Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Антитәнчекләр турында QR-код бер генә тапкыр биреләчәк

Әлеге сертификатның гамәлдә булу вакыты – ярты ел.

 

Коронавирус авыруын кичерү турында сертификат кемгә тиеш? Аны кайда һәм ничек алырга, аның гамәлдә булу вакыты нинди? Шушы сораулар белән без Чистай үзәк район дәваханәсенә мөрәҗәгать иттек. Эш тәртибен безгә Чистай үзәк район дәваханәсенең табиб-эпидемиологы Румия Хәсәнҗанова аңлатты.

– Коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация яки антитәнчекләргә уңай тест нигезендә кичергән авыру турында сертификат алу кагыйдәләренә үзгәрешләр 21 февральдән кертелде. Хәзер сертификатта COVID-19га каршы вакцинация тәмамлануы, әлеге авыруны кичерү факты, яки бердәм порталда уңай тест нәтиҗәсе турында мәгълүмат булачак. Элегрәк сертификатны бары тик прививка ясатучыларга яки COVID-19 белән авырганнарга, шулай ук тискәре ПЦР-тест булганнарга 48 сәгатькә вакытлыча сертификат алырга мөмкин иде. Яңартылган кагыйдәләрдә QR-кодларга исәп тота ала торган тагын ике төркем кешеләр барлыкка килде, – ди Румия Гаммәр кызы.

– QR-код алу өчен антитәнчекләргә тестны кайда тапшырырга кирәк?

– Лицензиясе булган лабораториядә. Әлеге хезмәт мәҗбүри медицина иминияте кысаларына керми. Нәтиҗәләр лаборатория белгечләре тарафыннан Дәүләт хезмәтләре порталына тапшырыла. Алар шәхси кабинетта барлыкка килгәч, шунда ук гариза бирергә кирәк, бу антитәнчекләр нигезендә сертификат формалаштыру өчен җитә.

– Сертификат күпме вакыт эчендә формалаша?

– Сертификат Дәүләт хезмәтләре порталында коронавируска антитәнчекләргә тест нәтиҗәләре турында мәгълүмат булганда бер тапкыр, гариза бирелгән көннән соң өч календарь көннән дә соңга калмыйча формалашачак.

– Сертификатның гамәлдә булу вакыты нинди?

– Беренчедән, уңай ПЦР-тест, ә хәзер антитәнчекләр булган, әмма авыру вакытында поликлиникага мөрәҗәгать итмәгән кешеләргә бу очракта сертификат бер елга бирелә. Икенчедән, ПЦР-тестны бөтенләй ясатмаган яки ул тискәре булган кешеләргә дә код алырга була. Дөрес, аларга ярты елга гына сертификат каралган.

– Антитәнчекләр күпме булырга тиеш?

– Антитәнчекләрнең саны әһәмияткә ия түгел, тест аларның булуын күрсәтсә дә җитә. Тест-системалары G класслы иммуноглобулиннар эзлиләр, алар авыру кичергәннән соң яки прививка ясатканнан соң вируска каршы озак вакытка яклану бирә. Кагыйдә буларак, аларның титры беренче 3-4 айда югары, алар организмны яклау өчен ярты елга җитә.

– Антитәнчекләр буенча QR-кодны кабат алырга мөмкинме?

– Юк. Сәламәтлек саклау министрлыгында аңлатуларынча, антитәнчекләргә тест нәтиҗәләре нигезендә сертификатны кабат чыгару каралмаган. Аны бары тик бер тапкыр һәм кулланучы элек кичергән авыру яки узган вакцинация турында медицина сертификаты алмаган очракта гына рәсмиләштерергә була.

 

Белешмә

Антитәнчекләр буенча QR-код алу өчен гариза бирү җиңел. Дәүләт хезмәтләренең рәсми порталына күчәргә, шәхси кабинетка керергә һәм «вакцинация/вакцинация турында сертификатлар» дигән бүлектә күрсәтмәләрне үтәргә кирәк.

 

Әгәр гражданнарның сертификат алу уңаеннан сораулары калса, алар медицина белгечләренә вакцинация пунктында ук аларны бирә алалар. Шулай ук Дәүләт хезмәтләре порталында күрсәтелгән телефон номеры буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев