Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Аларның туй сәяхәтләре укыту үзәгендә уза

Әлеге мәхәббәт тарихы 2017 елда башланды

Полициягә эшкә Альбина Зардинова институт тәмамлаганнан соң килә. Аны сорау алу бүлегенә тәкъдим итәләр. Ул илһамланып эшкә тотына, һәр кушылган эшне җиренә җиткереп башкарырга тырыша, әлеге кызыклы эшкә бар көчен бирә.

Эшләү дәверендә детектив роман язарлык кызыклы вакыйгалар була. Бер кизү тору вакытында автомашина урлау турында хәбәр керә. Тикшерү-оператив төркем составында Альбина да вакыйга урынына бара. Хуҗасы үзенең шәхси йорты янында калдырган, ачкычы да машинада булган «тугызлы» машинасын урлап китәләр. Өстәвенә машина эчендә хуҗа кеше документларын һәм кыйммәтле эш инструментларын да калдырган була.

Әлеге җинаять бер тәүлек эчендә ачыла. Транспорт чарасын елгачылар поселогы районында табалар. Машина эчендә арткы утыргычлар да барын күреп, алар бик гаҗәпләнәләр, чөнки машина урланганга кадәр алар булмый. Бармак эзләре буенча шикләнелүчеләрне эзлиләр һәм табалар да. Яшьләр сорау алучыга хәтта ачкычы кабызу урынында булган машина күрүләренә бик шатлануларын әйтәләр. Машинаны алып китәләр, металл кабул итү пунктында утыргычлар табалар, аны урнаштыралар, инструментларны яшерәләр, документларны яндыралар. Алар автомобильне буярга һәм аның белән шәһәр буенча йөрергә уйлыйлар. Җинаять эшен дүрт маддә буенча ачалар. Болар – урлау, машинаны алып китү, документларны юк итү һәм һәм балигъ булмаган үсмерне җинаять эшенә җәлеп итү, чөнки әлеге машина урлаучыларның берсенә 18 яшь тә тулмаган була.

Шул елны армия сафларында хезмәт итеп, полициянең участок уполномоченныйлары бүлегенә Ранис Вәлиев та килә. Билгеле, аларга эш буенча шактый еш очрашырга туры килә, җинаять урынына да бергә чыккалыйлар, аралашалар да. Әмма Альбина сөйләвенчә, Ранис аңа эштә иң кызу, тыгыз көнне игътибар итә. Ул көнне бүлек өйрәнү тревогасы буенча иртүк аякка бастырыла, ә яшь сорау алучының иртәнге сигезгә ЮХИДИда машина йөртү таныклыгы алу өчен имтиханы планлаштырылган була. Өйрәнүләр төшкә генә бетә, ә алар арасында тәнәфестә Альбина теорияне тапшырырга, таныклык алуга имтихан тапшырырга да, машина йөртү таныклыгы алырга да өлгерә. Нәкъ шул көнне аның кабинетына участок уполномоченные, полициянең кече лейтенанты Ранис Вәлиев керә. Ә ике айдан соң беренче тапкыр чәчәк бәйләме күтәреп килә.

Шуннан бирле Альбинаның тормышында чәчәкләр өзелгәне юк. Ранис хыялый романтик булып чыга, дуслашып йөргәндә дә үзен яхшы яктан гына күрсәтә. Алты айдан соң дусларының туенда Ранис аңа тәкъдим ясый.

Мин мондыйны киноларда гына күргәнем бар иде, минем белән шулай килеп чыгар дип башыма да килмәде, – дип елмая Альбина. Хәтерлим әле, без икәү яңа өйләнешүчеләрне котладык, мин аңа микрофонны биргәч, Ранис миңа борылды да, тезләнеп, миңа йөзек сузды һәм кияүгә чыгарга тәкъдим ясады.

Залда тынлык урнашты.Йөздән артык кунак барысы да миңа карап, җавап көтте. Мин югалып калдым, сөйли алмадым, күземне яшь пәрдәсе сарды. Тамада миңа ярдәмгә килде. «Әйдә, әйдә, тәвәккәллә» дигәч, кунаклар да җанланып киттеләр. Мин дә шул вакытта: «Әйе» дип әйтә алдым.

Булачак парларга хезмәтләре буенча беренче әзерлекне дә бергә үтәргә туры килә.

 Бу вакытта Казанда укуыбыз башланган иде. Туйга әзерлек әти-әниләребез җилкәсенә төште. Без кайттык, язылыштык, тантананы билгеләп үттек тә дүшәмбе көнне яңадан укырга Казанга киттек.Шулай итеп, безнең ширбәт ае эчке эшләр министрлыгының укыту үзәгендә узды. Безнең менә шундый туй сәяхәте килеп чыкты!

Ирле-хатынлы Вәлиевлар бүген дә үз хезмәтләрен дәвам итәләр: ире – участковый, хатыны – сорау алучы.

2019 елда полиция лейтенанты Альбина Вәлиевага фидакарь хезмәте өчен Татарстан Республикасы эчке эшләр министры Артем Хохориннан Рәхмәт тапшырдылар. Быел исә сорау алу бүлегенең иң яхшы хезмәткәре буларак, Альбина Вәлиеваның рәсеме Мактау тактасына куелды.

Россия Эчке эшләр министрлыгының

Чистай районы буенча матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев