарың тыныч, саулыгың нык, гомерең бәхетле, гаиләң, якыннарың имин булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев