Александр Оленин — эш кешесе
Бу көннәрдә Александр Оленин үзенең юбилеен билгеләп үтә. Бу кешенең исеме шәһәребездә һәм районыбызда яшәүчеләрнең күбесенә яхшы таныш. Александр Григорьевич үз эшенә чын күңелдән бирелгән һәм көче ташып торган кеше.
Гомеренең күп өлешен ул спортка багышлаган. Хәзерге вакытта Чистай районының спорт ветераннары советын һәм Йолдыз авылы Мәдәният йортын җитәкли. Аның эшчәнлеге күпкырлы — ул спорт традицияләрен үстерүгә, яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә һәм авылның мәдәни тормышын җанландыруга күп өлеш кертә, һәр башлангычка күңелен һәм һөнәри осталыгын бирә.
Александр Григорьевичны белүчеләр аның үткен холкын, җаваплы, инициативалы булуын һәм әйләнә-тирәдәгеләрне илһамландыра белүен билгеләп үтәләр.
Татьяна Шведчикова, Чистай районы ветераннар (пенсионерлар) Советы Президиумы әгъзасы:
— Хезмәт һәм иҗтимагый эшчәнлек буенча Александр Григорьевич белән 40 елга якын аралашып, аның күпкырлы, җаваплы булуына, бетмәс-төкәнмәс энергиясенә һәм теләсә нинди эшкә иҗади якын килүенә гаҗәпләнәм. Ул үзе дә хезмәт кешесе һәм фикердәшләр таба, туплый, халык өчен социаль инициативаларны һәм проектларны тормышка ашыруда җитәкчеләрдән һәм гади чистайлылардан ярдәм ала белә.
Спорт һәм мәдәният, иганәчелек һәм рухият, хуҗалык эшчәнлеге, ветераннар һәм үсеп килүче буын белән эшләү, вафат булган күренекле Чистай спортчылары турында хәтерне саклау — барысы да аның күз уңында тора.
Сизгер күңелле Александр Григорьевич башкаларның кайгысын һәм проблемасын аңларга сәләтле, ул һәрвакыт ярдәм кулын риясыз сузарга әзер. Безнең күбебез кебек үк, аны да тормыш юлында авырлыклар читләтеп үтмәгән, әмма ихтыяр көче һәм гаделлек тойгысы аңа барысын да җиңәргә ярдәм иткән.
Шулай итеп, үзенең 70 яшьлек юбилеена ул искиткеч физик, рухи һәм иҗади формада, зур абруй, игелекле эшләр багажы, киләчәккә яңа планнар һәм хыяллар белән килде.
Рөстәм Хамматов, «Татнефть-Олимп» спорт мәктәбе директоры:
— Александр Григорьевич — шәһәребез һәм районыбыз спорт хәрәкәтенең чын каһарманы. Аның физик культура һәм спорт үсешенә керткән өлеше бәяләп бетергесез.
Александр Григорьевичның спорт ветераннары советы җитәкчесе буларак эшчәнлеге аеруча әһәмиятле. Бу оешманы җитәкләп, ул үз вазифаларын гына үтәп калмыйча, спорт ареналарында туган ягын данлаган кешеләрнең мирасын саклап калуга саллы өлеш кертә.
Эш шунда, Александр Григорьевич барлык спорт ветераннарының исемнәрен генә түгел, ә аларның спорттагы казанышларын, карьераларының истәлекле мизгелләрен дә хәтерли. Ул вафат булган якташ спортчыларыбыз турындагы хәтерне мәңгеләштерү өчен күп эшләр башкара.
Нәфисә Ермолаева, Йолдыз авылы Мәдәният йорты методисты:
— Александр Григорьевич Оленин белән елдан артык эшлим һәм бу вакыт эчендә ул үзенең чын профессионал булуын кат-кат исбатлады. Авыл Мәдәният йорты җитәкчесе буларак, ул үзендә учреждение эшен тирән аңлауны, актив тормыш позициясен һәм коллективны рухландыра белүне берләштерә.
Александр Григорьевич — алга карап эш итүче, энергияле кеше. Ул кешеләр белән уртак тел таба, бурычларны дөрес бүлеп бирә һәм команданы нәтиҗәләргә ирешүгә этәрә. Аның коллектив белән эшләү тәҗрибәсе чыннан да зур һәм бу безнең мәдәният йортының уңышлы эшләвеннән күренә.
Үзебезнең коллективны без шаяртып «Хыял командасы» дип атыйбыз. Безнең состав искиткеч: һәркем үз урынында, бер-беребезгә ярдәмләшеп эшлибез, ә иң мөһиме — без үз эшебезне яратабыз. Күп очракта бу Александр Григорьевичның казанышы. Бары тик шундый — зирәк, энергияле һәм инициативалы җитәкче генә эшләргә һәм үсәргә теләгән атмосфера тудыра ала.
Безнең хезмәттәшлек күп еллар дәвам итәр һәм без бергәләп тагын бик күп эчтәлекле һәм әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыра алырбыз дип ышанам!
Константин Левинский, Йолдыз поселогында яшәүче, «Авангард» клубы җитәкчесе:
— Берничә ел инде безнең шәһәрдә яшьләрне җәлеп итү үзәгенә әверелгән «Авангард» спорт-патриотик клубы уңышлы эшләп килә. Клуб энтузиастлар тырышлыгы белән икенче сулыш алган элеккеге авыл хуҗалыгы техникасы спорт залы бинасында урнашкан. Биредә яшүсмерләр һәм яшьләр сәламәтлекләрен ныгытып кына калмыйлар, ә рухи яктан үсәләр, Ватанны яратырга, аның тарихын һәм традицияләрен хөрмәт итәргә өйрәнәләр.
Клубны оештыруда Александр Григорьевич Оленин аерым роль уйнады. Аның энергиясе, максатчанлыгы һәм битараф булмавы ташландык бинаны торгызырга һәм аны яңа мәгънә белән тутырырга ярдәм итте. Александр Григорьевич яшьләр белән уртак тел таба, аларны үзенең энтузиазмы белән илһамландыра белә. Ул клубта уза торган күп кенә чараларның — ветераннар белән очрашуларның, танылган спортчылардан мастер-классларның, патриотик һәм хәйрия акцияләренең йөрәге һәм моторы.
Аның инициативасы белән «Авангард»та шөгыльләнүчеләр төрле проектларда — махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүдән алып, экологик һәм мәдәни чараларга кадәр катнашалар. Күп кенә үсмерләр өчен Александр Григорьевич мөһим әйберләр турында сөйләп кенә калмыйча, аларны тормышка ашыра торган кешенең чын үрнәгенә әверелде.
Материалны Гүзәл Гомәрова әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев