Алимент түләмәгән өчен шартлы срок алды
Эш Чистай шәһәр судында каралды.
Балигъ булмаган балаларны тәэмин итүгә җитди сәбәпләрсез акча түләмәүдә гаепләнүче чистайлыга карата җинаять эше тикшерелде.
– Ир-атның балигъ булмаган улын тәрбияләү өчен алимент түләү турындагы карарны бозуы ачыкланды. Моннан тыш, элегрәк алимент түләмәгән өчен ул берничә тапкыр административ җәзага тартылган булган. Нәтиҗәдә, 560 184 сум 29 тиен күләмендә бурычы җыелган, – дип хәбәр итә шәһәр суды матбугат сәркатибе.
Суд утырышында ир-ат үзен гаепле дип тапты һәм тәүбә итте. Җәза билгеләгәндә гаепләнүченең шәхесе, кылган гамәленә мөнәсәбәте, җәзаны йомшартучы шартлар, аның яшәү шартлары һәм гаиләсе, шулай ук башка шартлар исәпкә алынды. Ир-ат җинаять кылуда гаепле дип табылды, аңа 1 елга сынау срогы белән шартлы рәвештә 6 айга иректән мәхрүм итү җәзасы билгеләнде.
Хөкем карары законлы көченә керде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев