Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Аларның эше – спортка мәхәббәт уяту

Әлеге тренерлар спорт мәктәпләрендә эшләү дәверендә берничә буын спортчы тәрбияләгәннәр.

Аларның эше – спортка мәхәббәт уяту.

 

Рәзил Әхмәтҗанов

Рәзил Әхмәтҗанов «Батыр» спорт мәктәбендә 11 ел эшли. Ул – самбо буенча тренер-укытучы. Аның дәресләренә малайлар да, кызлар да теләп йөри. Тренерның сүзләренә караганда, аның һөнәрендә иң мөһиме – актив яшәү рәвеше алып баручы сәламәт буын тәрбияләү.

– Мин үземдә тәрбияләнүчеләрне максатчан булырга, яраткан шөгыльләрен ташламаска, берәр нәрсә килеп чыкмаса, кәеф төшермәскә өйрәтәм, алар белән сөйләшәм, аларны тыңлыйм. Кайчагында орышырга да туры килә: спортта тәртип һәм режим мөһим. Алардан башка яхшы нәтиҗәләргә ирешү авыр, – дип сөйли Рәзил Әхмәтҗанов.

Яшь тренерда тәрбияләнүчеләр төрле дәрәҗәдәге ярышларда даими катнашалар һәм еш кына мактау баскычына күтәреләләр.

– Мин һәрвакыт үз кул астымдагы ларның уңышларына сөенәм. Моны тренер өчен дә, спортчыларның үзләре өчен дә яхшы этәргеч дип саныйм, – дип билгеләп үтте Рәзил Рәмзис улы.

Рәзил Әхмәтҗановның спортка тартылуы мәктәп елларында ук барлыкка килгән. Дуслары чакыруы буенча ул самбо белән шөгыльләнә башлаган. Тренер фикеренчә, бу спорт төре – иң универсальләрнең берсе, ул башка төр көрәш алымнарын үз эченә алган. Вакыт узу белән яраткан шөгыле яраткан һөнәренә әверелгән. Хәзерге вакытта Рәзил Рәмзис улы җитәкчелегендә 40лап яшь самбочы шөгыльләнә. Аларның һәркайсына тренер өмет баг лый, яшерелгән талантларын һәм мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итә.

 

Светлана Силакова

Спорт тренеры – күпкырлы һөнәр. Ул үз эченә спорттагы менә дигән уңышларны гына түгел, ә педагог, психолог сыйфатларын да ала. 30 еллык стажы булган «Гимнаст» спорт мәктәбе тренер-укытучысы Светлана Силакова шулай дип саный. Ул кызларны спорт акробатикасына өйрәтә.

– Мәктәп елларында ук тренер булачагымны белдем. Беренче сыйныфтан ук гимнастика белән шөгыльләнүем моңа йогынты ясагандыр, мөгаен. Тренерым ул вакытта Әлмәт физкультура техникумына укырга керергә киңәш итте, мин шулай эшләдем дә. Аны тәмамлагач, 18 яшемдә мин спорт мәктәбенә тренер булып килдем. Башта гимнастикага өйрәттем, ә 2005 елдан – спорт акробатикасына, – дип сөйли Светлана Анатольевна.

Аның җитәкчелегендә хәзерге вакытта 30га якын кыз шөгыльләнә. Тренер билгеләп үткәнчә, аның өчен балаларның сәламәт булуы, физик яктан үсүе мөһим, ә алар нинди дә булса биеклекләргә ирешсәләр – тагын да яхшырак. Светлана Силакова фикеренчә, тренер эшчәнлегендә укытучының яшь спортчыларның ата-аналары белән элемтә урнаштыра белүе дә мөһим. Әниләр һәм әтиләр белән бергәләп эшләгәндә генә спортта нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.

– Без, тренерлар, үзебездә тәрбияләнү челәр өчен икенче әнигә әвереләбез. Чөнки дәресләрдә балалар күп вакытларын үткәрәләр, ә күчмә ярышларда без тәүлек буе бергә булабыз, алар белән бер номерда яшибез. Кайчагында кызлар үз серләре, борчулары белән уртаклашалар. Мин аларны һәрвакыт игътибар белән тыңлыйм, киңәшләр бирәм, кирәк булса, һәр эштә булышырга тырышам. Ә иң мөһиме, мин үз кул астымда булганнарга ышанам! – дип ассызыклады Светлана Анатольевна.

Эшләү дәверендә Светлана Силакова ның тренерлык канаты астыннан бик күп спортчылар чыга. Алар арасында спорт мастерлыгына кандидатлар да аз түгел, остазлары эзеннән китүчеләр дә бар. Кайбер укучылары, инде үзләре олыгая башласалар да, әле дә спорт мәктәбенә яраткан тренерлары янына кунакка киләләр.

 

Валерий Шестаков

Кырыс, таләпчән, шул ук вакытта сизгер һәм гадел – «Татнефть-Олимп» спорт мәктәбенең бокс буенча тренер-укытучысы Валерий Шестаковка әнә шундый сыйфатлар хас. Ул 20 елдан артык балалар белән шөгыльләнә.

– Тренерлык эшемдә иң мөһиме – яшьләрне, үсеп килүче буынны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү. Аларны физик яктан нык, көчле рухлы булып үсүләре, үз-үзләрен, якыннарын яклый алачаклары белән кызыксындыру. Яшьләрне чын кеше итеп тәрбияләү мөһим, – дип билгеләп үтә Валерий Николаевич.

Валерий Шестаков бокста яшүсмер вакытыннан ук. Мәктәп елларында ул спортның төрле төрләре белән шөгыльләнгән, әмма боксны күбрәк ошаткан. Аның остазы СССРның спорт мастеры Шамил Гыйльфанов булган. Валерий

 Николаевичның тренерлык сыйфатлары мәктәпне тәмамлаганнан соң, армиядән кайткач, Шамил Гыймрановичка балалар белән дәресләр үткәрергә ярдәм иткәндә ачыла башлаган. Танылган остазның үлеменнән соң, ул спорт мәктәбендә аның тренерлык эшен дәвам итә.

– Ярышларда хәлиткеч көрәш алдыннан үзегездә тәрбияләнүчеләрне җиңүгә ничек рухландырасыз? – дип әңгәмәдәшемнән кызыксынам.

– Мондый вакытларда мин: «Көрәштән соң үкенмәслек булсын өчен, бүген барысын да эшлә!» – дип әйтәм, – дип җавап бирде тренер.

Хәзерге вакытта Валерий Шестаков җитәкчелегендә бокс нигезләрен 40тан алып 50гә кадәр яшь спортчы үзләштерә. Өстәвенә, тренер бокс буенча республика һәм бөтенроссия дәрәҗәсендәге хөкемдар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев