Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Алдынгыларга бүләкләр тапшырдылар

Игенчеләр өчен кызу чор башланды. Иртәдән алып караңгы төнгә кадәр алар өлгергән уңышны җыеп алу өчен басуларда хезмәт итәләр. Иген суктырганда  шәхси рекордлар куючылар да бар.

Басуларда көне-төне эш кайный. Сәгать саен игеннәрнең суктырылмаган гектарлары кими, ә ындыр табакларында ашлык арта бара. Болар барысы да авыл хуҗалыгы предприятиеләре комбайнчыларының тырыш һәм көйле эше ярдәме белән башкарыла.
Урак өстендә югары күрсәткечләргә ирешкән комбайнчыларга сертификатлар тапшыру районда күркәм гадәткә әверелде. Алдынгыларга бүләкләрне муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов тапшырды. Муниципаль районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Александр Ромадановский белән бергә ул «Закамье-Агро», «Чистай» һәм «Джукетау» хуҗалыклары кырларында булды.
Ашлык суктырган өчен сертификатлар белән «Чистай» халык предприятиесе комбайнчылары Галиулла Гобәйдуллин, Рафаэль Гыйниятов, Давыд Шәрәфетдинов, Ирек Зарипов, Фәргать Мингалимов, Рөстәм Сибгатуллин, Фәнис Закиров бүләкләнделәр. Аларның һәрберсе бер көн эчендә 100 тоннадан артыграк ашлык җыеп алган. Дмитрий Иванов игенчеләргә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, эшләрендә уңышлар теләде. «Закамье-Агро» хуҗалыгы алдынгылары Радик Ногманов, Ришат Нуриев, Артем Глактеев, Динар Ногманов, Алексей Салеев, Евгений Козлов, Евгений Кузьмин, Артур Шәрәфетдинов премиягә лаек булдылар. «Джукетау» хуҗалыгында Александр һәм Виталий Гурьяновлар алдынгылар булдылар.
– Башта авыр булды, аннары күнектек, –  дип билгеләп үтте Артем Глактеев. – Басуда икенче ел эшлим инде һәм бу эш миңа ошый. Комбайнчылар хезмәтенең хәзерге шартлары ун ел элек булганнардан нык аерыла: техника яңа, заманча, кондиционерлар белән җиһазландырылган, кабинада чисталык, тәртип. Аның белән идарә итү авыр түгел, иң мөһиме – вакытында ремонтлау.
Сүз уңаенда, Артем – яшь игенчеләрнең берсе. Ул бүгенге көндә 78 тонна ашлык суктырган һәм бу чик түгел әле.
– Һәр комбайнчы тырышып эшли. Мәсәлән, алдынгы Радик Ногманов ашлык суктырган өчен дүрт сертификат алды. Бу мактауга лаек. Ир-егетләр өчен яхшы этәргеч, – дип өстәде «Закамье-Агро» предприятиесенең баш агрономы Алмаз Гатауллин. 
Матди чаралардан кала бүләкләүнең рухи чаралары да кулланыла. Алдынгы комбайнчылар муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнәчәкләр. Ашлык ташуда эшләүче машина йөртүчеләр дә урып-җыю чорына йомгак ясаганда бүләкләнәчәкләр.
Ә әлегә басуларда эш дәвам итә. Без игенчеләргә яхшы һава торышы телибез, чөнки ул да аларның мул уңыш алуына йогынты ясый.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай