Алексей Еремеев - абсолют җиңүче
Быел «Автобабай» машина йөртү осталыгы конкурсында хатын-кызлар да катнашты, иң өлкәненә - 75 яшь. Көндәшлек лаеклы килеп чыкты!
Бу традицион конкурс, ул Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан үткәрелде.
Әлеге конкурс 60тан узган ир-атлар һәм 55тән узган хатын-кызлар өчен машина йөртү осталыгын күрсәтүнең яхшы мәйданчыгы булып тора. Билгеле, алар арасында да иң кыю, тәвәккәл, җитез булганнары өчен! Һәркем дә үзендә курку, икеләнү хисләрен җиңеп, конкурс комиссиясе хөкеменә чыгып баса алмый ләбаса! Үзеңнең көндәшләрең алдында бер кисәтүсез йөрүе дә җиңелләрдән түгел.
Шуңа да карамастан, бу юлы да күңелле, көтелмәгән хәлләр аз булмады. Беренчедән, оештыручылар бәхетенә (болар ЮХИДИ бүлеге һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Чистай бүлеге) катнашучылар полкына җитәрлек катнашучылар кушылды. Конкурста 12 төрле яшьтәге машина йөртүче катнашты. Икенчедән, иң өлкән катнашучыга 79 яшь иде. Өченчедән, бу еллар эчендә беренче тапкыр хатын- кызлар катнашты. Хәтта өчәү! Аның иң өлкәненә 75 яшь, машина йөртү стажы 40 елдан артык тәшкил итә. Билгеле, хатын-кызның яшен сорамыйлар, әмма бу әйтем әлеге очракка кагылмый. Автоледилар да моңа каршы түгел. Әмма хәзер конкурсның үзен төгәлрәк итеп ничек атарга соң?
– Соңгы елларда машинада сирәк йөрим, әмма барыбер тәвәккәлләргә булдым! – дип елмая Луиза Хәлиуллина, миңа үзенең машина йөртү таныклыгын сузып. Афәрин, булдырасыз диясе генә кала.
Тагын бер күңелле яңалык! Конкурста ирле-хатынлы Зинаида һәм Җәлил Шәрифуллиннар да катнашты. Алга китеп булса да, шуны әйтим, Зинаида Петровна хатын-кыз йөртүчеләр арасында беренче урынны яулады. Мин аның өчен икеләтә шат булдым. Чөнки журналист буларак мине аның белән озак елларга сузылган хезмәттәшлек бәйли. Ул Йолдыз мәдәният йортында методист булып эшли.
– 48 яшемдә машина йөтү таныклыгы алдым, – дип горур лык белән сөйли Зинаида Петровна. – Менә 14 ел инде руль артында. Миңа бу эшемдә дә нык ярдәм итә. Хезмәттәшләрем яисә артистлар белән күп кенә мәдәни чараларга барырга кирәк була. Бездә һәрвакыт транспорт белән проблема, ә бу очракта беркемгә дә ялварып торырга кирәкми.
– Яшерми генә әйтегез әле, сезгә берәр тапкыр булса да, юл кагыйдәләрен бозарга туры килдеме?
– Бәхеткә, бары бер тапкыр гына, җәяүлене юл аша чыгармадым. Куркыныч хәл. Башка беркайчан да бозганым булмады, үземне тәртипле машина йөртүче дип саныйм.
– Сезнең фикерегезчә, юлларда ни өчен аварияләр саны арта?
– Күп аварияләрнең төп сәбәбе булып каршы якка чыгулар, игътибарсызлык тора. Аеруча бу әле йөртү тәҗрибәсе дә булмаган, аеруча экстремаль хәлләргә юлыккан машина йөртүчеләргә хас. Кайчакта машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр аңлы рәвештә юл йөрү кагыйдәләрен бозган очраклар да була.
Яуширмә авылында яшәүче 79 яшьлек ир-ат машина йөр тер гә өйрәнүенә сөенеп бетә алмый. Бу хәл моннан 7 ел элек була.
– Беркайчан да беркайчан дип әйтмә, – ди иң өлкән яшьтәге конкурсант Гомәр Фатыйхов. – Мин бит машина турында хыялланмадым да, бигрәк тә өлкән яшьтә руль артына утырырмын дип башыма да килмәде. Ә хәзер күргәнегезчә, конкурста катнашам, хәтта җиңү турында хыялланам! Шулай килеп чыкты инде, мин нык каты авырап киттем, миңа шәһәргә дарулар алырга һәм табибларга күренергә барырга кирәк иде... Юлдагы машиналарга чыгып кул күтәреп басып торып булмый бит инде?! Шуңа күрә машина йөртергә өйрәндем дә!
– Юлда йөрүчеләрнең барысына да ниләр әйтергә телисез?
– Юл йөрү кагыйдәләрен үтәгез ! Шуны онытмагыз: сезне өйдә якыннарыгыз зарыгып көтә! Алар сезнең өчен борчылып, ут йотып торалар. Һәммәгезгә дә имин юллар телим!
Автодромда үткән конкурс та катнашучыларның барысы да юл йөрү кагыйдәләрен белүләренә теоретик имтихан тапшырдылар. Алар шулай ук автомобиль белән юллардагы каршылыкларны җиңә- җиңә, ничек итеп оста идарә итә белүләрен күрсәттеләр.
– Менә дигән конкурс! – дип саный Михаил Шляхтин. – Шуның өстенә бу файдалы аралашу! Дусларым анда катнашырга үгетләделәр, мин ризалаштым. Дулкынландым билгеле, чөнки мин беренчеләдән булып конкурсның практик өлешен ачтым.
Алар кыска вакыт эчендә фигуралы йөртүне дә башкардылар, билгеле, кайберләре акрын йөрсәң – ерак китәрсең дигән кагыйдәне дә истә тотып ашыкмасаң – хаталар җибәрмисең дип уйладылар. Кем әйтмешли, һәркем ярыш тактикасын үзе сайлады.
– Әлеге конкурс юл иминлеген тәэмин итүгз зур өлеш кертә, – дип билгеләп үтте ЮХИДИ бүлегенең юл хәрәкәте иминлеге буенча өлкән дәүләт инспекторы Дмитрий Зинин конкурста катнашучыларны котлап, аларга дәүләт бүләкләре тапшырганда (автордан: беркем дә призсыз калмады). – Сез үзегезне теоретик белемнәрне яхшы белүче, машина йөртү культурасына ия булган машина йөртүчеләр итеп күрсәттегез. Юлларда йөрүче барлык машина йөртүчеләр өчен үрнәк булып калыгыз!
Машина йөртү остасы конкурсында абсолют җиңүче дип Алексей Еремеев табылды. Сүз уңаеннан, ул да Хәлил Хафизов кебек үк, үз вакытында Казанда республика конкурсы финалында Чистай районы данын яклаган иде.
Берничә көннән соң Алексей Еремеев безнең районда үткән зона этабында җиңеп шушы хокукны кабат яулады.
Сүз уңаеннан
Бу конкурста да башкаларындагы кебек үк, оештыручыларга Балалар һәм яшьләр автомобиль мәктәбе җитәкчесе Илдар Хәмитов һәм аның хезмәткәрләре, шулай ук республика ЮХИДИнең ветераннар советы вәкиле Олег Кирсанов ярдәм итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев