Аларның мөмкинлекләре чикле түгел, ә чиксез
Мөмкинлекләре чикле балалар өчен Яшьләр үзәге мәйданчыгында яңа форматта бәйрәм программасы оештырылды. Бу концерт кына түгел, ә балалар белән аралашу, аларның үз артистлык сәләтләрен күрсәтү, мастер-классларда катнашу һәм яңа дуслар табу мөмкинлеге дә.
Сәхнәдә – Яңа ел фотосессиясеннән кадрлар. Балалар бәйрәмне түземсезлек белән көтәләр һәм матур киемнәрен әзерләгәннәр инде. Күңел ачу программасын «Тормыш» иреклеләр хәрәкәте волонтерлары тәкъдим итте. Алар бирегә чакырылган күп кенә малайлар һәм кызлар белән инде таныш. Концертта Яшьләр үзәгенең иҗат коллективлары гына түгел, үзенчәлекле балалар да катнашты.
Анна Гришина бик мәгънәле балалар шигырен сөйләде, әмма аның эчтәлеге шулкадәр уйландырырлык, аны хәтта һәр өлкән кеше дә аңламаска мөмкин. Ул «Спектр» яшүсмерләр клубы активистларының берсе. Нәкъ менә шушы тылсымлы урын үзенчәлекле балалар тәрбияләнгән гаиләләрне берләштерә, аларга үзара аралашу һәм үсү мөмкинлеге бирә.
– Безнең бурычыбыз – мондый балалар барлыгын онытмау, аларга Инвалидлар ункөнлеге вакытында гына түгел, ә һәрвакыт актив булу мөмкинлеге бирү. Без малайларны һәм кызларны шәһәр һәм районның җәмәгатьчелек тормышына көн саен җәлеп итәбез. Алар беркайчан да сынатмыйлар, чөнки тырышалар һәм аларның барысы да килеп чыга, – ди яшьләр белән эшләү белгече, «Спектр» яшүсмерләр клубы хезмәткәре Светлана Рябова.
Аня белән бергә клубка дистәдән артык гаилә йөри. Алар барысы да очрашулар, бәйрәмнәр, спорт чараларын оештыручылар һәм аларда катнашучылар. Күпләр өчен бу – үзенчәлекле балалар социаль тормышта актив катнашырга әзерләнгән урын. Биредә алар чыгыш ясыйлар, иҗат белән шөгыльләнәләр һәм дуслары белән очрашалар.
– Клубта шөгыльләнү Аняга ачылырга ярдәм итте, гәрчә ул беркайчан да оялып тора торган бала булмаса да. Балалар һәрвакыт файдалы эш белән мәшгульләр, төрле чараларга әзерләнәләр. Аня барлык балалар арасында иң өлкәне дә, шуңа күрә үзен җаваплырак тота, – дип билгеләп үтә кызның әнисе.
Алар – чын мәгънәсендә игелекнең кадерен белүче балалар. Сәхнәдә алар нәкъ менә якты хисләр турында җырлар башкардылар. Алар тамашачылар алдында үзләрен профессиональ рәвештә тота алуларын, дөньядагы барлык балалар кебек йолдызчыклар булуларын исбатладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев