Анастасия Аношина үзенең озак яшәү серләре белән уртаклашты
Сугыш елларында авыр балачак һәм барып чыкмаган шәхси тормыш — боларның барысын да Анастасия Павловна Аношинага кичерергә туры килгән. 22 июльдә аңа 90 яшь тулды.
Әлеге хатын-кыз бар гомерен эшкә багышлаган, хәзер еш кына узган елларны сагынып искә ала…
Анастасия Павловна кече сеңелесе Валентина Мартышева һәм Кузя исемле песие белән яши.
Анастасия Аношина 1934 елда күпбалалы гаиләдә туа. Бөек Ватан сугышы башланганда, кечкенә Настяга җиде яшь кенә була әле.
— Бу минем тормышымда катлаулы вакыт иде, — дип истәлекләре белән уртаклаша ул. — Әтине фронтка алдылар, безнең гаилә Казанга күченде, мин анда беренче сыйныфта укый башладым. Без анда яшәгәндә зур бәхетсезлек килеп чыкты — ир туганым трамвай астына эләкте. Әтием сугыштан кайтып, бу хакта белгәч, Алексеевскка күчеп кайтырга карар кылды.
Анда гаилә башлыгы урманчы булып эшкә урнаша, аңа фатир бирәләр. Шулай итеп 1962 елга кадәр яшиләр. Анннары Чистайга күченәләр.
— Минем шәхси тормышым барып чыкмады. Хәер, минем аңа вакытым да булмады. Кияүгә чыктым, әмма уңышлы булмады, без аерылдык. Шуның белән барысы да бетте. Аннары мин бар вакытымны эшкә бирдем, минем эшем күп иде, буш вакытым бөтенләй булмады диярлек, — дип сөйли Анастасия Аношина.
Анастасия Чистайга килгәндә аңа 28 яшь була. Үзен бу шәһәрдә бөтенләй чит кеше итеп сизә ул.
— Мине беркем дә белми, мин дә беркемне дә белмим, яңа мохитка ияләнергә күп вакыт кирәк булачак, — дип уйлый ул вакытта. Эшкә урнаша, коллективка ияләшә. Башкарма комитетта, район юллар бүлегендә эшли, аннары статистикага күчә. Биредә хезмәт хакы күбрәк иде, әмма таләпләр дә аз булмады, — дип сөйли әңгәмәдәшем.
Анастасия Аношинага күп эшләрга туры килә. Ул халык санын алу белән шөгыльләнә, һәр предприятие буенча исәп-хисап төзи.
— Эшем катлаулы һәм авыр иде, чөнки статистикада саннар белән эш итәргә туры килә. Чистайда 22 сәнәгать, 6 төзелеш, 4 сәүдә, 3 транспорт һәм 20 көнкүреш предприятиесе бар иде. Һәрберсе буенча ай саен исәп-хисап төзергә һәм аны эшкәртергә кирәк иде. Иң мөһиме — вакытында өлгертергә кирәк. Безгә шулай ук барлык халыкны исәпкә алырга: яшәгән шәһәрен, үлем-китемне, балалар тууны, кемнең кайтканын, кемнең киткәнен — барысын да белергә кирәк иде. Без барлык мәгълүматны энәсеннән җебенә кадәр белә идек. Әнә шундый күләмле хезмәтне коллегам белән икәү генә башкара идек. Танышларым еш кына минем ничек шулай эшли алуым турында күз алларына да китерә алмаулары, иртәдән төнгә хәтле эшләргә ничек көчем җитүенә гаҗәпләнүләрен белдерә иделәр. Ә мин эшләргәбик яраттым. Пенсиягә 1989 елда чыктым, әмма 1997 елга кадәр эшләвемне дәвам иттем.
— Бар гомерегезне хезмәткә багышлавыгызга үкенмисезме? — дип кызыксынам мин.
— Дөресен генә әйткәндә, мин вакытның ничек үтеп китүен дә сизмәдем. Ел әле хәзер генә үтеп китте кебек, аннары икенчесе… Бер- бер артлы еллар үтә, борылып карарга да өлгермисең — 90 яшь килеп тә җиткән, — ди Анастасия Аношина.
Үзенең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә Анастасия Павловна «Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы» дигән Мактаулы исемгә лаек булган. Моның белән ул бик горурлана.
— Сез эшләгән еллардан алып хәзерге вакыттагы шәһәр тормышы арасында үзгәреш бармы?
— Хәзер шәһәрдә актив рәвештә туризм үсә, мин яшь вакытта төп игътибар сәнәгатькә һәм товар җитештерүгә бирелә иде. Минем уйлавымча, элек шәһәр баерак, тулы тормыш белән яши иде, анда бөтен нәрсә дә бар иде.
— Әгәр дә үткәннәргә кайтып булса, үзегезнең тормышыгызда нәрсә булса да үзгәртер идегезме?
— Ә анда нәрсә үзгәртергә мөмкин соң? Шәхси тормышым хакында әйтүе авыр, белмим нәрсәне үзгәртергә мөмкин булыр иде икән? Ә менә эшемне мондый ук ялыктыргычны түгел, гадирәкне сайлар идем.
— Сезнең озак яшәвегезнең сере нәрсәдә дип уйлыйсыз?
— Мин тынычлыкта яшәдем. Юк-бар нәрсәләргә кайгырмадым, борчылмадым. Бар нәрсәгә дә тыныч карадым, кешеләр белән талашмадым. Барысына да бер тигез, кешеләрчә карадым. Озак яшәүнең бөтен сере дә бәлки шундадыр дип уйлыйм.
Апасы турында ихтирам белән:
— Мин аңардан 23 яшькә кечерәк. Балачакта ул мине карады. Без аның
белән һәрвакыт бергә. Элегрәк ул мине карый иде, хәзер мин аны, — дип шаярта Валентина Мартышева. — Икәү булгач, күңелсезләнмибез. Аны дачага чакырам, аның барасы килми. Барыбер алып барам. Ул гомере буе хезмәт яратты, мине дә эшләргә мәҗбүр итә иде, һәрвакыт ярдәм итте, киңәшләрен бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев