Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Александр ПЬЯНОВ Кырымда «Таврида.АРТ» яшьләр фестивалендә катнашу тәэсирләре белән уртаклашты

Ул Россия эстрадасы йолдызлары белән бер сәхнәдә җырлады

— Икенче ел рәттән катгый сайлап алудан соң мине «Хор Первых» Бөтенроссия җыелма составына керттеләр.
«Звучи» продюсер үзәге Россиянең төрле почмакларыннан 100 талантлы баланы сайлап алды, алар Крымда «Таврида.АРТ» яшьләр күпмилләтле сәнгать фестивалендә катнашучылар булдылар.
Бу яшь мәдәният, сәнгать һәм иҗат эшлеклеләре һәм индустриясе иҗат итсен өчен булдырылган Россиянең иң эре мәйданы.
Җиде көн дәвамында без тырышып репетиция ясадык (хәтта поездда һәм тимер юл платформаларында туктап торганда да), эшләдек, булдырдык, иҗат иттек. Һәр көнебез минутына кадәр исәптә булды.
Безне иң яхшы педагоглар белән репетицияләр, вокал һәм хореография, студияләрдә җыр яздырулар, кызыклы очрашулар, тренинглар һәм мастер-класслар, «Таврида.АРТ» фестиваленең иң төп концерт мәйданчыкларында иҗади номерлар һәм, билгеле инде, яңа дуслар белән танышулар көтте.
«Хор Первых» программасында 13тән артык номер бар иде.
Башка катнашучылар белән бергәләп без Тавриданың АРТ кластеры резиденты, рэп-фристайл буенча Россия Чемпионы Тема Куба белән хитлар башкардык, аңлатып булмастай энергия алдык, искиткеч сихри хисләр кочагында тибрәлдек.
«Хор Первых» Александр Пахмутованың «Я люблю тебя всегда» иҗатына багышланган чыгышта да катнашты.
«Таврида.АРТ» фестиваленең төп сәхнәсендә Белгород өлкәсенә ярдәм йөзеннән «Мой дом» патриотик спектакле күрсәтелде. Безгә Денис Майданов белән бергә «Белый город» җырын башкаруда әлеге спектакльне ачу бәхете тәтеде. Шулай ук фестивальнең хедлайнерлары: Татьяна Куртукова, Стас Ярушин, Akmal’, Ваня Дмитриенко, «NANCY & SIDOROV», «Mia Boyka», «The Hatters», «Три дня дождя», «Mary GU», «NLO», «ST», Таврида резидентлары «ANOPRIEV», «Наталика», «MOHITO» төркеме һәм башкалар белән очрашырга һәм аралашырга насыйп булды.
«Хор Первых»ның һәр чарасы минем өчен мөһим вакыйга. Бу яңа тәҗрибә һәм белемнәр, иҗади мохит, хисләр ташкыны, яңа дуслар, иске танышлар белән очрашу һәм онытылмас мизгелләр. Узган ел белән чагыштырганда фестиваль күләмле узды. Территориясе киңәйгән, арт-объектлар, ял итү, фотозоналар саны арткан. Тагын да уңайлырак, матур, җайлы. Шулай ук фестивальдә катнашучылар саны, билгеле инде, тамашачылар һәм бирегә килүчеләр саны да арткан.
«Таврида.АРТ» — «Мир.Любовь.Искусство» шигаре астында үткән, әлеге иҗат вакыйгасын ачып бирүче фестиваль, бирегә гел киләсе генә килеп тора!
Оештыручыларга ихлас күңелемнән рәхмәт сүзләре ирештерәсем килә, алардан башка мин Росиянең шундый талантлы яшьләре җыелган урында була да алмас идем. Үзләренең тәҗрибәләрен һәм осталыкларын безгә шулай ярату аша бирә алган педагогларга да зур рәхмәт.
МИНЕМ ӨЧЕН ИҢ КҮҢЕЛЛЕСЕ САГЫНЫП ӨЛГЕРГӘН ДУСЛАР, ОЕШТЫРУЧЫЛАР ҺӘМ ПЕДАГОГЛАР БЕЛӘН ОЧРАШУ, ШУЛАЙ УК ТӨП МӘЙДАНДА «ТАВРИДА. АРТ»НЫҢ ЧЫГЫШЫН КАРАУ БУЛДЫ. Ә ДУСЛАР БЕЛӘН АЕРЫЛУ, БИЛГЕЛЕ ИНДЕ, МОҢСУЛАНДЫРДЫ. ОЕШТЫРУЧЫЛАРНЫҢ КИЛӘЧӘКТӘ БЕЗНЕ КАБАТ ҖЫЯСЫЛАРЫ ТУРЫНДА ВӘГЪДӘЛӘРЕН ИШЕТКӘЧ КЕНӘ КҮҢЕЛЛӘР ТАГЫН ДА КҮТӘРЕЛЕП КИТТЕ…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев