Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Алдынгылар хәрәкәтеннән чираттагы күңелле яңалыклар

...

Каникуллар — игелекле эшләр һәм күңелле очрашулар вакыты!
Алдынгылар хәрәкәтендә катнашучылар язгы каникулларын файдалы үткәрделәр: «Чиста болыннар» тыюлыгында «Чиста яр» акциясеннән старт алдылар. Спортчылар-дюзистлар, ата-аналар советы һәм активистлар белән бергәләп алар бердәмлекнең зур көч булуын күрсәттеләр!
Шулай ук хуҗасыз хайваннар да игътибардан читтә калмады. Алдынгылар йөнтәс дусларына ярдәм итү өчен «Ярдәм тәпие» акциясенә кушылдылар.
Әлеге каникуллар вакытны гаилә белән үткәрү өчен менә дигән вакыт! «Музыкаль ринг»та балалар әти-әниләр белән бергәләп җырларның исемнәрен эзләделәр, биеделәр, җырладылар.
Алдынгыларның IV Федераль җыены Россиянең барлык төбәкләреннән катнашучыларны берләштерде. Алар арасында бездән вәкилләр Евангелина Корчагина һәм Александр Пьянов та бар иде. Сьездның төп вакыйгалары: 2024 елга нәтиҗә ясау, катнашучыларның казанышларын тәкъдим итү, «Зур тәнәфес» яңа сезоны старты, Россия Президенты Владимир Путин белән очрашу.
Шәһәр турында кайгырту өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып кала бирә. 6нчы мәктәп Алдынгылары Кирпеч заводы районындагы «Яшьлек» пляжын һәм «Аксакал» чишмәсен җыештырырга чыктылар.

Белем, бердәмлек һәм күңелле тәэсирләр
4нче, 5нче, 6нчы номерлы шәһәр мәктәпләре һәм Татар Талкышы мәктәбе Алдынгылары үз белемнәрен тикшерделәр, тарих вакыйгалары турында фикер алыштылар һәм Кырымның Россия белән кушылу көненә багышланган интерактив викторинада күп нәрсә белделәр.
Кадет мәктәбе Алдынгылары планетаны кайгырту темасына кагылдылар. Җир көненә экологик квизда алар сорауларга җавап бирделәр, үз белемнәрен арттырдылар һәм вакытны бик яхшы үткәрделәр.
3нче гимназия һәм Мөс­лим мәктәбе командалары мәсь­әләләр, башваткычлар чиш­теләр, викторина сорауларына җавап бирделәр: математик квизда күңелле, дәртле мохит хөкем сөрде. Квиз дусларча көндәшлек һәм юмор белән узды.
6нчы мәктәптә «Чиста болыннар» тыюлыгы белән берлектә экологик уен үтте. Алдынгылар анда актив катнаштылар, сорау­ларга җавап бирделәр, ребуслар чиштеләр һәм планетаның экологик проблемаларын барладылар.
Үзәк китапханәдә Алдынгылар һәм туризм бүлеге безнең якташыбыз Алексей Бутлеровка багышланган мавыктыр­гыч квест-уен үткәрделәр. Китап­ханәчеләр бөек химикның тормышы турында сөйләделәр, ә катнашучылар фәнни табышмакларны чиштеләр.
Казан инновацион универ­ситетының Чистай филиалы Алдынгылары традицияләр һәм география турында сорауларга җавап биреп, төрле илләрнең мәдәниятенә кагылдылар — алар «Халыклар дуслыгы» квизында катнаштылар.
Луч мәктәбенең Алдынгылары экоквизда көч сынаштылар — кызык, файдалы һәм мавыктыргыч булды!

Тарихны өйрәнәбез һәм патриотизм хисен ныгытабыз
Алдынгылар хәрәкәтендә катнашучылар безнең шәһәр­нең архивында булдылар, анда аларга Чистай районы тормышы турында сөйләүче документларның уникаль коллекциясен күрсәттеләр. Архив хезмәткәрләре тарихи документлар белән эшләүнең нечкәлекләре турында сөйләп, мавыктыргыч экскурсия үткәр­деләр. Алдынгылар ТНВ телеканалы чыгарылышларында катнаштылар! 101 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны һәм махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашу безнең йөрәкләрдә тирән эз калдырды.
Балалар һәм яшьләр иҗат йортында «Аҗаган 2.0.» хәрби-патриотик уены үтте. Без үзара ярдәмләшүгә корылган чын команда уенын күрдек. Без һәр катнашучы күңелле тәэсирләр һәм кыйммәтле тәҗрибә алуына ышанабыз.

Эфирда — Алдынгылар
Табигый ресурслар көне кысаларында Алдынгылар әти-әниләре белән кыска әңгәмәнең кунагы булып «Чиста болыннар» табигый тыюлыгы белгече, күпбалалы әни, волонтер Регина Биктаһирова килде. Без аның һөнәре, балаларының мавыгулары, кушылырга мөмкин булган акцияләр турында сөйләштек.
Әти-әниләр белән кыс­ка әң­гәмәнең яңа чыгарылышы кунагы — күпбалалы әни Ольга Колясова булды. Ул шәфкать туташы булып эшли, волонтер, үзенең эшчәнлеге буенча да игелекле, ярдәмчел кеше. Аның белән гаилә традицияләре, династия, аның яшь чактагы мавыгулары турында әңгәмә кордык.

Алдынгылар иҗат итә, укыйлар һәм рухландыралар «Укыйм. Яшим. Яратам» яшьлек китабы атнасында Алдынгылар автор журналы әзерләү буенча мастер-класста катнаштылар.

Ә Бөтендөнья театр көне уңаеннан «Казан инновацион университеты» филиалы Алдынгылары бөек театр эшлеклеләре турында белделәр. Спектакльләрдән күңелләрне кузгата торган видеофильмнар карадылар. 6нчы мәктәпнең Алдынгылар хәрәкәтендә катнашучылар тирә-як мохитның пычрану проблемаларына кагылган спектакльләр әзерләделәр. Ә 1нче номерлы балалар бакчасында 5нче мәктәпнең Алдынгыларыннан курчак театры күрсәттеләр. «Безнең хәтер торналары» акциясе кысаларында Мөслим мәктәбенең һәм 4нче мәктәп Алдынгылары буыннар бәйләнеше һәм истәлеге символы булган кәгазь торналар ясап, мастер-класслар үткәрделәр.
Картлар йортында Алдынгылар Хәрәкәтендә катнашучылар рәсем буенча иҗади мастер-класс күр­сәт­теләр. Уч­реж­дениедә тәрбияләнүче­ләр­нең кайсыдыр пумаланы беренче тапкыр кулына алды, икенчеләре исә күптән онытылган мавыгуын искә төшерде. Җылы, күңелле мохит үзе үк барысын да илһамландырып, кәефләрен күтәреп торды…

Бәләкәчләрдә кунакта
Алдынгылар Хәрәкәтендә катнашучылар «Чиста болыннар» тыюлыгы хезмәткәрләре белән 11нче номерлы балалар бакчасында булдылар. Ә кадет мәктәбе Алдынгылары халыкара кошлар көне турында сөйләр өчен 22нче балалар бакчасына юл тоттылар.
Алдынгылар Хәрәкәтендә катнашучылар 22нче номер­лы балалар бакчасында тәрбия­ләнүчеләргә чын бәйрәм рухы тудырдылар. Алар курчак спектакле күрсәттеләр Балалар курчакларның һәр хәрәкәтенә сокланып, шатланып утырдылар. Бәләкәчләргә шундый уңай эмоцияләр, бүләк итә алуыбызга без бик шат!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев