Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алсу Закирова шигырьләре

...

Сарсазым
Туган авылым кебек газиз
Авылым бит бар минем.
Миңа шундый якын ул,
Өзелеп яратканым минем.

Кая гына барсам да,
Тизрәк ашкынам аңа.
Газиз балаң булмасам да,
Кайтасым килә сиңа.

Әй авылкаем минем,
Синдә искиткеч гүзәллек.
Сусаганда эчәр өчен
Бар бит синдә чишмәлек.

Гомерем синдә үткәнгәме,
Сагынам сине бигрәк.
Ташламам сине, газизем,
Син бит безгә бик кирәк.

Авылыма кайттым
Туган авылыма кайттым әле,
Йөрим урамнарында.
Туганнарның хәлен белим әле,
Кереп чыгыйм тирә-күршегә.

Барып килдем Әлкидәге
Салих абыемнарга.
Югары Элморзадагы
Абыем Хәйдәрләргә.

Шулай озак итеп йөрдем әле,
Искә алып үткән елларны.
Күз алдымнан китмәс мәңге
Озатып калган чаклары.

Китәм тагын сине калдырып,
Елаттың тагын мине.
Көтеп тор син, авылкаем,
Тагын кайтырмын әле.

Сентябрьдә туганмын
Туган көнем матур айда
Сөенәм шуңа әле.
Көннең шундый матуры –
Раббыбызның бүләге.

Әти-әни, абый-апа.
Бар да бәрәңге алганнар
Мин туганга шатланып,
Чиксез сөенешкәннәр.

Хәзер олыгайсам да,
Яшәреп йөрим әле.
Алтмыштан узсам да,
Олыгаясы килми...

Сау бул
Сау бул дидең киткән чакта,
Күзләремә тутырып карадың.
Яшьле күзләремне
сиңа төбәсәм дә,
Калдырдың син мине,
калдырдың.

Ә мин сине бик яратам,
Көләч йөзең, зәнгәр күзеңне.
Гомерлек ярым, өзелеп яратам,
Күрәсем килә бик тә үзеңне.

Күкрәгемә кочып сөяр идем,
Булсаң әгәр минем янымда.
Җылы сүзләр генә әйтер идем,
Һәр көн саен иртә-кичен дә.

Ара ерак, киттең янымнан,
Зәңгәр күзле җанкаем минем.
Һич кенә дә чыкмыйсың уемнан
Сине көтәм өзелеп, сөйгәнем.

Хәерле иртә
Аллаһыма шөкер итеп,
Иртә йокыдан тордым.
Хәерле иртәләр диеп,
Саулык юрарга булдым.

Саулык булса, бар да була,
Байлыгы, мәхәббәте.
Сырхау килсә, күренми шул
Дөньяның бер рәхәте.

Бәхет-шатлыкка төренеп,
Яшәргә насыйп булсын.
Йөзеґезгә таң нурыдай,
Шатлык-куаныч кунсын.

Көз житте
Менә көз дә килеп житте,
Артта калды матур жәйләр.
Алтын яфраклы сары көздэ
Жылы эзли кебек жаннар.

Шундый рәхәт сары көздә
Алтын сыман яфраклар.
Яфраклар кыштырдавы
Күңелне юаталар.

Шушы айның бер көнендә
Мин дә туганмын жиргә.
Шуңа мин рәхмәтлемен
Алтын, матур көзләргә.
Алсу Закирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев