Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Анкеталар кабул итү төгәлләнде

Безнең сорауларга җавап биргән биш укучы 2024 елның беренче яртыеллыгына газетага язылу алачак

«Чистай хәбәрләре» («Чистопольские известия») редакциясе моннан берничә сан элегрәк әбүнәчеләр өчен анкета бастырган иде. Андагы сораулар газетаның эчтәлегенә һәм бизәлешенә кагылды.

Анкета әбүнәчеләрнең ихтыяҗларын мөмкин кадәр тулырак канәгатьләндерү максатыннан, газетада һәркем үзенә файдалы, кызыклы, актуаль мәгълүмат таба алсын өчен үткәрелде.

Безнең анкета сорауларыбызга җавап биргән һәм аны редакциягә тутырып җибәргән яки алып килгән һәркемгә рәхмәт. Бары сезнең белән, хөрмәтле укучыларыбыз, без газетаны тагын да кызыклырак һәм файдалырак итә алачакбыз.

Шунысы сөендерә, безнең кайбер әбүнәчеләребез, анкетаны тутырып кына калмыйча, редакция хезмәткәрләренә үзләренең газета уку стажы һәм аны чыгаручыларга теләкләрен җиткереп, җылы хатларын да юллаганнар.

«Без «Чистай хәбәрләре» газетасын үткән гасырның 60нчы елларыннан «Әти газетасы» дип беләбез һәм укыйбыз. Бу хакта газетага да язганым булды, – дип яза безнең даими укучыбыз, Татар Сарсазы авылыннан Азат Габитов. Безнең гаилә «Татмедиа» АҖ бастырып чыгарган бик күп газета һәм журналларга языла. Әмма беренче булып мин яраткан газетамны – «Чистай хәбәрләре»н укыйм һәм тирә-күршеләргә дә укырга бирәм. Газетада миңа күбрәк күркәм гаиләләр, хезмәт батырлары, мактаулы кешеләр, фермерлар турындагы язмалар ошый. Газетаның бизәлеше дә бик матур. Аның барлык хезмәткәрләренә эшләрендә һәм шәхси тормышларында уңышлар, исәнлек-саулык, гаилә бәхете телим».

Мәдинә апа Кашапова да яраткан газетасына теләкләрен җиткерде. ««Чистай хәбәрләре» газетасын 30 елдан артык алдырам. Газетада мине күбрәк авыл, аның уңган-булган кешеләре, үрнәк гаиләләр, төрле язмышлы кешеләр турындагы язмалар кызыксындыра һәм газета битләрендә дә күбрәк авыл тормышын, аның күркәм халкын, көчле рухлы, гыйлемле, фидакарь хезмәттә булганнарны яктыртучы мәкаләләр күрергә телим. Редакция хезмәткәрләренә катлаулы, җаваплы эшләрендә уңышлар телим. Аллаһы Тәгалә сезнең гыйлем байлыгыгызны арттырсын, тәкъвалык белән бизәкләсен, сәламәтлек белән бүләкләсен!» – дип яза газетабызның тугры дусты, Иске Роман авылында яшәүче Мәдинә апа.

«1969 елда, мәктәптә эшли башлагач, «Ленин юлы» һәм «Советская Татария» газеталарына язылдым. Союз таркалгач, бу газеталарның исемнәре үзгәртелде, алар «Чистопольские известия» һәм «Республика Татарстан» дип атала башладылар. Алар һәрвакыт укытучылар өчен өстәл китабы кебек булды, – дип яза безнең даими укучыбыз, педагогик хезмәт ветераны, Россия мәгариф отличнигы Нина Григорьевна Горшевикова. – Һәр дүшәмбе дәресләр башланырга 10 минут кала сәяси хәбәрләр белән таныша идек.

Беренче газетамны 1970 елның гыйнварында алдым. Ул вакытта газета атнага 2 тапкыр чыга иде. Бер елга языла идек. Хәзер газета атнага 1 тапкыр килә һәм ярты елга язылабыз.

Барлык мәкаләләрне дә укыйм. Бу бик эчтәлекле, кызыклы газета. Анда шәһәрдә һәм районда булган, хәтта республика тормышыннан кызыклы яңалыклар да бар. Үземә аеруча кызыклы тоелган язмаларны җыеп та барам әле.

Мин мәктәптә 41 ел эшләдем. Балаларны да укырга кызыксындырырга тырыштым, алар да газетада кызыклы яңалыклар табып, аларны укып чыгып, дәрестә чыгыш ясый иделәр, аннары бөтен сыйныф белән бу хакта фикер алыша идек. Ул вакытта уку йортларында моңа зур әһәмият бирелә иде. Шуңа күрәдер дә балалар грамоталы, киң карашлы булдылар, сәяси вәзгыятьне аңладылар.

Рәхмәт сезгә, Азат Габитов, Мәдинә Кашапова, Нина Горшевикова, шундый җылы эчтәлекле хатлар җибәргәнегез өчен! Анкетада катнашучыларның барысына да рәхмәтебезне җиткерәбез!

Вәгъдә ителгәнчә, җаваплар белән анкета җибәргән биш укучыга редакция 2024 елның беренче яртыеллыгына газетабызга язылу бүләк итә. Алар – Азат Габитов, Мәдинә Кашапова, Нина Горшевикова, Татьяна Петрякова һәм Анна Сидорова. Димәк, яңа елда без Сезнең белән аерылмаячакбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев