Аларның гаилә шигаре – барысын да бергә эшләргә
Маташовлар гаиләсенең барлыкка килү тарихы күркәм бәйрәм – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән бәйле.
Гаилә – ул кеше тормышында иң төп кыйммәт. Һәркем өчен гаилә, барыннан да элек, якын һәм кадерле кешеләре, алар янында һәрвакыт тыныч, җылы һәм уңайлы. Әмма һәр гаиләнең үз барлыкка килү тарихы бар.
Православие динендәге рухани Тимофей һәм Анастасия анакай гаиләсенең барлыкка килү тарихы күркәм бәйрәм – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән бәйле.
Яшь кыз Анастасия Муром шәһәрендә булганда монас тырьдә Петр һәм Феврониягә дога кылганда Аллаһы Тәгалә дән үзенә лаеклы ир сорый. Ул Аллаһы Тәгаләгә таба бер юлдан барып, бергә гыйбадәт кылып, барлык уразаларны бергә тотарлык диндар ир турында хыяллана. Ихлас догаларын Аллаһы Тәга лә ишетә һәм тиздән булачак ир белән хатын өчен хәлиткеч очрашу була.
– Беренче тапкыр без 2013 ел ахырында Казандагы Параскев Пятница чиркәвендә, Сретенский балына әзерлек вакытында күрештек. Дөресен генә әйткәндә, мин бу чарага очраклы рәвештә эләктем. Минем анда барырга теләгем дә юк иде, әмма дус кызым мине күндерде. Тимофей да шунда иде. Беренче очрашу бик тиз булды, без хәтта танышырга да өлгермәдек. Әмма мин аның миңа төбәлгән үткен карашын әле дә хәтерлим, – дип сөйли Анастасия анакай.
– Ул вакытта мин актив яшьләр арасында кайнадым, төрле чаралар әзерләүдә еш катнаштым һәм барысын да белә идем диярлек. Ә Настя миңа таныш түгел иде, шуңа күрә минем карашым нәкъ менә аңа төбәлде. Мин нәрсә дә булса белмәсәм яки таныш булмаган нәрсәләр белән очрашсам, белергә, өйрәнергә тырышам. Настя белән дә шулай килеп чыкты. Мин аны белмәгән идем, ул минем өчен кызыклы булып тоелды һәм аның турында сораша башладым, – дип билгеләп үтә Тимофей атакай.
Аларның икенче тапкыр очрашуы Раштуа бәйрәмендә була. Анастасия дус кызы белән Алексеевскига Раштуа бәйрәменә бара. Ул анда Тимофейның гаиләсе яшәвен белмәгән булган. Ә ул аларның килүен алдан белгән һәм Анастасияне көткән.
– Чиркәүдә мин күп балалы рухани гаиләсен күрдем. Аларга карап, мин үз гаиләм, балаларым турында уйландым. Бу вакытта минем яныма Тимофей килде һәм кемгә каравым белән кызыксына башлады. Мин руханиның матур гаиләсенә карап соклануым һәм шулай ук үз гаиләм турында хыяллануым турында сөйләдем. Ул чакта Тимофей Илья атакайның аның туганы булуын әйтте. Бу минем өчен көтелмәгән хәл булды, – дип уртаклаша анакай.
Алар шулай аралаша башлыйлар. Ул чакта әле студент кына булган Тимофейны булачак гаилә тормышының авырлыклары, аның җилкәсенә төшәчәк җаваплылык куркытмый. Анастасия исә аның үҗәтлегенә каршы тора алмый һәм ярты елдан соң, 19 июльдә, алар өйләнешәләр.
– Ә сез Анастасиянең сезгә тиң яр булуын ничек аңладыгыз? – дип кызыксынам Тимофей атакайдан.
– Аның һәр яктан, хәтта вак-төяк эшләрдә дә ярдәме сизелә иде. Мин нәрсә генә тәкъдим итсәм дә, ул барысына да җиңеллек белән ризалаша иде. Мин аның белән барысын да булдырачагыбызга тулысынча инанырга мөмкинлек биргән бер очракны әле дә искә төшерәм. Без еш кына туганымның машинасында эшләр буенча йөри идек. Бервакыт безгә аның өчен запас часть сатып алырга кирәк булды һәм без бергә киттек. Автобазар яныннан узганда, мин аңа, шаяртып, әйдә үзебезгә тотылган машина сатып алабыз дип әйттем. Ул исә: «Әйдә, яңаны алабыз!» – дип әйтте. Шулай итеп без туй алдыннан беренче машинабызны кредитка сатып алдык һәм шул вакыттан башлап гаиләбез өчен бергә эшли башладык.
– Безнең өйләнешү турындагы карарыбыз бик тиз булды дип әйтеп булмый. Мин аның үз кешем булуын күңелем белән сиздем, ул тиз арада якын кешемә әверелде һәм бу бөтен нәрсәдә дә сизелә иде. Моннан тыш, мин тырыш булуын аңладым һәм безнең барысы да уңышлы булачагына чын күңелдән ышандым, – ди Анастасия.
Аларның туйлары тыйнак, әмма кияү һәм кәләш, шулай ук якыннары ягыннан да эчкерсез хис-кичерешләргә бай булган.
– Без купшы туй турында хыялланмадык, безнең өчен иң мөһиме хисләрнең ихласлыгы иде. Безнең кыйммәтле рестораннар, машиналар да юк иде, әмма без барлык якыннарыбызны, туганнарыбызны чакырдык. Туйны элек ничек үткәргәннәр, без дә шулай ясадык: йорт
ишегалдында зур табын кордык. Әгәр туйны никадәр матур итеп үткәрсәң, булачак гаилә тормышың да шулкадәр яхшырак булса, без дә зур бәйрәм оештырырга тырышыр идек. Әмма без моның алай түгеллеген барыбыз да аңлыйбыз. Яшь парларга матур кием яки кунакларга нинди сый тәкъдим итүгә басым ясарга түгел, ә барыннан да элек, уртак тормыш турында уйларга кирәк, – дип билгеләп үтте гаилә башлыгы.
Ирле-хатынлы сүзләренә караганда, алар өчен һәрвакыт һәм һәркайда бергә булу мөһим.
– Бүгенге көнгә кадәр бер тәүлектән дә артык бер-беребезне күрмичә яшәгәнебез юк. Мин һәрдаим ир белән хатын теләсә нинди шартларда да һәрвакыт бергә булырга тиеш дип әйтәм. Чөнки хатыны янәшәсендә ире булмаса яки ире янында хатыны булмаса, бу урында башка кеше булачак, – ди рухани.
Ир белән хатын һәрвакыт әлеге кагыйдәне үтәп яшиләр. Анастасия анакай һәрвакыт ире янәшәсендә, аңа теләсә нинди башлангычта ярдәм итәргә һәм һәр җирдә аның артыннан иярергә әзер. Әгәр гаилә коруларының беренче елларында ир белән хатын Казанда яшәсәләр һәм эшләсәләр, Тимофей атакайны дьякон, аннары рухани итеп билгеләгәч, аларның тормышында яңа этап башлана.
Тимофей атакайны Биләргә эшләргә җибәрәләр. Гаилә, озак уйлап тормыйча, ике кечкенә бала белән мегаполистан тыныч авылга күчеп килә. Ул вакытта уллары әле яңа гына туган була. Тугыз айдан соң Чистайга, Сергей Радонежский мәхәлләсенә күчерәләр. Шул вакыттан бирле ир белән хатын биредә төпләнеп, мәхәлләдә актив эш алып баралар, үзләренең ютуб-каналында православие гаиләсенең тормышы, эшчәнлеге турында сөйлиләр. Шуның белән рухи, гаилә кыйммәтләрен пропагандалыйлар.
– Минем өчен рухани гаиләләре үзенчәлекле, гадәти булмаган кебек тоела иде. Мин беркайчан да үземне шундый матур тормышка лаек дип санамадым. Мин Аллаһы Тәгаләдән дин тотучы ир сорадым, ә ул миңа тагын да зуррак бәхет насыйп итте, – ди Анастасия.
– Рухани гаиләсе буларак, күпләр сезне ниндидер өлге дип кабул итәләр. Башкалар өчен үрнәк булып калу авыр түгелме?
– Без элек тә безнең турында начар сөйләмәслек итеп яшәргә тырыштык. Хәзер, әлбәттә, безнең гаиләгә аерым игътибар бар, ләкин без үзебезне ниндидер үзенчәлекле кешеләр дип санамыйбыз. Без башкалар кебек. Әмма кайбер гаиләләрдә, безнең белән чагыштырганда, бөтенләй башка кыйммәтләр. Бәлки, без моның белән аерылып торабыздыр да. Безнең өчен тормышта иң мөһиме – гаилә.
– Ә сезгә һәр гаиләдә була торган гадәти көнкүреш проблемаларын хәл итәргә нәрсә ярдәм итә?
– Бер-берең белән сөйләшә белү, бергәләп эшләү мөһим. Әгәр бездә ниндидер аңлашылмаучанлык килеп чыга икән, без һәрвакыт бер-беребез белән сөйләшәбез, үз карашыбызны тыныч кына җиткерәбез. Ул чакта аңлашу килә һәм без бер-беребезгә юл куябыз. Моннан тыш, шуны да аңларга кирәк: балалар еш кына әти-әниләренең үз-үзләрен тотышы моделен үз гаиләләрендә кабатлыйлар. Шуңа күрә кечкенәдән үк бер-береңә, өлкәннәргә карата хөрмәт тәрбияләргә кирәк, – диләр ир белән хатын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев