Җанисәп алуның уңайлы ысулын сайлыйбыз
Бөтенроссия халык санын алу дәвам итә. 15 октябрьдә старт алган массакүләм сораштыру ике атнадан, 14 ноябрьдә тәмамланачак.
Чистай районында яшәүчеләр анда актив катнашалар, өстәвенә, һәркем үзе өчен уңайлы булган сораштыру форматын сайлый.
Быел аны берничә ысул белән: компьютер яки смартфон ярдәмендә «Дәүләт хезмәтләре» сайтында шәхси кабинетта сорауларга онлайн җавап биреп, якындагы стационар исәпкә алу участогы яки күпфункцияле үзәк офисына барып үтәргә мөмкин. Җанисәп алуда гадәти ысул белән дә катнашырга: исәпкә алучының килүен өйдә көтәргә мөмкин.
Сүз уңаенда, Чистай районында алар 136 кеше. Шуларның берсе – Зинаида Солтанова. Аның исәпкә алу участогында 247 торак бина: шәхси сектордагы йортлар һәм биш катлы йортларда фатирлар бар. Аларның яртысыннан артыгын ул йөреп чыккан инде.
– Мин иртәнге якта йөри башлыйм. Бу вакытта өйдә, гадәттә, пенсионерлар була. Кичен эштән кайтучылар белән сораштыру үткәрәм. Кешеләр мине яхшы каршы алалар, сорауларга теләп җавап бирәләр – халык санын алуны үткәрүнең мөһимлеген аңлыйлар. Респондентлардан бернинди документлар да сорамыйбыз, сорауларга җавапларны аларның сүзләреннән чыгып язабыз. Исегезгә төшерәм, бер гражданин исәпкә алу битен үзе өчен генә түгел, ә үз гаилә әгъзалары өчен дә тутыра ала, – дип аңлата Зинаида Солтанова.
Зинаида Минглиевнаның җанисәп алучы булуы ерактан ук күренеп тора. Аның өстендә зәңгәр жилет, муенында зәңгәрле-кызыллы шарф, кулында сумкасы бар, барлык әйберләрдә дә халык санын алу символикасы сурәтлән гән, сан алучы таныклыгын һәрвакыт үзе белән йөртә. Зинаида белән бергә без Дзержинский урамындагы күпфатирлы йортта яшәүче Рәмзия Гыймадиева янына бардык.
– Исәнмесез, мин исәпкә алучы, менә минем таныклыгым. Бөтенроссия халык санын алуда катнашуыгызны сорыйм, – дип мөрәҗәгать итте Зинаида Солтанова пенсионер ханымга.
Рәмзия Гыймадиева исәпкә алучыны ачык йөз белән каршы алды һәм сан алу битендәге барлык сорауларга да теләп җавап бирде. Зинаида Солтанова барлык җавапларны шунда ук планшет компьютерына кертте. Сораштыру күп вакытны алмады, барысына да 10-15 минут вакыт китте. Яше, гаилә хәле, яшәү шартлары, белем дәрәҗәсе, туган урыны, милләте турында һәм башка сораулар яңгырады.
– Сораулар катлаулы булмады, аларга бик җиңел җавап бирдем. Барысы да тиз узды. Халык санын алуда катнашу мөһим һәм кирәкле эш дип саныйм. Балаларым да, оныкларым да исәпкә алуны үттеләр, – диде Рәмзия Гыймадиева.
Халыкка уңайлы булсын өчен сан алу өстәле күпфункцияле үзәк офисында да оештырылган. Чистайда ул Энгельс урамы, 152 адресы буенча урнашкан.
– Чистайлылар мондый мөмкинлектән шактый актив файдаланалар. Күпфункцияле үзәк офисында җанисәп алуда катнашырга теләүчеләрнең күбесе – пенсия яшендәге кешеләр. Алар миңа мөрәҗәгать итәләр һәм исәпкә алу битендәге сорауларга җавап бирәләр. Бу күп вакытны алмый. Мондый формат шунысы белән уңайлы: үз эшләре белән күпфункцияле үзәк офисына килеп, кешеләр халык санын алуда катнаша ала, – дип билгеләп үтә сан алучы Светлана Гыйззәтуллина.
Күпфункцияле үзәктә көн дәвамында исәпкә алу битен гадәти ысул белән тутырырга, исәпкә алучының сорауларына җавап бирергә яки биредәге компьютердан файдаланып, дәүләт хезмәтләре сайтында шәхси кабинетта исәпкә алуны узарга мөмкин.
Белешмә
14 ноябрьгә кадәр стационар исәпкә алу участоклары шәһәрдә һәм Александровка, Данауровка, Каргалы, Чистай Выселкасы авылларында эшлиләр. Иң зур исәпкә алу участогы Чистайда Л.Толстой урамы, 157, 2нче кат, 222нче кабинет адресы буенча урнашкан. Аның эш режимы 8 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр. Белешмәләр өчен тел.: 9-35-76.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев