Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аларның исемнәре мәңге онытылмас!

Җиңү бездән ерагая барса да, аның онытылмас хатирәләре күңелләрдә кабат яңара, дәһшәтле еллар кайтавазы күпләр йөрәген әле дә тетрәндерә…

Бу мәкалә утлы фронт юллары узган, Ленинград блокадасының ачы газапларын күреп, исән-имин туган авылына әйләнеп кайткан Галимов Мәсәлим абый һәм башка авылдашларыбыз турында.

Мәсәлим абый Габделгалим бабай белән Ганисара әбинең җиденче балалары булып дөньяга килә. Гаиләдә алты ир һәм бер кыз бала була. Яшьтән үк колхозда эшли һәм 1936 елны армиягә китә. Көнчыгышта Маньчжуриядә чит сакчысы булып хезмәт итә. Хезмәт срогын тутырып, 1941 елның февраль аенда туган авылына кайта һәм Маһруй апа белән гаилә корып, матур гына яшәгәндә Бөек Ватан сугышы башлана. Сугышның беренче көненнән үк гаиләсен, туганнарын калдырып, туган авылыннан фронтка китә.

Сугышка беренче тапкыр Ленинград янында керә. Бәрелеш бик каты була, күпләр бу сугышта мәңгегә ятып кала, һәлак булучы, яраланучы сугышчыларның исәбе-хисабы да булмый, ә Мәсәлим абыйны үлем тырнагыннан иптәшләре коткарып калалар. Аның янында гына снаряд шартлый һәм Мәсәлим абыйны туфрак күмеп китә, иптәшләре казып алалар. «Бу сугышта исән калуыма иптәшләремә бик рәхмәтлемен», — дия иде ул.

1941 елның сентябреннән Ленинград блокадада кала. 900 көн һәм төн дәвам иткән боҗрада 2 миллион 887 мең кеше газап чигә. Шулар рәтендә Мәсәлим абый да була. Ачлык, ялангачлык, зәмһәрир салкын кышлар үзенекен итә. Блокада­да 641803 кеше үлә. Немецлар 29721 кешене атып һәм җазалап үтерәләр. Ленинград өлкәсендәге авыллардан, шәһәрләрдән 48751 совет халкын коллыкка куып китәләр. «Үлгән кешеләрне башта юрганга, җәймәләргә төреп күмәләр иде, тора-бара үз киемнәрендә генә күмә башладылар, ахырга таба машиналарга төяп, шәһәр кырыена, Пискарев зиратына илтеп бушаталар иде», — дип искә ала иде Мәсәлим абый.

Шәһәргә керү юлы булып бер юл кала — «Ладога күле», аны «яшәү юлы» диеп атыйлар. Бу күлдән хәрәкәт бер минутка да туктамый: салкында да, буранда да, артиллерия утларында да, бомбага тотканда да. Совет халкы Ленинградны, халыкны, сугышчыларны саклап калу өчен үз-үзләрен аямыйча көрәшәләр. Ленинградка 40 фашист дивизиясе һөҗүм итсә дә, фашистлар блокадада калган шәһәргә үтеп тә керә алмыйлар.

1944 елның 27 гыйнварында Ленинградка юл ачыла, блокада өзелә. 90 көн генә түгел бит, ә 900 көн. Әлеге саннарны әйтергә генә җиңел. Мәсәлим абый да Ленинград блокадасында ахырга кадәр була. Андагы хәлләрнеисенә төшергәндә күзләреннән яшьләр тәгәри иде. «Без күргән газапларны, ачлыкларны, вәх­ши­лекләрне беркем дә, беркайчан да күрмәсен», — ди иде ул.

Сугыш турында күп сөйләргә була, ләкин искә төшерүе авыр. «Сугышның бер көне дә онытылмый, һәлак булучы, яралы совет сугышчыларының кычкырып ятулары күз алдыннан китми», — дип әйтә иде Мәсәлим абый.

Блокада өзелгәч Мәсәлим абый сугышта катнашуын дәвам итә. Хөкүмәтебез Мәсәлим Габделгалим улы Галимовны «Дан ордены», «Кызыл Йолдыз» ордены, «Ленинград блокадасы өчен», «Германияне азат иткән өчен» һәм башка медальләр белән бүләкли.
1946 елның июлендә туган авылы Баганалыга исән-сау әйләнеп кайта. Сугыштан соңгы елларда колхозда эшли. Маһруй апа белән биш бала: дүрт кыз һәм бер малай тәрбияләп үстерәләр.

Мәсәлим абый туган авылында, тыныч тормышның кадерен белеп, башкаларны да шуңа өндәп, соңгы көннәренә кадәр гомер итә.
Ленинградны азат итүдә Татар Баганалысыннан авылдашлары­бызның күбесе шунда ятып калганнар, үз-үзләрен аямыйча батырларча көрәшкәннәр.

Аларның исемнәре мәңге онытылмас!

Ленинград блокадасында катнашкан авылдашларыбызның исемлеге:

Ибраһимов Әхәт Хәсән улы — 1942 елда яраланып үлә. Ленинград-Пискарев каберлегендә җирләнә.

Гыйльфанов Фәтхетдин Гыйльфан улы — 1942 елның 6 февралендә Ленинград өлкәсендә вафат була.

Гафиятуллин Абдулла Гафиятулла улы — 1941 елда Ленинград өлкәсендә вафат була.

Гайнетдинов Шәмсетдин — Ленинград өлкәсендә вафат була.

Камалов Гариф Гыйльман улы — Ленинград өлкәсендә вафат була.

Сабиров Гайфетдин Сабир улы — 1941 елда Ленинград өлкәсендә вафат була.

Садретдинов Әхмәдулла Ногман улы — 1943 елның 18 мартында Ленинградта һәлак булган.

Сагитдинов Зәки Шакир улы — 1943 елның 14 августында яраланып Ленинград өлкәсендә вафат була.

Хәмәтсадыйков Абдулла Халик улы — 1942 елның 8 ноябрендә Ленинградта һәлак булган.

Хөснелгатин Кәрам — 1942 елның 25 июлендә яраланып Ленинград өлкәсендә үлә.

Шәрәфетдинов Минһаҗетдин — 1943 елның 12 августында Ленинград өлкәсендә һәлак була.

Гөлсем Билалова, Татар Баганалысы авылы китәпханәчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев