Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны һәм изге гамәлләребезне кабул итсен!

Хөрмәтле дин кардәшләрем! Чистай мөхтәсибәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне Ураза бәйрәме белән тәбрик итәм!

Әлеге бәйрәм изге Рамазан ае тәмамлануын хәбәр итә һәм рухи кыйммәтләребезнең, әхлакый нормаларыбызның кимчелекләрдән өстенлеген гәүдәләндерә.

Рамазан ае тәмамлану дин кардәшләребездә төрле хисләр уята. Бер яктан, без изге Ураза бәйрәме килүгә сөенәбез, әлеге хисләрне үзебезнең якыннарыбыз, туганнарыбыз белән бүлешәбез, икенче яктан, бу изге, рухи байлыклар, игелекле гамәлләребез өчен күпсанлы бүләкләр белән тулы, уртак ифтарлары, тәравих намазлары белән аерылып торган айны моңсу хисләр белән озатабыз.

Ай дәвамында без ашау-эчүдән генә тыелып калмыйча, рухи камиллеккә, тәкъ ва лыкка омтылдык, вакытыбызны гыйбадәттә, изге эшләрдә үткәрергә тырыштык. Әлеге ай безгә рухи чисталык, бердәмлек дөньясына чумарга, мохтаҗларга, фәкыйрьләргә карата шәфкатьлелек, кайгыртучанлык күрсәтергә мөмкинлек бирде.

Дин кардәшләребез Рамазан аеның бар рәхәтлекләрен татып калырга омтылып, коллектив ифтарлар үткәрделәр, аларга өлкәннәрне дә, яшьләрне дә чакырдылар. Изге эшләрдә бердәмлекне, оешканлыкны ныгыту максатыннан мөхтәсибәт шулай ук төрле категория кешеләре, халыкның якланмаган катламы өчен авыз ачу мәҗлесләре үткәрде.

Әлеге имин, бәхетле көннәребездә алган иң яхшы нәрсәләрне безгә көндәлек тормышыбызда да сакларга мөмкин булыр дип ышанабыз. Аллаһы Тәгалә безнең барлык гөнаһларыбызны кичерсен, уразаларыбызны, догаларыбызны, изге гамәлләребезне кабул кылсын.

Бүгенге якты, күркәм бәйрәмебездә сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, бәхет, Аллаһы Тәгаләнең миһербан-шәфкатен, гаилә иминлеге, игелекле эшләрегезнең башлангычларында уңышлар, күңел тынычлыгы телим. Ураза бәйрәме һәр өйгә рәхәтлек, бәхет алып килсен, күңелләрегезне шәфкатьлелек, игелеклелек белән баетсын!

Мөхәммәт хәзрәт Кыямов, Чистай районы имам-мөхтәсибе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев