Алимент бурычлары өчен — төзәтү эшләренә
Үзенең балигъ булмаган балаларына алимент түләмәгән чистайлы төзәтү эшләренә җибәрелде.
Шәһәр суды материаллары буенча бер ир-ат үзенең 2015 һәм 2016 елда туган балаларына алимент түләмәгән.
— Озак вакыт дәвамында ул эшкә урнашмаган, очраклы эшләрдә эшләгән акчага гына яшәгән. Аның алимент буенча бурычы 190 меңгә җыелган, — дип хәбәр ителә.
Суд аны, ай саен хезмәт хакының 5 процентын дәүләт файдасына тотып калу шарты белән, 6 айга төзәтү эшләренә билгеләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев