Әлмәтнең перинаталь үзәгендә меңенче сабый дөньяга килгән
...
Әлмәтнең перинаталь үзәгендә учреждение ачылганнан бирле меңенче бала туган. Бу хакта ТР Әлмәт районы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сабый 2025 елның декабрендә эшли башлаган Әлмәт район күппрофильле дәваханәсенең перинаталь үзәгендә 18 июньдә дөньяга килгән. Малай 3140 грамм авырлыкта һәм 54 сантиметр озынлыкта туган.
Учреждение мәгълүматлары буенча, ачылу вакытыннан перинаталь үзәктә 528 малай һәм 472 кыз туган. Моннан тыш, биредә сигез пар игезәк дөньяга килгән.
Чыганак: «Татар информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев