Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Әни, мин кайтырмын!»

Чистайда мобилизацияләнгән егетләрне озату булды.

22,23,25 октябрь көннәрендә Чистайда өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган гражданнарны озату булды. Ир-атларны хәрби юлга якыннары, дуслары, туганнары, хезмәттәшләре, шулай ук район башлыгы, дин әһелләре, муниципаль власть органнары озатты.

«Чистай» мәдәни үзәге залыннан мобилизацияләнү челәргә район башлыгы Дмит рий Иванов мөрәҗәгать итте.

– Бабаларыбыз да, әтиләре без дә безгә яңадан фашизм килер дип уйламадылар. Мин туган илне сакларга китүче чистайлыларга зур рәхмәтле. Күптән түгел генә мин алда рак мобилизацияләнгән егетләр янында булып кайттым. Алар ның кәефләре күтәренке. Алар хәрби әзерлек үттеләр һәм сугышчан хәрәкәтләр зонасына җибәрделәр, – дип сөйли Дмитрий Алексеевич. – Егетләр, барыгыз да исән-сау әйләнеп кайтыгыз. Сезнең артта Ватаныбыз, якыннарыгыз торуын онытмагыз. Без барыбыз да тынычлык телибез. Барыгызга да уңышлар, сезне өйләрдә көтәбез!

Мобилизацияләнүчеләргә үзенең үгет-нәсыйхәтен Чистай шәһәре, Чистай һәм Яңа Чишмә районнары хәрби комиссары Андрей Пичушкин да җиткерде.

– Солдатлар, сержантлар, офицерлар! Бүген өлешчә мобилизация турында Президент Указы нигезендә сез Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафына үзегезнең конституцион һәм хәрби бурычыгызны үтәргә чакырыласыз. Сезнең хезмәт итү урыныгыз территориаль оборона подразделениесендә булачак. Кагыйдә буларак, бу икенче эшелон гаскәрләре. Аларга мөһим дәүләт объектлары оборонасын, биналарны, корылмаларны, вазифаи затларны саклау бурычы йөкләнгән. Сезнең һәрберегез үзенең хәрби бурычын намус белән үтәргә тиеш дип саныйм. Без сезгә ышанабыз! Сезгә уңышлар телим. Ә иң мөһиме – өйләрегезгә исән-имин кайтырга насыйп булсын! Дөреслек безнең якта, Җиңү бездә булачак! – диде Анд рей Владимирович.

Егетләргә, аларның туган нарына дин әһелләре дә мөрә җәгать итте.

– Хөрмәтле дуслар! Сезне Аллаһы Тәгалә саклап һәм яклап йөртсен, фәрештәләр канат җәеп торсыннар. Кайберәү ләр сугышның башыннан азагына кадәр йөреп исән-имин кайталар, мин сезнең һәрберегезгә дә исән-сау булып кайтуыгызны телим. Аллаһы Тәгалә дога кылучыларны, укыганнарны ярата. Шулай ук якыннарыгызга, туганнарыгызга мөрәҗәгать итәсе килә. Сезнең өчен хәзер икенче фронт – гыйбадәт кылу фронты башланды! Догаларыбыз ярдәмендә без якыннарыбызга булыша алабыз, – дип залдагыларга мөрәҗәгать итте Никольск соборы рухание Виталий Гарабов.

– Хөрмәтле солдатлар! Туган якка мәхәббәт ул диннән килә. Аллаһы Тәгалә барыгызга да исән-сау кайтырга насыйп итсен, ә сез кайтачаксыз иншАллаһ! Дошманның тар-мар ителәсенә, гаделлек тантана итәчәгенә без ышанабыз, – дип ассызыклады Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәт хәзрәт Кыямов.

Берничә көнгә сузылган озату лар барышында башка конфессия вәкилләре дә үгет-нәсыйхәтләрен бирделәр.

– Хөрмәтле ир-атлар, сезнең иңнәрегезгә Ватанны саклау буенча мөһим, җаваплы бурыч салынган. Лаеклы хезмәт итегез! Гаиләләрегез, якыннарыгыз янына исән-имин кайтуыгызны теләп, без һәрвакыт сезнең өчен догада торачакбыз, – диде «Әнәс» мәчете имам-хатыйбы Әбүбәкр хәзрәт Азизов.

– Аллаһы барыгызга да сугыш кырында һәм динебездә ныклык бирсен. Тарихтан белгәнебезчә, иң авыр вакытларда кешеләр Аллаһы Тәгалә каршына тезләнеп, дога кылганнар. Якыннарына һәм туганнарына безнең сугышчыларыбыз өчен ихластан дога кылырга кирәк, чөнки дога могҗизалар тудыра. Җиңелмәс полководец Суворов әйткәнчә: «Аллаһы Тәгалә безнең белән, аңардан гына ярдәм көт, аңа ышан. Аллаһы Тәгалә генерал кебек безне артыннан йөртә». Сезгә ышаныч, ныклык, әлеге сынауны уңышлы үтүегезне телим, – дип өстәде Чистай округы благочинные иерей Симеон Махортов.

Ватан сагына баскан батырларга якыннары, дуслары, хезмәттәшләре дә иң изге теләкләрен җиткерделәр.

– Чит ил сакчыларының «Сугышчан туганлык» берләш мәсеннән үземнең дустымны озатам. Кичә аңа повестка биргәннәр, ул бүген җыенган да килгән. Сугышчан рухта. Егетләргә лаеклы хезмәт итегез, исән-сау кайтыгыз дип кенә телисе килә... Лаеклы хезмәт итегез, исән-имин кайтыгыз, без сезне көтәбез. Алар өйдә үзләрен көтүләрен, яратуларын, хуплауларын сизәргә тиешләр, – дип билгеләп

үтте Фоат Сөнгатуллин.

– Беркайчан да шундый вакыт килер дип уйламаган идек. Бүген хезмәткәребезне озатабыз. Аларга нәрсә теләргә... Лаеклы хезмәт итүләрен, исән-имин кайтуларын телибез, өйдә аларны якыннары көтә. Безнең әтиләр сугыш – иң авыр нәрсә ул, дияләр иде. Без аларга төрле яктан ярдәм итәргә тиешбез. Аларның гаиләләренә булышачакбыз. Әтиләре, ирләре, туганнары Ватаныбызны тыныч күңел белән сак ласыннар, аннары мәйданда җиңү белән башларын югары күтәреп үтсеннәр өчен аларны карап, ярдәм итеп торачакбыз. Без аларны һәрвакыт хөрмәт итәчәкбез, яратачакбыз. Алар батырлар! – диде Владимир Зайцев.

Чистай район электр чел тәре хезмәткәрләре дә үз хез мәттәшләрен озатырга кил гән нәр. Узган озатуларда алар өч хезмәттәшен озаткан булганнар инде, ә сишәмбе көнне алар Иван Золотовны озатырга килгәннәр.

– Иван, сиңа лаеклы хезмәт итүеңне, исән-сау кайтуыңны телибез. Без сине көтәбез. Син ялгыз түгел, без синең белән бергә. Берәр нәрсә кирәк булса, нинди дә булса авырлык лар туса, мөрәҗәгать ит, яз. Кул дан килгәннең барысын да эш ләрбез. Әти-әниең өчен дә борчылма, без аларга һәрьяклап ярдәм итәчәкбез. Уңышлар сиңа! – диде Чис тай РЭСы начальнигы Ленар Әминов үз хезмәткәренә мөрәҗәгать итеп.

Озату алдыннан ир-атлар теркәү үттеләр, шуннан соң аларга җылы киемнәр һәм медикаментлар белән рюкзаклар тапшырылды. Мобилизацияләнгән чистайлылар ныклык, түземлек, сугышчан батырлык үрнәге күрсәттеләр.

Александр Пестов хәрби комиссариаттан берничә көн элек повестка алган. Башына беренче булып «Барырга кирәк!» дигән уй килә.

– Үзем белән иң кирәкле нәр сә ләрне алдым, иң мөһи ме – җылы киемнәр. Мин чик буе гаскәрләрендә хез мәт иттем. Мине озатыр га хезмәттәшләрем, фикердәш ләрем, туганнарым килде. Аларга сабырлык, түземлек телим! Мине көтүләрен, яратуларын беләм. Бу зур терәк, ышаныч, – дип фикерләре белән бүлешә Александр.

Альберт Зыятдиновны озатырга исә туганнары, хезмәт тәш ләре дә килгән.

– Мин «Михайловка» нефть кудыру станциясендә эшлим. Бүген мине озатырга бергә эшләүчеләремнең барысы да диярлек килде. Шимбә көнне повестка алдым. Шигем юк иде: чакыралар икән, димәк, кирәк! Илдә хәл җиңелләрдән түгел, Ватанны саклар вакыт җитте. Без булмасак, кем? Лаеклы хезмәт итеп, өйгә исән-имин кайтырмын дип ышанам, – дип үз тәэсирләре белән уртаклаша мобилизацияләнүче.

Артем Воронин да сугышчан рухта.

– Мине өйдә улым, кызым, хатыным, әнием, хатынымның әни-әтисе көтә. Махсус опера циягә сугышчан рухта, җиңү яуларга дип барабыз. Без Ватанны, якыннарыбызны сак ларга тиеш! Әгәр без анда бармасак, алар (нацистлар) безгә киләчәк. Моңа юл куярга ярамый! Туганнарыма һәм якыннарыма кайгырмагыз, барысы да яхшы булачак дип әйтәсем килә ! Без бурычыбызны үтәп, кире кайтачакбыз! – дип белдерде Артем безнең әңгәмә барышында.

Автобуска кергәндә ул: «Әни, мин кайтырмын!» дип кычкырды. Мобилизацияләнүче ләрне автобусларда көчле алкышлар астында озаттылар. Якыннары һәм туганнары аларны яшь тулы күзләр белән озаттылар, аларны яратуларын, көтүләрен белдерделәр.

Без ир-егетләребезнең хәрби хезмәтләрен лаеклы башкарасыларына ышанабыз. Аларга ныклык, түземлек, якыннары янына исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез! Без сезне көтәбез, егетләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев