Алимент буенча 100 меңнән артык бурычы булган
Чистай шәһәр судында балигъ булмаган баланы тәрбияләүгә алимент түләүдән качуда гаепләнүче ир-атка карата җинаять эше тикшерелде.
Ир-ат җинаять кылуда гаепле дип табылды. Тикшерү барышында ачыкланганча, ир-ат элек тә балигъ булмаган баласын тәрбияләүгә акча түләү буенча РФ Гаилә кодексының 80 маддәсе нигезендә үзенә йөкләнгән вазифаларны үтәмәгән. Шуңа бәйле рәвештә 47 814 сум күләмендә бурычы җыелган булган.
– Аңа карата башкарма производство ачу турында белеп, үз гамәлләренең законсызлыгын аңлап та, җитди сәбәпсез алимент түләмәгән. Шулай, алимент буенча бурычларының гомуми суммасы 117 560 сум 17 тиен тәшкил иткән, – дип хәбәр итә шәһәр суды матбугат хезмәте.
Суд утырышында хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныды һәм үкенде. Суд гаепне йомшартучы сәбәпләр буларак, хөкем ителүченең үз гаебен тануын, үкенүен, гаепләнүченең һәм якын кешеләренең сәламәтлеге торышын исәпкә алды. Гаепне авырлатучы сәбәпләр ачыкланмаган.
– Чистай шәһәр суды карары белән гражданин РФ Җинаятьләр кодексының 157нче маддәсе, 1нче өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип табылды һәм аңа 5 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнде. РФ ҖКның 73нче маддәсе нигезендә билгеләнгән җәза 1 ел сынау срогы белән шартлы дип санала.
Хөкем карары законлы көченә кермәде, Татарстан Республикасы Югары судында шикаять бирелергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев