Әлки районында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтендә биш кеше һәлак булган
11 апрельдә Татарстанның Әлки районында килеп чыккан коточкыч юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булучылар саны биш кешегә җиткән
ТР Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, бүген иртән дәваханәдә «Лада Гранты»ның 28 яшьлек пассажиры вафат булган.
Исегезгә төшерәбез, кичә Базарлы Матак — Болгар автоюлында «Лада Гранта» автомобиле тагылмалы трактор белән бәрелешкән иде.
Ике транспорт чарасын йөртүчеләр һәм җиңел машинаның ике пассажиры урында һәлак булган. Татарстан прокуратурасы тикшерү оештырган. Тикшерү барышы һәм нәтиҗәләре аерым контрольгә алынган.
Чыганак: ТНВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев