Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Алда – май бәйрәмнәре

Ел саен без май бәйрәмнәрен түземсезләнеп көтәбез. Бу якын кешеләр белән бергә вакыт үткәрү, хәл алу мөмкинлеге, ә кайберәүләр бу вакытка төрле сәфәрләр, дачага баруны планлаштыралар.

Май ае ял һәм бәйрәм көннәренә бай. 1 майда Яз һәм хезмәт бәйрәме билгеләп үтелә. Шушы уңайдан россиялеләр 1 майдан 5енә кадәр ял итү мөмкинлеге алдылар.
2 һәм 3 май – ял көннәре, алар 5 һәм 6 гыйнвардан күчерелде. 4 һәм 5 май – шимбә һәм якшәмбе.
6, 7, 8 май – эш көннәре.
Киләсе яллар 9 майдан 12сенә кадәр була. 9 май – Җиңү бәйрәме. 10 май – 23 февральдән күчерелгән ял көне. 11 һәм 12 май – шимбә һәм якшәмбе.
Шулай итеп, 1 майдан 5енә кадәр һәм 9 майдан 12сенә кадәр ял итәбез.
Әмма бәйрәм һәм ял көннәре безнең газета чыгуга берничек тә комачауламаячак. Бердәнбер үзгәреш, «Чистай хәбәрләрен» иртәрәк – 30 апрельдә, сишәмбе көнне, китерәчәкләр, ә киләсе атнада газетаның 8 майда, чәршәмбе чыгуын көтегез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев