Алтын туй
Гатауллиннарның туе кышкы карлы салкын көндә була. Әмма һава торышы начар булуы, юлсызлык тәвәккәл егетне туктатмыйлар – ул кәләшен алырга танк белән бара.
Менә ничә дистә еллар инде алар иңне-иңгә куеп, шатлыкларны бүлешеп, кайгы-борчуларны уртаклашып дигәндәй, гел янәшә бергә атлыйлар. Төрле авырлыкларга, сынауларга бирешмичә, икәү бергә алга атлый алар. Билгеле, барлык парлар да моны булдыра алмый. Шуңа күрә дә мөнәсәбәтләрен уртак мәхәббәттә, хөрмәттә, ышанычта төзегән парлар үзләренең мөнәсәбәтләрен гомер буена саклый алалар.
Рәшит һәм Әлфинур шундый бәхеткә лаек булучы парларның берсе. Алар ярты гасыр элек гаилә корсалар да, хәзер дә бер-берсенә мәхәббәтләре күпләрне көнләштерерлек.
Рәшит Әхмәт улы 1948 елда Чистай районы Татар Әлкәе авылында туа. Өч балалы гаиләдә ул иң өлкәне була. Армиядән соң Каргалы авылында газүткәргеч оешмасында машина йөртүче булып эшли.
Әлфинур Хәсән кызы 1949 елда Чистай районы Кызыл Ялан авылында тугыз балалы гаиләдә икенче бала булып туа. Сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң Әлфинур Татар Талкышы авылы сельпосына бухгалтер булып урнаша.
Яшьләрнең танышуы очраклы гына булмый. Икетуганының туган көнендә аның дус кызы Әлфинурны күреп ала ул. Шул очрашудан соң ике яшь йөрәк бер-берсенә тартыла башлый.
Булачак каенана улының мәхәббәт утында януын аңлап, күрше авылга Әлфинур эшләүче сельпога барып та кайта. Бу хакта, билгеле, берәү дә белми.Рәшитнең әнисе бер күрүдә үк яшь кызны ярата, улына фатихасын бирә.
Озак уйлап та тормыйча, мәхәббәт утында янучы, максатчан егет үз тормышын яраткан кешесе белән бәйләргә уйлый. 1970 елның 25 октябрендә Әлфинурны өенә алып кайта. Шул ук көнне әти-әниләре янында аларга никах та укыйлар. Ә туйны соңрак планлаштыралар.
Аларның туй көне бик салкын, карлы декабрь аена туры килә. Юлларны кар күмгән, бару-кайту юллары ябылган. Әмма яшь кияү югалып калмый, кәләше янына танкка утырып бара. Ул вакытта сугыштан соңгы елларда совхозда танк сакланып калган була.Җитәкчеләр егетнең хәленә керәләр һәм танк белән барырга рөхсәт итәләр.
Шулай итеп яңа гаилә туа, Рәшит абый белән Әлфинур апа бер фамилия йөртә башлыйлар. 1971 елда беренче кызлары Фирая туа. Гел алга карап яшәүче Рәшит белән Әлфинур бер урында гына утырып тормыйлар, эзләнәләр, яңалыкка омтылалар...
Нәтиҗәдә, гаилә акча эшләргә төньякка, Коми АССРга Вуктыл шәһәренә китәргә уйлый. Анда Рәшит Әхмәт улы газпромга КрАЗ машинасына йөртүче булып урнаша, ә Әлфинур Хәсән кызы бухгалтер һәм төзүче һөнәрләрен берләштереп эшләргә дә өлгерә.
Гаилә тормышы үз җае белән бара. 1977 елда, төньякта икенче кызлары Гөлнара туа. Яшьләрнең әти-әниләре гомерлеккә төпләнеп калуларыннан куркып, аларны туган якка кайтырга үгетлиләр. Нәкъ шулай килеп чыга да: Рәшит белән Әлфинур туган якка Чистайга әйләнеп кайталар.
Туган шәһәрендә Рәшит абый газ тарату станциясендә оператор булып эшли. Аның гомуми стажы 42 ел тәшкил итә. Әлфинур Хәсән кызы исә СПМКда төзелеш оешмасында бухгалтер вазифасын башкара. Аның гомуми стажы 38 ел тәшкил итә.
Шушы гомер эчендә Рәшит Әхмәт улы һәм Әлфинур Хәсән кызы бер-берсенә терәк булдылар, бер-берсен аңлап, ярдәм итеп яшәү бар авырлыкларны җиңәргә ярдәм итте. Ярты гасыр элек бер-берсенә булган җылы хисләрен еллар агышы юкка чыгара алмады.
– Ныклы гаиләнең нигезендә мәхәббәт, бер-берсен аңлау, ышаныч һәм хөрмәт ята. Гаиләңдә сине аңлаган, тыңлаган вакытта гына гаилә җепләре нык була. Моның өчен исә һәркем үз өстендә эшләргә: кичерә белергә, сабыр булырга, тормыш юлдашының кадерен белергә тиеш, – дип гаилә учагының нык булу сере белән уртаклашты Гатауллиннар.
Аларның төп горурлыклары булып зур, тату гаиләләре тора. Рәшит Әхмәт улы һәм Әлфинур Хәсән кызы ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә аларның биш оныклары һәм өч оныкчыклары бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев